ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ринат Рахматуллинның хатыны Динара: «Мин шатлыктан еладым, без теләгәнебезгә ирештек»

0

Ринат абый, тулы заллар белән гастрольләр куеп йөрисез. Сәхнәдән бер китеп, кире кайту ничегрәк, курку булдымы?

Курку булды. Килерләрме икән дип, бик озак уйладым. Миңа кадерле булган, мине яраткан тамашачылар килә. Казанда үткән 2 көндә дә минем тугры тыңлаучыларым, иҗатымны яраткан тамашачылар килделәр, аларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Югалган Ринат Рахматуллинны сәхнәгә чыгарып күрсәттем: иҗатымны, үземне.

Минем турыда нәрсәләр генә сөйләмәделәр. Үткән ел авыр булды, 2024 ел – «карма елы» диләр бит. Һәр кеше үзенең гөнаһлары өчен җавап тота. Ә минем өчен авыр ел – 2023 ел булды. Былтыр күрмәгәнем калмады минем. Быелгы елда мин чиста, саф күңелем белән, яңадан сәхнәгә кайттым. Командама, директорыма, дусларыма, туганнарыма рәхмәт. Бу – бер генә кеше эшли торган эш түгел. Монда тулы бер команда көч куйды, киләчәктә дә шушы темпта, шушы энергетика белән бары тик алга, алга, алга.

Концертта үзегезне суырып үптеләр дә, димәк, хатын-кызлар мәхәббәтен югалтмагансыз.

Хатын-кызлар ярата инде мине (көлә). Концертларыма яшьләр күп килә, урта яшьтәгеләр дә, әбиләр дә күренә. «Тормыш китабы» җырын 6нчы сыйныф укучылары да тыңлый икән, беркөнне күрсәттеләр. Ул бит инде шундый тормышчан җыр, авыррак, димәк, ничектер, күңелләренә үтеп керә. Күңелгә үтеп керерлек җырлагач, яшеме, картымы – барысы да ярата. Чөнки ул җырларны мин күңел аша үткәреп, шигырен дә, көен дә үзен язам.

Хатыныгыз Динара мондый игътибарга ничек карый, көнләшмиме?

Хатын юк, көнләшми, молодец ул. Ул – аерым тема, Динара булмаса, мин, бәлки, югалган да булыр идем. Ул миңа ышанмаса, бернәрсә дә булмас иде. Болар барысы да аның ярдәме белән эшләнде. Колониядә утырганда да, ул: «Җаным, әле безнең зур сәхнәләрдә җырлыйсы алда, син әле яраткан тамашачыңа яңа Ринат Рахматуллинны күрсәтәчәксең», – дип әйтә иде. Концерт алдыннан елады ул. Концерттан соң: «Җаным, минем хыялым тормышка ашты, син Казан сәхнәсендә үзеңне күрсәттең, рәхмәт сиңа», – ди. «Җаным, рәхмәт сиңа, рәхмәт безгә», – дидем. Ул – вообще супер.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәрхан

Ринат Рахматуллинның хатыны Динара да җырчы белән гастрольләргә йөри, хәзер ул аның төп ярдәмчесе дисәк тә дөрес булыр. Аның белән дә сөйләштем.

Динара, ничек сиңа гастрольләр тормышы, авырмы?

Куркып кына башлап җибәргән идек, барысы да әйбәт бара. Казанны гөрләттек, моннан соң башка зур шәһәрләргә, авылларга концертларыбыз белән юл тотачакбыз.

Казан концертларының икенче көне җиңелрәк үтте, беренче көнне бик кайгырган идем. Ринат та бик борчылды. Көне буе репетицияләр. Ринат өчен иң күп кайгыручы кеше мин булганмындыр.

Еладың дамы?

Әйе, шатлыктан. Шундый күп тамашачы килгән, заллар тулы, халык торып бии. Мин шатлыктан еладым, Аллаһка шөкер, ниһаять, без теләгәнебезгә ирештек. Ул үзе әйтә инде: «Мин колониядән чыккач, ышанмаган идем, Казанда, зур сәхнәләрдә концертлар куя алырмын инде», – дип. Мин аңа һәрвакыт ышана идем. Һәрвакыт: «100% ышанам, без, Аллаһы бирсә, быел Казан сәхнәсендә дәртле итеп концерт куячакбыз», – дип килдем. Чөнки аңа яки шулай кайтырга иде сәхнәгә, яки бөтенләй кайтмаска иде, чыгып та тормаска иде.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәрхан

Ир кешенең тормыштагы ярты уңышы хатыныннан тора, диләр, килешәсеңме?

Шулай инде. Ләкин мин генә тырышып, бернәрсә дә килеп чыкмас иде, Ринатның үзендә теләк булмаса. Димәк, ул үз эшен ярата, яратмаса, минем генә әйтеп торуларым, минем сүзләремне генә тыңламас иде. Безнең бер-беребезгә мәхәббәтебез көчле булганга, бер-беребезне яратканга, Аллаһыга шөкер, барысы да килеп чыкты, алга таба да шулай булсын. Әле ул үзенең урынын алачак. Ринат 2010 елларда татар эстрадасының «топ җырчысы» иде, ул үз урынына кайтачак. Бу – әле юлның башы гына.

Ринат абыйны сәхнәдән үптеләр дә.

Әйе, видеога төшердем, мин аны социаль челтәрләргә дә элеп куям әле.

Көнләшмисеңме?

Юк инде. Бәлки, ул – кемнеңдер хыялыдыр. Ринатны битеннән булса да үбү, кочаклау. Димәк, аның хыялы – Ринат. Мин кем белән яшәгәнемне беләм, һаман канәгатьсезлек белдереп, талашып торсаң, булмый. Алай итеп тормыш бармый. Киресенчә, ярдәм итәргә, җылы сүзләр әйтеп торырга кирәк.

Бигрәк зирәк, акыллы син.

Рәхмәт. Шулай да, барысы да җиңел генә барды, дип алдалый алмыйм. Берара булды минем көнләшү, Ринат колониядән чыккач. Чөнки 6 ай буена ияләшкән, ул минем белән генә сөйләшә, күрешә дип. Чыкты да, аңа барысы да сусаган иде, игътибар бик күп булды. Хәзер барысы да яхшы. Мин аның кая, кем белән йөргәнен беләм бит. Шуның өчен артык андый әйберләр белән башын катырмыйм.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәрхан

  • Ринат Рахматуллиннан тормыш дәресе: «Начарлыкларны юкка чыгар да бүгеннән яши башла!»
  • Ринат Рахматуллинның «Тормыш китабы» исемле концертыннан фоторепортаж