ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Башкортстанда Путин халык белән очрашканда, укытучылар аерым рәхмәт җиткергән

0

Россия Президенты Владимир Путинның Уфада халык белән очрашуы төшерелгән тулы видео чыкты. Бу очрашу күренешен «Татарстан – Башкортстан. видео» сәхифәсендә урнаштырганнар. Президент Уфа кешеләре янына аэропортка барышлый туктаган.

Вакыйга «Көрәш сарае» янында булган, анда Президентны бик күп кеше җыелып көткән. Матбугат язуынча, очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узган. Кешеләр, Путинны сәламләп: «Вы лучший!» – дип кычкырганнар, рәхмәтләр әйткәннәр. Ил башлыгы 3нче гимназия укытучыларыннан аерым рәхмәт ишеткән.

Путин кешеләргә Уфада төзелгән яңа спорт объектлары турында сораулар биргән һәм халыкның төбәктә спортны үстерү турындагы фикере белән кызыксынган, дип язалар.

Россия Президенты пәнҗешәмбе, 17 октябрьдә, Башкортстанда «Россия – спорт державасы» форумына ачылган берничә спорт объекты белән танышкан иде.