Невролог: «Сулагайларны уң куллары белән язарга өйрәтү неврозга китерә»
Ни өчен кешеләр сулагайлар һәм уңагайларга бүленә?
Рәсми мәгълүматлар буенча, Җир шарында яшәүчеләрнең якынча 80 проценты – уң куллары өстенлек итүче кешеләр, 20 проценты – сулагайлар. Әмма, экспертлар билгеләп үткәнчә, уң кул белән язарга, эшләргә өйрәтелгән сулагайлар да булырга мөмкин.
«Сул куллылык һәм сулагайлык төшенчәләре бар. Әгәр кеше сулагай икән, аның әлбәттә, сул кулы, ә тагын аның сул колагы өстенлек итә, сул аягы алдан бара. Аларның баш миенең уң ярымшары доминант була», – дип аңлатты 8нче балалар хастаханәсенең үзәк нерв системасы зарарланган, психикасы бозылган өлкән яшьтәге балалар бүлеге мөдире, невролог Резеда Шиһабетдинова.
Сул куллылык исә төрле сәбәпләр аркасында формалашырга мөмкин, һәм ми ярымшары монда һәрвакытта да роль уйнамый. Мәсәлән, ДЦП аркасында сул кул өстенлек итәргә мөмкин, уң кулларда хәлсезлек барлыкка килеп, сул кулга күчәргә мөмкин һ.б.
«Сулагайлык һәм уңагайлык – ул кул мәсьәләсе түгел, ә баш миенең әйдәп баручы ярымшарына бәйле. Кайсы ярымшарның өстенлек итәчәге табигать, Аллаһ тарафыннан бирелә. Ярымшарлар турында сөйләгәндә, бу төрле үзәкләр – сөйләм, кабул итү һәм башкалар – төрле ярымшарларда урнашкан дигән сүз. Һәм моннан без шуны аңлыйбыз: әгәр әйдәп баручы ролендә уң ярымшар, һәм бала сулагай икән, алар – чиксез иҗади кешеләр», – ди невролог.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Сулагайларның фикерләү сәләте уңагайлардан аерыла, дип санала – алар бераз башкача фикер йөртәләр.
Шулай ук табиб амбидекстрия турында искә төшерде, ул вакытта кеше уң һәм сул куллары белән бертигез дәрәҗәдә эшли. Ләкин бу очракта кеше тумыштан амбидекстр, яисә тумыштан сулагай булып аннары уң кулы белән эшләргә өйрәтелгән булырга мөмкин. Ике кулын да бертигез куллануын сизгән кешеләргә ике кулны да үстерергә кирәк.
«Сез кешене күзәтеп аңлый аласыз. Телефоны шалтырагач, аңа нинди кулы белән сузыла, аны кайсы колагына китерә. Ничек утыра, кайсы аягын кайсы аягы өстенә куя», – дип сөйли Резеда Шиһабетдинова.
«Абыйны көчләп уң кулы белән язарга өйрәткәннәр, аңа бик авыр булган»
«Татар-информ» аралашкан Ралина гаиләсендә 1 абыйлары, 2 апалары һәм әтисе ягыннан 1 абыйлары – сулагайлар. Кыз үзе дә балачактан сулагай.
«Абыйны көчләп уң кулы белән язарга өйрәткәннәр, һәм ул амбидекстр булган. Ул вакытта сул кулы белән язган балаларны мәктәпкә кабул итмәгәннәр, әгәр бала сул кул белән язса, аны уң кул белән язарга мәҗбүр иткәннәр. Аның өчен бу бик авыр булган», – дип сөйли кыз.
Сулагай булуда Ралина проблемалар күрми – балачакта аны уң кулы белән язарга өйрәтмәгәннәр, парта артында утырганда сыйныфташлар белән терсәкләребез генә бәрелешә иде, дип көлә ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Әгәр әтисе дә, әнисе дә сулагай булса, баласы да шундый ук була, дигән кагыйдә юк. Бу генның ничек һәм кайда килеп чыгачагы билгесез. Баланың сулагай булу ихтималы – 46 процент. Чынлыкта, галимнәр сулагайлык өчен җавап бирә торган генны ачыкладылар», – ди Резеда Шиһабетдинова.
Ни өчен сулагайларны уң кул белән язуга өйрәтергә ярамый?
Хәзерге вакытта, экспертлар билгеләп үткәнчә, уң куллары белән эшләргә өйрәтелгән сулагайлар бик күп. Болар – Советлар заманында мәктәпкә йөрүчеләр. Ул вакытта сулагай булу патология дип саналган, андый балаларны кайчак, алар башкалар кебек язарга өйрәнгәнче, мәктәпләргә кабул да итмәгәннәр,.
«Кайвакыт бик кырыс ысуллар белән өйрәткәннәр. Балачакта сул кулларын гәүдәләренә бәйләп кую очраклары да булган. Ә бит табигатьне алдап булмый. Мин аларның уң куллары белән язуларын, ә ия һәм хәбәр астына сул куллары белән сызык сызуларын күргәнем бар. Бик еш мондый кешеләр уң кул белән язсалар да, рәсемне, мәсәлән, сул белән ясыйлар. Табигатьне үзгәртеп булмый, сулагайлык ничек тә булса чагылачак», – дип сөйли табиб.
Резеда Шиһабетдинова ассызыклаганча, сулагайлыктан котылырга тырышуның начар булуы хәзер инде билгеле. Бу хәтта сәламәтлеккә дә зыян китерә.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Беренчедән, бу – невротизация. Күз алдына китерегез, 6-7 яшьлек баланың кулын бәйләп куялар, һәм бу вакытта аның башында ниләр була? Бу – чикләүләр аркасында эмоцияләр ташкыны. Икенчедән, сулагайларның укуы һәм язуы бик үзенчәлекле. Әгәр сез сулагайларның язуларына игътибар итсәгез, алар моны уңагайлар кебек эшләмиләр», – дип сөйли доктор.
Невролог ата-аналарга, әгәр балаларының сулагай булуын күрсәләр, аңа аерым караш күрсәтергә кирәкми, дип киңәш итә. Невролог әйтүенчә, бары тик үз балаңны яратырга һәм аны тоярга кирәк.
«Татар-информ»нан тәрҗемә.