ru24.pro
Все новости
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Белмәсәң, штраф!» Юл кырыендагы сары һәм ак сызыклар нәрсә аңлата?

0

Трассадан барганда, машина белән юл кырыйларындагы ак һәм сары сызыклар аша узып, кырыйга чыксаң, штраф салулары ихтимал. Кагыйдә бозмас өчен өчен киңәшләр интернетта бар.

Ак тоташ линия юл йөрү кагыйдәләрендә 1.3 сызыгы буларак билгеле. Ул машиналар йөри торган өлеш белән юл кырыен аеру өчен куела. Күз күреме начар булганда имин траектория сайлау өчен ярдәм итә. Юл кырыена төшеп китүне булдырмый кала.

Юл кырыена туктау өчен ак сызыкны кисеп чыгу тыелмый. Мәсәлән, туктап пассажирларны төшерергә кирәк булса, шул сызыктан чыгарга була. Ләкин юл кырыеннан хәрәкәт итү тыела. Моның өчен 1500 сум штраф каралган. Бу турыда РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 9.9 пунктында әйтелә.

Юл кырыендагы сары тоташ линия юл йөрү кагыйдәләрендә 1.4 сызыгы буларак билгеле. Ул машиналар йөри торган юлның кырыен күрсәтә, ләкин өстәмә чикләү бар: биредә транспорт чараларына туктау тыела. Бу линия янында еш кына «Тукталыш тыела» дигән 3.27 билгесе була, булмаска да мөмкин.

Сары сызык, кагыйдә буларак, җәмәгать транспорты тукталышы, тар урамнар, трафик интенсив булган чатларга якын юлларда куела. Ул чикләүне тагын да ачыграк итеп күрсәтү өчен кирәк. Аеруча күз күреме начар булганда, кар яуганда. Машина йөртүче бу кагыйдәне бозып, сары линия зонасында туктаса, аңа 1500 сум штраф салулары ихтимал. Экстрен очраклар – машина ватылу яки медицина ярдәме кирәк булу искәрмә булып тора.

Шулай итеп, ак сызыкны кисеп чыгып туктарга була, ә сары сызыкта бу тыела. Ак сызык та, сары сызык та юл кырыена чыгып баруны тыя.

Машина йөртүче шуны истә тотарга тиеш: юл кырыендагы ак сызыкны кисеп чыгу – нормаль хәл, ә сары сызык аша узып чыгып туктау – кагыйдә бозу. Шуңа күрә, сары сызык күрсәгез, тыя торган юл билгесе булмаса да, ул урында туктамагыз. Чөнки бу сызык үзе тукталыш тыелуны аңлата, диелә хәбәрдә.