ru24.pro
Все новости
Декабрь
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Үлемгә хөкем ителеп тә исән калган Әнвәр Масалимов кабат иреккә чыга

0

Декабрь аенда Уфаның кырыс режимлы колониясеннән Әнвәр Масалимов ирекә чыга. Ул – Россия тарихында иң кырыс җәзага – үлемгә хөкем ителеп тә исән калган һәм иреккә дә чыга алган беренче тоткын. Бу – аның өченче срогы.

Әнвәр Масалимов заводта эшли, ул өйләнгән була, балалары да булган. 1980 елда Чайковский шәһәрендә командировкада булганда эчеп, хезмәттәшләре белән конфликтка керә һәм бер кешене үтерә. Масалимов берни хәтерләмим ди, аны 10 елга утырталар.

1991 елда аны тагын утырталар. Масалимов аны үзенең гаилә фотосын яндыруда гаепли һәм үтереп мичтә яндыра. Ул үлем җәзасына хөкем ителә.

Масалимов биш ел җәзаның тормышка ашырылганын көтеп утыра, ә 1997 елда үлем җәзасына мораторий кертелә. «Полярная сова» колониясендә утырганда ул гомерлек җәзаны җиңеләйтүне сорып апелляцияләр яза һәм морадына ирешә. 2016 елда ул иреккә чыга һәм Уфада Светлана исемле хатынның йортында белән яши башлый. Ул хатын аңа ашарга да пешереп торган. 2018 елда Масалимов Светлананың бергә яшәгән ире белән эчә һәм тавыш чыгып, аны пычак белән яралый. Хатын аны судта яклый, теге ирдән яклап сугыша башлаганын әйтә.

newsbash.ru сайты язуынча, социаль челтәрләрдә халык фикере төрле. Күпчелек андый кешене беркайчан да чыгармаска дигән фикердә икән. Әмма кайберәүләр ул төзәлә ала дип саный. Әмма Әнвәр Масалимовның улы башка фикердә – ул 2016 елда әтисе белән аралашудан туктаган.