ru24.pro
Все новости
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Һәлакәткә юлыккан самолет шушы көннәрдә генә Казаннан очып киткән булган

0

Azerbaijan Airlines авиакомпаниясенең Баку – Грозный самолеты Казахстанның Актау шәһәре аэропортында һәлакәткә юлыккан. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.

Пассажир самолетының һәлакәт мизгеле видеога эләккән.

Самолет бортында 67 пассажир һәм экипажның 5 әгъзасы булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, бортта исән калган кешеләр булырга мөмкин. 60 кеше – Россия гражданины. Башта кимендә 6 кешенең исән калуын яздылар. Бераздан 12-14 кешенең исән калуы турында мәгълүмат чыкты.

Биш кешене ашыгыч ярдәм машиналарында Актау хастаханәсенә алып киткәннәр. Тагын бер зыян күрүчене авыр хәле аркасында күчерә алмыйлар.

Җиргә төшәр алдыннан самолет сәер итеп әйләнә башлый. һәлакткә юлыккан Embraer 190 кошлар өере белән бәрелешү һәм руль идарәсен югалту аркасында авария сигналы тапшырган була. Әлеге самолет шулай ук Казаннан Бакуга да даими рейслар ясаган була һәм өченчекөн Татарстан башкаласында булган.