ru24.pro
Все новости
Ноябрь
2024

Салават Фәтхетдиновның килене улы Дамирны бәйрәм белән котлаган

0

Соңгы вакытта яңадан-яңа бәйрәмнәр барлыкка килеп кенә тора. Шундыйларның берсе – берничә ел элек кенә искә алына башлаган Халыкара уллар көне. Ул бүген – 22 ноябрь көнне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан, Салават Фәтхетдиновның килене Рузия сторисларына улы Дамир белән видео урнаштырган. «Уллар көне белән, кадерле улым», – дип яза ул анда. Кечкенә Дамир әтисе Рөстәм белән балалар мәйданчыгында уйнап йөри. Әле сөйләшә белми, әмма әтисенең әнисенә «сәлам» әйтергә кушканнын бик тиз генә аңлап алып, тырышып-тырышып кул болгый. Рөстәм улы белән чиста русча сөйләшә.

Рузия улының фатирларындагы иң яраткан урынын да күрсәткән. Дамир әтисенең компьютер уеннары уйный торган почмагын һәм машина рулен үз итә икән. Иренә эндәшеп, Рузия: «Матурым, булачак чемпионга мини симулятор җыя башларга вакыт, ахры», – дип тә язып куйган.

  • Салават Фәтхетдиновның килене иреннән ничә яшькә зуррак булуын әйткән
  • Салават Фәтхетдиновның килене куанычы хакында сөйләде: «Бик дулкынландыра»