ru24.pro
Все новости
Ноябрь
2024

«Егетләр, нәрсәдән куркасыз» дигән мотивацион видеомөрәҗәгать ясаган хәрби һәлак булган

0

Бүген Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында махсус операциядә һәлак булган Салихов Ринат Зөфәр улын соңгы юлга озаталар. Ул хәрби операция вакытында минага эләгеп һәлак булган. Ринат Салихов 1978 елның 11 декабрендә туган. Ул гаиләле, улы мәктәптә укый, кызы Казанда эшли. Махсус операция башлангач, мобилизацияләнә. Махсус операциядә вакытта ул, Татарстанга дрон һөҗүме барганда, контракт төзеп махсус операциягә килергә чакырып видео яздырды. Бу видео мессенджерларда таралган иде.

«Хөрмәтле авылдашлар, райондашлар. Егетләр, нәрсәдән куркасыз, ник килмисез монда? Ник килмисез, әйтегез әле миңа? Татарстанны бомбага тота башладылар бит инде. Килегез, курыкмагыз контракттан. Сез килсәгез миңа иптәшкә, мин дә язам контракт. Яшьләр күпме йөри шабашкада. Монда да шул ук контракттагы кебек тормыш. Керәсең 4-5 көнгә – Алла бар, куркырга кирәкми иң мөһиме, нәрсәдән куркасыз? Шулай ук яшибез – хет әллә кем булсын, Чиләбедәнме, мордвамы, чувашмы – бөтенебез бергә, бер котелоктан ашыйбыз, бергә пешерәбез. Мин 45 яшемдә, 25 яшьлек егетләр куркып яталар монда килергә. Минем акыл китә шуңарга. Курыкмагыз беркайчан да. Җибәрегез бу видеоны бөтен җиргә. Ашарга бар, эчәргә бар. Шулай ук ял итәбез. Хәрби бурычтан соң бераз сыра җибәрәбез, нишлисең. Йөрәк авырта инде, минем дә кайтасым килә. Мин дә 45 яшемдә. Минем дә балаларым бар. Бернишләп тә булмый. Уйлагыз, егетләр. Минем икенче сугыш инде бу. Ну нишлим хәзер? Бернишли дә алмыйм. Тырышырга, җиңәргә бу сугышны. Җиңәргә! Менә малайлар нишлиләр – бүген кайттылар, бөтенесе исән-сау. Сез булмасагыз, монда кем бар тагын? Мин хәзер 14 яшьлек малаемны китеримме? 14 яшемдә минем малаем, ул да «киләм» ди. Даваегыз, уйлагыз. Үлемнән курыкмагыз. Үлсәгез, өйдә дә үләсез. Кем куркып яткан – сез аста каласыз. Өскә чыкмыйсыз беркайчан да. Хет бизнес, хет башкасы булсын – өскә чыкмыйсыз», – дип сөйләгән иде ул.

Якыннары әйтүенчә, Ринат Салихов 9 майда ялга кайткан булган. «Ул бер мәртәбә бәйрәм көнне авылга кайтып килде. Һәм шунда әйтте: «Мин бәлки кайталмам инде», – дип», – диде якыннары.

Авылдашы Һади Мохитов Ринат Салихов истәлегенә шигырь юллары язган.

«Илем өчен антым ул – вәгъдә!

Тугры калдым әйткән антыма.

Яу кырында ятып калмамын,

Кайтырмын мин сөйгән халкыма.

Кайтты рухым туган ягыма,

Юатырга сөйгән ярымны,

Илем өчен, балаларым өчен

Бирдем хәтта газиз җанымны.

Уйламадым шушы сугышта,

Өзелер, дип яшьли гомерем.

Йөри хәзер эзләп тынычлык,

Урын тапмас нечкә күңелем.

Онытмагыз сез, авылдашлар,

Сезнең хакка янып яшәдем.

Соңгы тапкыр авыл өстендә

Яшен булып күкрәп яшьнәдем.

Язмышларга язылганны бит

Булмый аны, булмый үзгәртеп.

Хәзер инде зәңгәр күкләрдән

Торырмын тик сезне күзәтеп.

Бу мәгънәсез канлы сугышны

Туктатыгыз, күреп чарасын.

Күпме ана тагын иңдерер

Җир куенына газиз баласын?!»

«Туктатырга иде дә бит, көн-төн шул догада»;

«Ринатның урыны җәннәт түрләрендә булсын иде, амин. Гаиләсенә, туганнарына, балаларына күркәм сабырлыклар бирсен иде Раббыбыз»;

«Бик эчтәлекле шигырь. Батырларыбыз истәлегенә яңгыраган бу шигырьдә күпме тирән мәгънә ята»;

«Ринатнын урынны җәннәт түрендә булсын, авыр туфрагы җиңел булсын, Лилия белән балаларына сабырлык бирсен Аллам», – дип яза якыннары.