ru24.pro
Все новости
Декабрь
2024

Алып баручы Гөлназ Сәфәрова үзен үпкәннәрен яратмавын әйтте

0

«Шаян ТВ» каналының социаль челтәрдәге «Килде-китте шоу» тапшыруында танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова кунак булган. Ул тапшыруның алып баручысы Айгөлнең сорауларына җавап бирде.

Синең үзеңнең кагыйдәләрең бар. Мисал өчен син гел сул яктан утырырга тиеш, үзеңнең бизәнү әйберләреңне генә кулланырга тиеш. Тагын ниндиләре бар?

– Андый кагыйдәләр бик күп. Мин – бик чиста, пөхтә һәм бик җирәнә торган кеше. Кечкенәдән шулай. Мин үбүләрен яратмыйм. Мине тотуларын, миңа кагылганнарын, бик якын килеп сөйләшкәннәрен яратмыйм. Шәхси чик дигән нәрсә бар, мин кешене этебрәк тә куя алам. Миңа кагылырга кирәкми, мин яратмыйм. Кечкенә вакытта менә үбәләр иде, хәтта әти белән әни үпсә дә, мин битне сөртеп кенә калмый идем, барып юа идем. Хәзер дә менә очрашканда кешеләр бер-берсен үбә бит, мин андыйны яратмыйм. Кочаклашам, элек кочаклашырга да яратмый идем. Хәзер фикерем үзгәрде, мин кочаклашырга яратам, монда үбешү керми.

Съемкаларда миңа максималь уңайлы булырга тиеш. Оештыручылар мине «көйсезләнә» дияргә мөмкин. Мисал өчен, микрофон ошамый. Ничек инде әйтмим, ул бит – минем эш коралым. Миңа 5 сәгать сөйләргә кирәк. «Ул истеричка микрофон таләп итә», – дияргә мөмкиннәр. Әмма мин таләп итәм, чөнки мин үз эшемне профессиональ дәрәҗәдә башкарырга тиеш.

Әбиегез дә үпкәнне яратмый икән, сөртеп куйганын күргәнем бар.

– Әйе, ул да яратмый. Без гомумән яратмыйбыз. Була «төче» гаиләләр, балаларны кызарганчы үбәләр. Минем улым Айдан да шулай. Без бит аны «үптермә» дип өйрәтмәгән, кулыннан тотканнарын, кочаклаганнарын, битеннән үпкәннәрен яратмый. Генетика, кан хәтере дигән әйбер мөһим. Баланы өйрәтмәсәң дә, әгәр баланы син тапкансың икән, ул бала джунглида үссә дә, «мине үпмә» дип утырачак, чөнки аның генетикасы бар.