ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Блогер Миләүшә Зарипова Төркия йөртүчесен тирләткәнче ачуланган

0

Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшә Зарипова бу көннәрдә Төркиядә ял итә. Язылучылары аның төрек телен белү-белмәве белән кызыксынган. Ул бу сорауга үзе белән 5-6 ел элек булган хәлне искә төшереп җавап биргән.

Төркиягә баргач, үзләренә генә трансферга заказ биргән. Төркиягә килгән вакытта кунакханә шулай барсалар, кайтырга чыккач, аерым трансфер булмау сәбәпле, башкалар белән бергә утырганнар.

Шул вакытта йөртүче (яки аның янында утырып барган ир-ат – блогер тәгаен генә хәтерләми) гид хатын-кызны ярты сәгать буе талап барган. «Ул монда утырырга тиеш түгел иде, акча алырсың аннан. Акча аласың», – дип, юл буе бер сүзне кабатлап барган. Гид хатын-кыз берни әйтмәгән. Ә Миләүшә төрекчә бик яхшы аңлый, һәр сүзен аңлап, дәшми барган.

«Гидның сабырлыгына шаккаттым. Ул аңа ияләшкәнме инде, «акча сорыйм» да «сорамыйм» да дип әйтмәде. Төркиядә сорану дигән нәрсә бар инде. Аэропортка килеп җиткәч, мин бу егеткә төрекчә әйбәт чәпәдем. Битеннән мөлдерәп тир ага, аптырап калды. Нәрсә әйтергә белмәде. «Сиңа оят түгелме, мин коляскада, бәлки, акчам да юктыр. Бер генә әйтсәң, акча бирер идем, ярты сәгать талап бардың. Акча шуңа бирәсем килми», – дидем. Ул гафу үтенде. «Гафу юк сиңа. Андый оятсыз булмыйлар», – дидем», – дип сөйләде блогер.

Шулай да Миләүшә Зарипова гидка да, бу ир-атка да акча биргән. Әмма болай эшләргә ярамавын, акчасыз инвалидлар да булуы турында әйткән.

Ир-ат яшьле күзләре белән карап калган. Бу очрак әлеге ир-атка яхшы сабак булгандыр, дип ышанасы килә.