ru24.pro
Все новости
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Әнвәр Нургалиевның махсус операциядәге туганы өйләнгән: «Ә иртәгә кабат алгы сызыкка...»

0

Әнвәр Нургалиевның махсус операциядә хезмәт итүче туганы Рөстәм, чираттагы кыска вакытлы ялында, сөйгәне белән гаилә корып җибәргән. Җырчы туганының язылышу тантанасыннан мизгелләр белән уртаклаша.

«Бүген безнең өчен бик дулкынландыргыч, бәхетле көн булды. Ниһаять, Рөстәм туганыбыз үзенең тиң ярын очратып, гаилә корып җибәрде.

Күп никах-туйларда булганым бар, ләкин бүгенге никах бик тә үзенчәлекле иде. Рөстәм – хәрби киемнән, күкрәге тулы медальләр, ә киленебез Эльвира ап-ак күлмәктән.

Күз яшьләрсез генә булмады, чөнки монда шатлык та, борчылу да бар. Башка төрле уйлар да керә. Мин мондый вакыйгалар сугыш турындагы фильмнарда гына була дип уйлый идем. Юк, безнең көннәрдә дә була икән… Котлаулар, теләкләр, аларның беренче биюләре. Ә иртәгә инде Рөстәм энекәш кабат алгы сызыкка, илне сакларга китәчәк. Алла боерса, киләсе җәйгә гөрләтеп туй үткәрербез. Бәхетле булыгыз, энем, мәхәббәтегез гомерлек булсын», – дип, матур сүзләр дә яза Әнвәр Нургалиев үзенең сәхифәсендә.

Рөстәм инде махсус операция башланганнан бирле алгы сызыкта хезмәт итә икән. «Уңган, алтын куллы энебез. Ул – безнең булачак генералыбыз! Хәзерге вакытта ул гвардия прапорщигы әле. Генерал булам, диде, Алла бирсә», – дип тә сөйләгән иде Рөстәм турында Әнвәр Нургалиев элегрәк.

  • Әнвәр Нургалиев шатлыгы белән уртаклаша: «Энекәш махсус операциядән ялга кайтты!»

«Күз яшьләрсез карап булмый бу сөюгә. Исән-сау әйләнеп кайтып, гөрләтеп бәбиләр үстерсеннәр»;

«Нинди дулкынландыргыч. Һәр секунд мәхәббәт белән тулган, бер генә артык әйбер дә юк. Озак, бәхетле гомерләр»;

«Тулы бер фильм карадым сыман. Нинди сүзләр сайлап әйтергә дә белмим. Сезнең мәхәббәтегез башкаларга да үрнәк булсын, бәхеттә, сәламәтлектә яшәгез. Сугышлар тизрәк бетеп, Рөстәм исән-имин әйләнеп кайтсын», – дип, матур теләкләр юллаганнар яшьләргә җырчының дуслары.