ru24.pro
Все новости
Ноябрь
2024

Дуңгызларны ашатырга кергән кызны ана дуңгыз төртеп еккан, калганнары өзгәләп бетергән

0

Красноярск краенда мәктәптә укучы кызны дуңгызлар үтергән. Ана дуңгыз аны башта аягыннан тартып еккан, соңыннан калган дуңгызлар да аның гәүдәсен өзгәләп бетергән, дип яза «База» телеграм-каналы.

Әти-әнисе Красноярск шәһәренә киткәч, 17 яшьлек кыз хуҗалыкта берүзе кала. 23 ноябрь кичендә ул дуңгыз абзарына малларны ашатырга керә һәм аннан чыкмый. Тикшерүчеләр ачыклаганча, агрессив ана дуңгыз кызны төртеп ега: кыз башы белән бәрелә һәм аңын югалта, ә ул аңсыз яткан вакытта аңа башка дуңгызлар ташлана. «База» чыганагы мәгълүматлары буенча, дуңгызлар кызның сул аягындагы бот артериясен өзгән, шуннан соң кыз бала күп кан югалтудан үлгән.

Кызлары телефонын алмагач, әти-әнисе чаң суга башлый. Алар танышларыннан кызларының хәлен белешеп килүне сорый, тик ул дуңгыз абзарында кызның гәүдә өлешләрен генә таба. Баланың әти-әнисе тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, ана дуңгыз һәрвакыт усал һәм ярсу булган.