ru24.pro
Все новости
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Блогер Равил Закиров кабат миллионга алданган

0

Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закиров кабат алданган һәм тагын зур суммага. Ул Казанда фатир салып алган иде, әмма намуссыз ремонт ясаучылар аның материалларын да боза, ремонт да яраксыз булып чыга. Хәзер блогер фатирга яңабаштан ремонт ясата, чыгымнары миллион сумнан артык, дип бәяләнгән. Равил аларны судка бирергә җыена. Шулай ук аның туганнары белән дә акчага бәйле аңлашылмаучылык чыккан иде.

  • Авыл блогеры Равил Закиров акча аркасында туганнары белән арасын өзәргә булган
  • Авыл блогеры Равил 13 миллионлык фатир сатып алган, тик алданган

Бу көннәрдә Равил кабат алданган, һәм миллион сум турында сүз бара. Блогер үзен алдаган ханымның видеосын куйгач, ул хәбәргә чыккан һәм үзенең видеосын алуны сораган. Равил «акчаны биргәч кенә алачакмын» дип язган.

«Бүген әни белән иртәнге сәгать 4тә Казанга барырга чыктык. Миңа кибет өчен вәгъдә ителгән акчаны алырга килдек. Нәтиҗәдә, Ләйсән, имеш, йоклап калган, очрашуга килмәде. Мине һәм минем ярдәмчемне ул 15 ноябрьдән бирле алдап йөртә. Әле аның машинасы ватылган, әле авариягә очраган. Хәтта баласының борынын сындырганнар, һәм ул аның белән хастаханәдә ятуын әйтте. Аннары аның коткаручы абыйсы барлыкка килә. Ул табиб һәм акчаны ул бирергә тиеш иде. Бүген мин аңа ышаныч бетүе турында әйттем. Мин әле ул вакытта аның мошенник булуын белмәгән идем әле», – дип яза блогер.

«Зыян күрүчеләрдән күпсанлы хәбәрләр килә. Аллаһ бу сынауны тикмәгә генә бирмәгән, моның очына чыгарга кирәк. Бу кеше – мошенник, һәм аның гамәлләреннән якынча 60 кеше зыян күргән. Ул – Шакирова Ләйсән Альфред кызы», – дип фаш итә аны Равил.

Ул күп кешедән балаларның туган көненә торт, хәтта туй торты ясарга вәгъдә итеп акча алган, нәтиҗәдә торт та, акча да юк. Хәтта бер кешедән елап акча сораган. Үзендә соңгы стадия яман шеш булуын һәм «химия»гә акча җитмәвен әйткән. «Мин аны үлгәндер дип йөри идем, исән икән», – дип язган берәү.

«Равил, ул мошенникның фото-видеосын алып ташлама, аны Татарстанда белергә тиешләр!» – дип яза алданучылар.