ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Борчылганда, депрессия, төшенкелеккә бирелгәндә укырга өч аять

0

Галимнәребез борчулы, депрессия, төшенкелеккә бирелгән вакытларда әлеге өч аять белән гамәл кыларга тәкъдим итә. Бу турыда Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында яза.

Гамәл кыларга, ягъни шушы аятьләрдә әйтелгәнчә эш итәргә, аларның мәгънәсен, асылын аңларга.

«Ий, иман китерүчеләр! Сабырлык һәм намаз аша [Аллаһы Тәгаләдән] ярдәм сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән»; «Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 2:153

«Әйт [Расүлем]: Безгә Аллаһның язганыннан башка, асылда, берни килмәс. Ул безнең Яклаучыбыз. Мөэминнәр Аллаһка гына тәвәккәл итсен». «Әт Тәүбә» сүрәсе, 9:51

«Алар иман китергән һәм күңелләре Аллаһны зикер итү белән тынычланган кешеләр. Күңелләр Аллаһны зикер итү белән тынычланмыймы?» «Әр-Рагъд / Күк күкрәү» сүрәсе, 13:28

Һәркемгә дә бәрәкәтле, игелекле, хәерле көннәр телим! ди хәзрәт.