ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Күрше төбәктә көпә-көндез бүреләр сарыкларны ботарлый

0

Башкортстанның Әбделкәрим авылында бүреләр 6 сарыкны ботарлап ташлаган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Баймак районындагы гадәттән тыш хәл турында авыл халкы сөйләгән. Бүреләр сарыкларга көндез ташланган.

Әбделкәрим авылы башлыгы Әлфия Мусина «Башинформ» хәбәрчесенә сөйләгәнчә, Баймак районында көз башыннан ук бүреләр активлашкан.

«Безнең йорт хайваннары иректә утлап йөриләр. Кичә көндез авылдан ерак түгел генә тауларда бүреләр 6 сарыкны ботарлаган. Авылдашлар бу турыда авыл чатында яза. Ветврач бу белешмәне раслады», – ди авыл башлыгы.