ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

«Соңгы тапкыр йөзенә дә бер карый алмадым... Алып кайткан табутта озатырга туры килде»

0

Илебезне яклап, кулына корал алган тагын бер батыр якташыбыз – Базарлы Матакта яшәгән Раил Гыйниятуллинны да соңгы юлга озаттык, дип яза «Әлки хәбәрләре»ннән Алсу Закирова.

Гиниятуллин Раил Хасиятулла улы 1977 елның 6 мартында туган. 2024 елның 19 августында һәлак була.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның каһарманлыгы турында еш язабыз. Кызганыч, әмма кайбер кыюлыклар ир-егетләребезнең гомерләре бәрабәренә кылына. Әлеге кыю ир-егет хәрби хәрәкәтләр алып барылган урынга үз теләге белән китә. «Улым, нигә мондый карарга килдең?» – дип өзгәләнгән анага ул ирләрчә итеп: «Әни, күпләр китте бит, мин дә барып кайтыйм әле», – дип кыска гына җавабын бирә. Әмма солдатка кире әйләнеп кайту насыйп булмый. 8 июльдә якыннары белән саубуллашып юлга кузгалган ир-атның 19 агустта гомере өзелүе турында кайгы хәбәре килә. Авыр сүзләрне сугышчының командиры җиткерә: «Раил Хасиятулла улы батырларча һәлак булды».

Соңгы ике сүзнең ана йөрәгенә хәнҗәрдәй кадалуын аңлату да кирәкмидер. Наилә Хафиз кызы авыр кичерешләрен безгә дә җиткерде.

– Ирем белән 4 бала үстердек. Авырлык белән аякка бастырдык, балалар җитеш тормышта яшәсеннәр дип, гомер буе хезмәт иттек. Һәм менә мин 3 якын, кадерле кешеләремне соңгы юлга озаттым инде. 16 яшендә, авырудан соң, бер улым вафат булды. Аннары иремне җирләдек. Август ахырында дошман белән көрәшергә киткән улым белән мәңгегә хушлашырга туры килде. Аңа да әле бары 47 яшь кенә иде... Шунысы аянычлы: соңгы тапкыр йөзенә дә бер карый алмадым... Алып кайткан цинк табутта үзен озатырга туры килде, – диде ул, ихтыярсыздан аккан күз яшьләрен сөртеп.

Раил Гыйниятуллин, хәрби дәрәҗә күрсәтелеп, туган авылы Иске Салманда җирләнә. Солдат белән саубуллашырга дип бар авыл халкы: күрше-күлән, туган-тумача җыела. Шатлыкта да, кайгыда да төп терәк, таяныч шул алар...» – дип яза газета.