ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024

Артур Исламов: «Операга бөтен кеше йөрергә тиеш түгел»

0

«ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручысы Лилия Кадыйрова опера җырчысы, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты, «Алканат» рок-группасын оештыручыларның берсе Артур Исламовны кунак итеп чакырган.

Алып баручы «татар тамашачысы һәрвакыт операга гына йөрергә әзер түгел, риза түгел» дигәч, җырчы көлеп куйды.

«Операга килсәк, ул – аерым дөнья, аерым сәнгать. Монда татар, рус, яһүд, чувашка бүләргә кирәкми. Опера театрының – аерым тамашачысы, Камал театрының – аерым тамашачысы, концертларга да аерым кешеләр йөри. Монда тамашачыларны кушарга кирәкми. Опера дөньясына килсәк, нишләп татарлар операга йөрмиләр… «Аларга кечкенәдән опера тыңлатканнармы соң?» – дип сорарга кирәк.

Мисал өчен, мин балачакта опера тыңламадым. Мин баянга җырлап кына үстем. Операны яратыр өчен кече яшьтән классикага мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Бу жанр – аңлый белүчеләр өчен. Кемдер, һушы китеп, классика гына тыңлый. Операга бөтен кеше йөрергә тиеш түгел, минемчә. Операны театр сәнгатен аңлаган кеше йөри. Андый кешеләр эстрада концертларына килмиләр. Мин катырак итеп әйтәм аңлашылсын өчен.

Беренче чиратта алар театр сәнгатен карарга килә. Анда музыкаль озату да, оркестр, балет та бар. Кемгә ошый – алар бара. Анда – олы сәнгать. Бөтенесе бер җирдә дияргә кирәк. Кеше шушы шоуны карарга килә», – дип сөйләде җырчы.