Кеше үлгәч, аның белән нәрсәсе кала?
Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында кешеләрне изге гамәлләр кылырга өнди.
Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:
«Кеше вафат булгач, аңа ияреп 3 нәрсәсе бара: гаиләсе, малы һәм гамәлләре. Шуларның икесе – гаиләсе һәм малы кайтып китә, гамәлләре генә үзе белән кала» (имам Әл-Бохари).
Җомга көнебез мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә изге гамәлләр кылып, Үзенең ризалыгына ирешү бәхетен насыйп итсә иде. Ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп һәм белми кылган гөнаһ, хата-кимчелекләре гафу кылынса иде! дип яза хәзрәт.