ru24.pro
Все новости
Ноябрь
2024

«Кызының укуы өчен түли, ипотека алган». Эшмәкәр хатынны үз кызы үтергән, дип шикләнәләр

0

Мәскәүдә эшмәкәр хатынны үтерүдә шикләнеп, аның 24 яшьлек кызын тоткарлаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Бер ел элек А. һәм аның анасы метро янындагы торак комплекска күченә. Кыз күптән түгел генә югары уку йортын тәмамлаган, алар 2 бүлмәле фатирда яши.

«Абсолют гади кешеләр, тынычлар. Очрашканда исәнләшәләр. Әнисе «джип»та йөри, «текә» түгел, яңа түгел, ләкин яхшы. Ике хатын-кыз да яхшы киенә», – ди биредә яшәүчеләр.

12 ноябрьдә иртән балалар мәйданчыгында әни кеше мәетен табалар. Ул беседка янындагы урындык астында була. Янында виски шешәсе ята. Тикшерүчеләр камераларны карый, биредә яшәүчеләрне сораштыра. Якындагы кибет сатучысы аны кичен күрүен әйтә. Ул кереп, хәмер алып чыгып киткән.

Мәетнең башында яралар була, аңа сугып, үләргә калдырып киткәннәрдер, мөгаен. Видеокамера язмаларыннан күренгәнчә, бу хатын виски белән утырганда, яныннан берничә кеше узып китә. Шаһитларның берсе аны күрүен, янына килеп «бар да тәртиптәме» дип соравын әйтә.

1 тәүлек узгач, Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, үтерүдә шикләнелүче кеше табылган, җинаять эшен тикшерү бара.

«Комсомолка» белешмәсе буенча, тоткарланган кеше – мәрхүмәнең 24 яшьлек кызы А. Фатирда кан эзләре булган киемнәре табыла. Кыз аларны юарга маташкан, ләкин булдыра алмаган. Кыз анасының башына суккан предметны әлегә эзлиләр.

Мәрхүмә хатын финанс индустриясендә эшли, 2001 елдан бирле бизнеска консультацияләр бирә, пандемиядән соң клиентлары булмый. Хатын компаниясен яба һәм банкка эшкә күчә. Кызы белән яши, кызның атасы белән элемтә тотмыйлар.

Тоткарланган кызның дуслары сүзләренчә, ул анасы белән аңлашылмаучанлыкка зарлангалый.

«Анасы гаиләне үзе генә алып баруына борчылгандыр, кызның укуы өчен түли, ипотека алган. Кыз җиңелчә холыклы, җитди эш тапмый. Ләкин маргинал түгел. Ул анасын махсус үтергән дип уйламыйм, ниндидер минутлык хисләр булгандыр», – ди танышлары.