ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда әкияти алтын көз тагын күпме торачак?

0

«Челнинские известия» метеорологларга сылтама белән хәбәр иткәнчә, иртән салкынча булса да, Татарстанда җылы, җилсез һәм коры һава торышы урнашты. Мондый «әкияти көзне «Вернер» антициклоны алып килгән».

«Алтын көз әле кимендә 2 көн булачак», – диелә бу хәбәрдә.

21 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы була, иртән томан төшә. Төньяктан искән җил тизлеге 5-10 м/с, урыны белән 12 м/с. Төнлә температура -2..+3, көнбатыш районнарда +6 градуска кадәр. Көндез +6..+11 градус була.

22 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы була, җил тизлеге 5-10 м/с, көндез 14 м/с ка кадәр. Төнлә 0..+5, көндез +8..+13 градус җылы була.

Ә менә 23 октябрьдә һава торышы бераз үзгәрә. Урыны белән бераз яңгыр ява. Төнлә +1..+6, көнде +7..+12 градус җылы була.

Җомга Төньяк Атлантика циклоны килеп җитә, ул яңгырлар алып килә, көндез температурасы +3..+5 градустан артмый, диелә хәбәрдә.