Ислам динендә нинди гамәлләр зур гөнаһ санала?
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграм-каналында Ислам динендәне гөнаһлар турында аңлата.
Динебездә гөнаһлар 2 төрле: зур һәм кечкенә. Болай итеп аерылса да, бөтен гөнаһларның үз дәрәҗәсе бар.
Түбәндә зур гөнаһларның бер өлеше:
1) Аллаһы Тәгаләгә ширек (тиңдәш) кылу: «Ән-Нисә», 4/48.
2) Мөртәт булу (диннән ваз кичү): «Эли Гимран», 3/86-90.
3) Хаксыз кеше үтерү: «Эл-Фуркан», 25/68-70. «Әл-Маидә», 5/32.
4) Сихер белән шөгыльләнү: «Әл-Бәкара», 2/102.
5) Намаз укымау: «Марьям», 19/59-60. «Әл-Мәгүн», 107/4-5.
6) Рамазан аенда сәбәпсез ураза тотмау: «Әл-Бәкара», 2/183-184. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Рамазан аенда бер генә көнен булса да сәбәпсез ураза тотмаган кеше, аны кайтару өчен гомер буе ураза тотса да, кайтара алмас».
7) Ата-ананы рәнҗетү: «Әл-Исра», 17/22-24.
8) Туганнар белән араны өзү: «Мөхәммәд», 47/22-23.
9) Зинадан пакь булган хатын-кызларны зиначы дип гаепләү: «Ән-Нур», 24/4, 23-24.
10) Күршене рәнҗетү: «Ән-Нисә», 4/36. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Күршене аның усаллыгыннан имин булмаган кеше Оҗмахка кермәс».
Аллаһ Тәгалә барлык гөнаһлардан сакласын.