Татарстанга чит илләрдән күченеп килүчеләрнең иң күпчелеге - таҗиклар (Татарлар күпме?)
2018 елдан башлап, Татарстанга чит илләрдә яшәгән 8 меңнән артык кеше, «Ватандашларны кайтару « программасы буенча күченеп килгән. Бу турыда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Ватандашлар белән эшләү буенча Координация Советы утырышында хәбәр итте.
2018 елдан башлап 2024 елның 1 декабренә кадәр министрлыкка чит илләрдә яшәүчеләрдән 3 меңнән артык гариза килгән. 2,4 меңнән артык кеше һәм аларның 5,5 меңнән артык гаилә әгъзасы уңай нәтиҗә алган, ягъни 78% ка якын гариза уңай хәл ителә. Гаризаларның кире кагылуының төп сәбәпләре - яшь, һөнәр һәм квалификация җитмәү.
Бу программа нигезендә, 2025 елда Татарстанга 300 кешенең күченеп килү мөмкинлеге бар.
Бутаева сүзләренчә, Татарстанга күченеп килүчеләрнең күпчелеге Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Төркмәнстаннан. Татарстанга күченеп килүчеләр арасында 27% — таҗиклар, 17% — руслар, 16% — татарлар, 14% — төрекмәннәр һәм үзбәкләр. Аларның күбесе Казан, Әлмәт, Зеленодольск кебек зур шәһәрләргә урнашалар.
Программага катнашучыларның уртача яше 36, һәм 77% га якыннарының балалары бар. Әлеге кешеләрнең 67% югары белемгә ия. 95% тә эшкә урнашу өчен кирәкле һөнәрләр буенча квалификациягә ия. Күчеп килүчеләрнең 38% мәгариф, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә урнаша
Быелгы 300дән артык гариза ияләренең анкеталары зур предприятиеләргә, эшчеләр кирәк урыннарга җибәрелгән. Табиб дипломы булган 90 кеше сәламәтлек саклау учреждениеләренә тәкъдим ителгән.
Бу программанының төп максатларының берсе – хезмәт ресурслары җитешсезлеген тулыландыру, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.