ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Тоткыннар колониядә казыган җир асты юлының фотосы чыкты

0

Бүген Липецк өлкәсендәге колониядән көчләү, кеше талаган өчен хөкем ителгән 6 тоткын качты. Алар Үзбәкстан, Таҗикстан гражданнары. Аларның дүртесе инде кулга алынган.

Телеграм-каналларда алар казыган җир асты юлының фотолары чыкты. Алар мастерскойдан көрәк-кәйләләр урлап алып чыккан, аларны кайдадыр яшереп тота алганнар һәм беркемгә сиздермичә 65 метр юл казый алганнар. Җирдән чыккан балчыкны кая куйганнар – анысы да билгеле түгел. Бу чып-чын детектив фильмнардагы кебек хәл.

Җир асты юлы:

Тоткыннар җир асты юлыннан чыгып киткәндә төрмә киемнәрен салып калдырганнар. Колония территориясендәге ташландык бинаны алар үзләренең «эш урыны» итеп кулланган.

Качкыннарның икесен Тамбов өлкәсендә, икесен Липецк өлкәсендә кулга алганнар. Тагын икесен эзлиләр. Алар, кулга алынгач, кире шул ук колониягә китерелгән. Качучыларның берсе – наркотиклар өчен хөкем ителгән 19 яшьлек Парвозбек Турабаев бу җир асты юлын казуны һәм качуны оештыручы дип уйлыйлар. Ул кулга алынган.