ru24.pro
Все новости
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Хәзер дүрт хатын алырга рөхсәт бар: Россиядә яңа фәтва чыкты

0

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы РФ мөселманнарына 4 никахка рөхсәт бирде. Шура кабул иткән бу турыдагы документта иргә барлык хатыннарына карата да гадел һәм тигез мөнәсәбәт күрсәтү шарты куелу билгеләнгән. Бу яңалыкны РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары һәм Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов җиткерде.

Шураның киңәйтелгән утырышы 18 декабрьдә булган. Голәмәләр шурасы утырышында «РФ Мөселман җәмәгатьчелегендә күпхатынлылык проблемалары» фәтвасы чыгарылды.

«Ир-атның бер үк вакытта икенче, өченче яки хәтта дүртенче никахка керү мөмкинлеге турында карар кабул ителде. Әгәр ир белән хатынның сәламәтлеге бала табарга мөмкинлек бирмәсә, репродуктив яшь узса, ир белән хатын сексуаль яктан туры килмәсә, яисә башка объектив сәбәпләр булса, бу – рөхсәт ителә. Хатынның бала табарга теләмәве дә исәпкә алына», – дигән Аляутдинов.

Дин эшлеклесе хәбәр иткәнчә, күпхатынлылыкның төп шарты булып, ирнең барлык хатыннарга карата гадел һәм тигез хокуклы мөнәсәбәте тора.

«Ул барлык хатыннарын да бертигез матди тәэмин итәргә, аларның һәркайсына аерым торак бирергә, барлык хатыннары белән бергә килешенгән чират буенча бертигез вакыт үткәрергә тиеш була. Әгәр бу шартлар үтәлмәсә, ир-атка күпхатынлы никахка керергә рөхсәт ителми», – дип өстәде мөфти.

Никахлы гаиләсе булган ир-ат үз хатынына башка хатын белән никахлашлашырга җыенуы турында хәбәр итәргә тиеш. «Хатынының булуын яшерергә ярамый. Әгәр дә аңа (икенче хатынга – ред.) бу хакта хәбәр ителмәсә, һәм ул моның белән килешергә әзер булмаса, ул иреннән аерылышуны таләп итәргә хокуклы», – ди Аляутдинов.

Моннан тыш, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе урынбасары хәбәр иткәнчә, никахта торучы ир-ат тагын, бер никахка кергәндә, барлык балаларны уллыкка (кызлыкка) алырга, аларга нотариаль рәвештә васыять рәсмиләштерергә тиеш булачак.

Фәтва нигезләмәләрендә никахлы ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары аңлатыла, ул РФ гаилә законнары нормаларын алыштырмый, дип билгеләде Аляутдинов. Ул әйтүенчә, закон дәүләт ЗАГС органнарында махсус таныклык бирү белән төзелгән бер генә рәсми никахны таный, әмма дини никахта торучы күпхатынлы гаиләләр булганлыктан, аларда хатын-кызларның хокукларын билгеләү зарур.

«Дини никахта гына торган хатын-кызның хокуклары юридик яктан беркетелмәгән. Безнең фәтвабыз аңа үз хокукларын саклап калу өчен кирәкле гамәлләр кылырга ярдәм итәчәк», – дип йомгаклады мөфти.