ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Кыямәт көнендә һәркемгә нинди дүрт сорауга җавап бирәсе була?

0

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында кыямәттә биреләчәк 4 сорауны әйтте.

«Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

«Кыямәт көнендә колның, 4 нәрсә хакында соралмыйча, аяклары урыныннан кузгалмас.

Алар:

– гомерен ничек үткәрүе;

– яшьлеген ничек уздыруы;

– байлыгы һәм аны каян алуы, кайда тотуы;

– гыйлеме һәм аның белән нинди гамәл кылуы турында соралыр» (имам Әт-Тирмизи).

Һәркемгә дә игелекле, имин, хәерле, бәрәкәтле гомерләр насыйп булса иде. Җомга көнебез мөбарәк булсын! Раббым ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп һәм белми кылган гөнаһ, хата-кимчелекләрен гафу итсә иде!» дип яза хәзрәт.