ru24.pro
Все новости
Ноябрь
2024

Путин Россиядә «YouTube»ның акрынаюын тикшерергә вәгъдә итте

0

«Мосфильм» башлыгы Карен Шахназаров белән сөйләшкәннән соң, Владимир Путин «YouTube»ның акрынаюын шәхсән үзе тикшерергә вәгъдә иткән. Бу хакта режиссер Карен Шахназаров президент белән очрашудан соң әйтте, дип яза «Коммерсантъ» сайты.

«Миңа калса, «YouTube»ның акрынаюы бүген бер дә максатчан түгел. Президент, анда төрле әшәкелекләр була, диде. Ул тыңлады һәм: «Мин тикшерермен, карармын», – диде», – дип сөйләгән Карен Шахназаров.

«Мосфильм» директоры президент белән очрашуда хәбәр иткәнчә, киностудия ил армиясенә студиянең хәрби-техник базасында сакланган хәрби техника тапшыруын да әйткән.

Шахназаров сүзләренчә, «Мосфильм» кораллы көчләргә 28 «Т-55» танкы, 8 «ПТ-76» танкы, 6 хәрби пехота машинасы һәм 8 тягач тапшырган.

«Мин техникага ихтыяҗ барлыгы белдем, Оборона министрлыгы белән элемтәгә кердем, һәм алар бу машиналарны алды», – дип сөйләгән Шахназаров.

«Мосфильм белән горурланабыз», – дигән Путин.

Карен Шахназаровның һәм Владимир Путинның очрашуы Кремльдә булды. Шахназаров президентка «Мосфильм»ны модернизацияләү турында доклад тәкъдим итте. 2024 елның 9 аенда концернның чиста кереме 485 млн сум булган.

Путин 7 ноябрьдә «Валдай» дискуссион клубының пленар утырышы кысаларында интернеттан примитив дәрәҗәдә файдалануы турында сөйләгән иде: «Кайвакыт кайбер нәрсәләрне карау өчен берничә төймәгә басам», – диде Путин.

Шулай ук ул «интернетта барысын да тыю – контрпродуктив» дип әйтте. Шулай ук президент Россиядә интернет турында кайбер фикерләр дә әйтте:

Интернетны куллану суверен алгоритмнарга нигезләнгән булырга тиеш, моңа омтылырга кирәк;

Интернет – ул кулланыла торган илнең эчке законнарына буйсынырга тиеш;

Бу өлкәдә барысын да тыю – дәүләт өчен контрпродуктив;

Интернет аша дөньяда мәгълүмат алмашу ирекле булырга тиеш, әмма җәмгыятькә үзен деструктив йогынтыдан сакларга кирәк.