ru24.pro
Все новости
Декабрь
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Биш айлык кызны анасы кар өстенә куеп калдырган

0

Түбән Новгородта яшәүче хатын 5 айлык баласын кар өстенә куеп калдырган. Аңа карата җинаять эше ачылган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, җинаятьтә шикләнелүче хатын 5 айлык кызын урамга алып чыга, кар өстенә куя, баланы мыскыл итеп видео төшерә.

Хәзер баланы анасыннан алганнар, аны хастаханәгә китергәннәр. Тикшерү бара.

Әлеге хатынның баласын кар өстенә куеп калдыруы, сабыйга кычкыруы сурәтләнгән кадрлар социаль челтәрләрдә таралган.

Кадрларда баланың елавы, анасының кычкыруы ишетелә. «Беркемгә дә кирәк түгел син!» – дип, хатын сүгенеп кычкыра.