ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Воркутада 1 бүлмәле фатирны 50 мең сумга саталар

0

Воркута янындагы бистәдә бер кеше 1 бүлмәле фатирны 50 мең сумга сатарга куйган. Бу игълан социаль челтәрләрдә таралды. Игъланда фатир сатучы сатулашырга да әзер булуын әйтә – ягъни бәяне тагын да төшерергә әзер.

Бу игълан чыкканнан соң, озак та үтмәде, ул алынды. Хуҗа фатирын сатканмы, бәясен күтәргәнме…

Шәһәрдәге башка игъланнар да исең-акылың китәрлек бәяләр белән. Әйтик, берәү 2 бүлмәле фатирын 80 меңгә сата. Һәм бу пычранып беткән, ташландык фатир да түгел – фотолардан гадәти фатир икәнен күрә алабыз.

3 бүлмәле фатирны исә 100 мең сумга саталар.

Хуҗалар «бөтен мебельне дә калдырабыз» дип язалар – алыгыз гына.

Моның сәбәбе бик гади, билгеле. Воркута – Россия шәһәрләре арасында халык саны иң тиз кимеп барган шәһәр. 1989 елда 115 646 кеше яшәгән шәһәрдә хәзер 56 мең кеше яши. Бу – рәсми саннар, чынлыкта исә шәһәрдә 20-30 мең кеше яши, дип язалар. Күпләр бу шәһәрдә яши булып санала гына – чынлыкта инде алар күптән киткән, әмма Воркутада булып саналуларын дәвам итәләр, чөнки монда яшәүчеләргә «северный» пенсия, пособиеләр түлиләр. Сәбәп шунда гына.

Татарлар байтак – 3 процентка якын. Моның сәбәбе – кайчандыр күмер табу үзәге булган, яхшы хезмәт хакы алып булган перспективалы шәһәрдә эш урыннары юкка чыгуы. Воркута шахталары ябыла. Соңгы шахта 2037 елда ябылачак. Эш урыннары бетә, димәк, барырга урын да юк. 2040 елда бу шәһәр тулысынча юкка чыгарга мөмкин. Өстәвенә, шәһәрдә бик начар климат һәм бирегә юллар юк. Поезд белән монда бару озак, самолетлар сирәк була, ә автомобиль юллары… юк. Шуңа да Воркутада автомобильләрне сату максаты белән куып алып китү дигән күренеш юк, ди – чөнки шәһәрдән чыгу юлы юк, сатып булмый. Бары тик кышын зимниклардан – каткан елгадан гына автомобиль юлы белән барырга була, әмма гадәти автомобильләрдә алардан йөреп булмый.

Билгеле, совет заманы булса, шәһәрне аякка бастырыр өчен яңа геологик эшләр алып барып, яңа пластлар ачарлар, яңа шахталар булдырырлар иде. Әмма хәзер мондый эшләр өчен акча юк.

Шуңа да шәһәр халкы фатирын юк кына бәягә булса да сатып, китәргә ашыга. Әлегә 50 меңгә булса да сатып алучылар бар әле…