ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Кортлаган суыткыч юарга да чакырдылар»: клининг компаниясе хуҗасы Ләйсән күргәннәрдән

0

Тырыш, гади, клининг белән шөгыльләнүче блогер, кечкенәдән балык тотырга яратучы татар кызы. Бу сүзләр – Теләче районының Олы Нырсы авылыннан Камалтдинова Ләйсән Ислам кызы турында. Аңа 30 яшь, ул инде 9 ел клининг белән шөгыльләнә.

Без барыбыз да беләбез: җыештыру – җайлы эш түгел! Әмма, бәлки, авыл кызы булгангадыр, ул бу эштән курыкмаган.

Клининг шөгыленең уңай һәм тискәре якларын, бу бизнеста күпме акча эшләп булганын белештек.

Ләйсән апа, беренче тапкыр клининг белән шөгыльләнә башлаганда кыен булдымы?

Әйе, дөресен генә әйткәндә, җыештыру эшен башлап җибәргәндә бик тә авыр булды. Башта нәрсәләр кирәк икәнен белмисең. Ә аннары клиентларны табу кыен була. Аларны авитолардан эзләдем, ә аннары үз сәхифәмне ачтым. Җыештырганчы фатирны төшерә идем һәм җыештырып бетергәч. Шул фотоларны үз сәхифәмә кертә башладым.

Башлап җибәргәндә клининг компанияләргә шалтыратып, аларның бәяләрен белешә идем. Бик күп компанияләргә шалтыраттым, түбән бәядән башладым. Бәя арзан булгач, клиентларым булды.

Җыештыра башлаганда җирәнү хисе булдымы? Кеше фатирын җыештырганда, бәлки, хәзер дә бардыр?

Җирәнү хисе башта бар иде... Һаман да истә: бер тапкыр кортлаган суыткыч юарга чакырдылар. Ул чынлап та кортлаган иде – аның эчендә бөҗәкләр йөри иде хәтта... Ул суыткычны күргәч укшытты да әле! Тырыштым, бирешмәдем. Җиренә җиткереп, чистартып тапшырдым. Башка андый очраклар булмады.

Ә шундый пычрак урыннарны юар өчен нинди чистарткычлар кулланасыз?

Башлыча интернет кибетләрдән сыйфатлы чистарткычлар алырга тырышабыз. Андыйлар кибеттә сатылмый. Клиентлар ошата, сүз әйткәннәре юк.

Ләйсән апа, хуҗалар сез җыештырганны, нинди химияләр кулланганны күзәтеп торамы яки ачкычын тапшырып кына китәләрме?

Даими клиентларыма үзем йөрим, көненә 2 заявка алырга тырышам, һәм күбесенең ачкычлары миндә, кайберләрен хәтта әллә ничә еллар күргәнем юк. Беренче тапкырда ук ышанып, ачкычларын ясатып бирүчеләр дә бар. Кайберләре өй янындагы парковка өчен пультларын да ясатып бирде. Мин үзем генә эшләмим, булышучы кызларым да бар. Фатирны калдырып китәләр, эш беткәч, кабул итеп, акчасын бирәләр.

Көнгә икешәр фатир... Ә бер фатир җыештырырга күпме вакытыгыз үтә?

Миңа 2 яки 3 бүлмәле квартираны юарга 2 сәгать вакыт кирәк, чөнки клининг белән 8-9 ел шөгыльләнәм. Генераль җыештыру белән ремонттан соң җыештыру өчен 1 көн кирәк.

Күп еллар шөгыльләнәсез икән… Ни өчен бу эшне сайладыгыз? Хезмәтне яратып эшләгәнгәме яки хезмәт хакы күп булгангамы? Бәлки, кәгазь, компьютерга чумып утырасы булмагангадыр?

Мин, укып бетергәч, төзелеш фирмасының офисында эшләдем, анда 3-4 ай түләми торган вакытлар да булды. Фатир өчен түли алмый башлагач, икенче эш урын эзләдем. Акчалы да булсын, яраткан да булсын дидем. Апам клининг хезмәте барлыгын әйтте. Ул чакта 2 сәгать юган өчен 2000 сум алалар иде, ул еллар өчен бу – бик зур акча. Башта бик каты курыктым, ел буе шул эш турында уйлап кына йөрдем, ләкин барыбер клининг эшен башлап җибәрдем.

Эшемне бик яратып эшлим, чөнки авыл кызы булганга физик эштән дә курыкмыйм һәм яхшы хезмәт хакы да алам.

Клиентларның канәгать булмаган очраклары булдымы?

Соңгы 3-4 елда канәгать булмаган клиентлар булганы юк. Җыештыру белән шөгыльләнә башлаганда бер хәл булды. Бер әбигә кухня гарнитуры юарга бардым һәм, кайткач, кызы, пычрак калган дип, ватсапка фотолар җибәрә, шалтырата башлады. Әле ул вакытта бу эш белән шөгыльләнә генә башлаган чак. Тәҗрибәм булмагач, юып бетермәгән урыннар калган, шуңа гаеп миндә дә бар. Ул чакта 1500 сумга юган идем. Акчасын кире күчердем, чөнки янауларга чаклы барып җитте.

Канәгать булмаган клиентлар очраганда, хәтта елаган очраклар да булды! Шул вакытта клинингны ташлыйсы килә башлый...

Ләйсән апа, янаулар да булгач, дусларыгызның, туганнарыгызның фикерләре нинди?

Мин клининг белән шөгыльләнә башлаганымны әти-әнием белән якыннарым гына белде һәм терәк булдылар. Бу хакта миңа кешеләргә әйтүе уңайсыз да булды, чөнки ул вакытта клининг турында мәгълүмат аз, ихтыяҗ булмаган өлкә кебек… Язылучыларым: «Ләйсән, син кайда эшлисең соң?» дип сораучылар булды. Мин язылучылардан да күп яшердем, оялдым… Юк, клининг белән шөгыльләнүчеләр башка төбәкләрдә күп иде ул, мәсәлән, Сочида, Краснодар краенда... Кайда гына юк иде җыештыру белән шөгыльләнүчеләр, ләкин Казанда булмады. Ә хәзер Казанда ниндие генә юк!

Соңрак, бу профессия турында ишетелә башлагач, дуслар, туганнар белделәр. Хәзер мин ул эштән бөтенләй оялмыйм, чөнки клининг аркасында акчалы булдым, җылы якларга бардым, кирәк әйберләремне алдым, машинамны да алмаштырдым. Берәр офиста гына эшләгән булсам, мондый мөмкинлекләр булмас иде…

Таныш булмаган фатирга бару куркытмыймы? Төрле кешеләр була бит...

Эшне башлап җибәргән чакта гына куркыныч булды, чөнки нинди фатирга барачагыңны белмисең... Бер куркыныч хәл дә булды, ләкин мин аны сөйләргә теләмәс идем…

Бер кызыклы хәл дә булды… Бер ир-ат клиентым бар иде... Аңа җыештырырга йөргәнне хатыны белмәде, чөнки анысы көннәр буе эштә иде. Бер көнне җыештырганда, шул ир-ат: «Ләйсән, тизрәк юа алмыйсыңмы? Хатыным хәзер кайта», – ди. Мин болай да тиз юарга тырышам, ә теге һаман ашыктыра да ашыктыра... Ванна бүлмәсен юып бетергәч, кулны юарга душны ачкан идем, өскә су акты. Кыш бит – чәчне киптерергә фенны кушкан идем, хатыны кайтып керде. Нәрсә уйлагандыр инде хатыны... Үземә дә уңайсыз булды, ләкин шуннан соң шул ир-ат беркайчан да чакырмады (көлә).

Ә киләчәктә бу эшне дәвам итәргә уйлыйсызмы? Әллә бүтән өлкәгә китәчәксезме?

Бигрәк кызыклы сорау, яңа гына шуны аңладым: моның буенча уйланган юк икән. 5 еллап эшләргә исәп бар, чөнки эшемне бик яратам. Әмма киләчәктә командамны арттырырга уем бар. Ләкин үзем дә җыештырмыйча яши алмыйм, атнага 2 тапкыр эшем белән шөгыльләнәчәкмен.

Әңгәмә өчен рәхмәт, Ләйсән апа! Эшегездә уңышлар!