ru24.pro
Все новости
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Бриллиантовая рука»дагы блондинка ролен башкарган Светлана Светличная вафат булган

0

Россиянең атказанган артисты Светлана Светличная вафат булган, дип хәбәр итә кино тәнкыйтьчесе Сусанна Альперина. Аңа 84 яшь булган.

Альперина аны «СССРның беренче чибәре» дип язган. «Тормыштан китте – кызганыч, без моны көткән идек. Яңалыкларны күзәтеп бардык. Күпләр… Әмма һәр тамашачының күңелендә ул мәңге калыр», – дигән тәнкыйтьче.

Май аенда «SHOT» Светлана Светличнаяның ашыгыч рәвештә хастаханәгә салынуын язды. Аңа инфаркт булган. «Бриллиантовая рука» йолдызы соңгы арада озак вакытлар булган психиатрик хастаханәдән башка хастахнәгә күчерелде – аның үпкәләрендә чир, бөерләрендә инфекция табылган. Актриса озак вакытлар дәваланачак», – дип хәбәр итте канал.

Август аенда Светличнаяның хәле терелтеп булмаслык дип табылган һәм аны хәлен җиңеләйтү курсы белән дәвалаганнар. Килене әйтүенчә, Светличнаяда деменция башланган булган. Соңгы араларда аның хәле авырайган, аны веналар аша ашатканнар.

2021 елда Светлана Светличнаяның югалуы турында хәбәр чыкты. Бу – аның өлкән улы Алексей Ивашовның туган көнендә була, улы полициягә хәбәр итә. Аны волонтерлар, полиция эзли, Светличная үзе Малахов ток-шоуына килеп табыла. Артистның улы Алексей Ивашов «кайдадыр нишләптер йөргән» дип әнисен гаепләп, аннан баш тартуы турында белдерә. «Ничек теләсә, шулай яшәсен», – ди ул. Артисткадан «нишләп йөрдең» дип сорагач, ул «урамда йөрдем» дип җавап бирә. Ул чагында артистканың бу гамәлен аның «авыр холкы» белән бәйләп аңлаталар, дип язган иде «Комсомольская правда».

Светлана Светличная «Семнадцать мгновений весны», «Место встречи изменить нельзя», «Стряпуха», «Герой нашего времени», «Застава Ильича», «Богиня: Как я полюбила» фильмнарында уйнаган актриса. Элекке СССР дәүләтләрендә аны «Бриллиантовая рука» фильмындагы блондинка роле белән күбрәк беләләр.

Светлана Светличная 2 тапкыр кияүдә булган. Беренче ире – актер Владимир Ивашов. Икенче ире – Сергей Смирнов-Сокольский – бард-җырчы белән нибары 27 көн генә яши. Балалары – табиб Алексей һәм Олег Ивашовлар. Ике ире һәм кече улы Олег вафат.