ru24.pro
Все новости
Ноябрь
2024

Сириядә кабат җитди хәрби бәрелеш булды, алар 2020 елдан бирле туктап торган иде

0

Сирия оппозициясе исламистлар ярдәме белән Алеппога кинәт һөҗүм иткән. Россия авиациясе аларга һөҗүм ясый, дип яза «Осторожно новости» каналы.

«Ирекле Сирия армиясе»ндәге (аларга Төркия актив ярдәм итә) һәм башка группировкалардагы баш күтәрүчеләр Алеппога көтелмәгән массакүләм һөҗүм башлаган. Алар үз ресурсларында язуларынча, бу – Сирия хөкүмәте гаскәрләре тарафыннан артиллерия атышларына җавап, 1 көн эчендә алар илдәге 150 хәрбине үтерүләрен әйтә. Баш күтәрүчеләр 13 авылны басып алган, шулай ук дистәләгән кешене әсир төшергән – аларны мыскыл иткән видеолар Телеграм-каналларда чыга башлаган. Алар М5 шоссесын (Алеппо – Дамаск) контрольгә алган һәм шәһәргә якынрак килә алган, дигән мәгълүматлар да чыкты.

  • Бу һөҗүм – 2020 елның мартыннан бирле Сирия баш күтәрүчеләре һәм рәсми хакимият арасында беренче җитди бәрелеш, ул вакытта Россия һәм Төркия утны туктату турында килешү төзегәндә арадашчы булган иде. Профильле каналлар язганча, һөҗүмдә шулай ук төрле юнәлештәге радикаль ислам группировкалары (мәсәлән, Россиядә тыелган Хәйят Тахрир аш-Шам) катнаша, чыгышлары белән СССР илләреннән булган кешеләрнең һөҗүмне бәйрәм итүләре төшерелгән роликлар да чыга. Шул ук вакытта төрек группировкаларына Россия Кораллы көчләре авиация ярдәмендә һөҗүм ясый, дип язалар, дип хәбәр итә «Осторожно новости» Телеграм-каналы.