«Бүген - икенче туган көнем» - Энгель Фәттаховның килене белән оныгы бәлага юлыга язган
Энгель Фәттаховның улы Илнар Фәттаховның хатыны һәм кечкенә кызы, диңгез буенда ял иткәндә куркыныч хәлгә юлыкканнар. Әни белән баланы зур дулкын диңгезгә алып кереп китә язган. Илнарның хатыны Лилия - Казандагы иң танылган стилистларның берсе, аның үзенең шәхси блогы бар. Ул бу хакта сәхифәсендә сөйләде һәм әлеге көнне үзенең «икенче туган көне» дип атады.
«Бүген – минем икенче туган көнем, чөнки пляжда шундый зур стресс кичердем.
Сары флаг, зур һәм кечкенә дулкыннар, яр буенда 30лап кеше. Бәла килер дип уйлап та карамадык. Мин Милана һәм Динәне алдым да, диңгезгә кереп киттем. Әмир кызынып калды. Тирә ягыбызда бик күп балалар һәм олылар, барысы да, кызык ясап, дулкыннарда сикерә.
Дулкыннар карап торышка алай бер дә куркыныч тоелмыйлар, Динә дә башка балалар кебек үк дулкыннарда сикерергә ярата. Көтмәгәндә-уйламаганда без Милана белән зур дулкын астында калабыз. Мин сулый да, тора да алмыйм. Бар көчемне җыеп, торып басарга тырышам, баламны чытырдатып кысып тотам. Ә ул кулымнан шуа, минем кебек үк сулый алмый. Әлеге берничә секунд минем өчен мәңгелек булып тоела. Мин торып басарга һәм кешеләрне ярдәмгә чакырырга тырышкан арада, безне икенче дулкын китереп бәрә һәм мин тагын егылам. Бу мизгелдә уйларым бары тик бала турында гына. Әгәр мин хәзер үземне һәм Милананы коткара алмасам, уйларга да куркыныч хәл булачак…
Без ничектер торып баса алабыз һәм мин үзебезне эзләүче Динәне күрәм. Тирә-ягымдагылардан ярдәм сорап кычкырырга тотынам. Янәшәмдә торган бер чит ил кешесенә баланы бирәм һәм кычкырып елый башлыйм…. Күзләрдә, колакларда ком һәм су… Кичергәннәребездән соң бер сәгать дәвамында аякларым калтырый.
Иң начары - пляжда утырчы коткаручылар бу хәлне күрмәделәр дә. Безнең янга беркем дә килмәде, алар безне бата язганны аңламады.
Үзегезне саклагыз һәм балаларыгызның үзләрен генә дулкынлы көндә диңгезгә кертмәгез. Беркем дә күрмәячәк һәм ярдәм итмәячәк», - дип яза Лилия бу хакта.
Лилия Фәттахова – Илнар Фәттаховның икенче хатыны, аның беренче никахыннан бер кызы үсә. Бу - Лилиянең дә икенче никахы. Аның беренче иреннән ике баласы бар. Моннан бер ел элек пар тагын бер тапкыр әти-әни булды – кызлары Милананы алып кайттылар.
- Энгель Фәттаховның улы икенче тапкыр өйләнгән – фото
- Энгель Фәттаховның тагын бер оныгы туган