ru24.pro
Все новости
Декабрь
2024

Җырчы Иркәдән киңәш: «Вакыт уздырып, кирәкмәгән эш эшләп йөрмәгез»

0

Җырчы Иркә бәхетнең нәрсә булуы турында үз фикере белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан.

«Бәхет ул – акча да, син утырган машина да, картаңдагы акча да түгел. Бәхет ул – кешедә матурлык күрү, күңелең изгедә булу, гаилә, балалар үстерү. Бәхет ул – үзеңне рухи яктан үстерү, дөньяны сөю. Димәк, вакыт уздырып, кирәкмәгән эш эшләп йөрү кирәкми», – дип үз фикерен белдергән артист.

Җырчының фикере белән күпләр килешкән, аңа иҗатында уңышлар, гаилә тормышының түгәрәк булуын теләгәннәр.

  • Җырчы Иркә үз артыннан күзәтеп йөрүчеләргә мөрәҗәгать итте
  • Иркә янына «Арчадагы мәхәббәте» килгән
  • Иркә ире Артур турында бүтән сөйләмәскә җыена