ru24.pro
Все новости
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Ак табутта җирлиләр». Яшь кыз Катарда һәлак булган

0

Саранскида яшәүче 25 яшәүче кыз Катарга киткән һәм шунда һәлак булган. Аны ак табутта җирләгәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 2 декабрьдә Катар башкаласы Доха шәһәрендә була. Анастасия исемле бу кызны кунакханә тәрәзә төбендә табалар. Табиблар аңа ярдәм итә, кыз бик нык имгәнгән була. Анастасиянең ничек үлүе хәбәр ителми.

Саранскида ул маникюр ясаучы булып эшли, клиентларына, тиздән кайтам, дип китә. Барысы да аның кайтуын көтә. Эштә аның турында бары яхшы фикерләр генә әйтәләр. Анастасия эшләп аргач, ял итәргә китә, ул Катарга акча эшләргә барган, дигән версия дә бар.

«Мин шундый якты һәм тормыш сөючән кыз үз теләге белән үлгәнгә ышанмыйм. Акырып елыйм. Мин ышанмыйм», –ди яза Мордовиядә танылган блогер, ул – Анастасия эшли торган салон хуҗасы.

Аннары ачыкланганча, Анастасия соңгы елларда шактый кыенлыклар кичерә. Яраткан атасы үлгәч, ул депрессиягә китә, хәмер эчә башлый. Аны махсус реабилитация үзәгендә дәвалыйлар. Анастасия кризисны җиңде, дип саныйлар.

Хәзер Анастасиянең мәетен туган илгә кайтару өчен 3 млн сумнан артык акча кирәк булган. Ярдәмне социаль челтәрләрдә берничә көн эчендә җыйганнар.

Мәрхүмәне 11 декабрьдә җирләгәннәр. Туганнары, дуслары, клиентлары Анастасияне ак һәм алсу розалар белән озаткан, диелә хәбәрдә.