Салават кызларның аның кесәсенә хатлар тыккан вакытларын искә ала
Чаллыда узган концертларының берсендә Салават сәхнәгә чыккан елларын искә алган. Аның сүзләренчә, аның сәхнәгә тәүге адымнары да нәкъ Чаллыда булган.
«Шушында башладык бит инде, Чаллыда, Аллага шөкер. Шәфәгать дустым, Илдус Низамов, Булат Сәлаховлар белән бергә башладык. Мин дә бит – авылдан чыгып ычкынган гына кеше. Борчак басуыннан зур сәхнәгә килеп эләктек. Әлеге сымак инде, Аллага шөкер. Сәхнәгә кызлар менә иде, кесәгә «записка» тыгалар. Яратам, диләр инде. Мин, дурак, ышанам шуңа. Әле дә ышанам әле», – дип, истәлекләрен барлап, көлдергән ул тамашачысын.