ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Температура төшерә торган дару биргәч, алты айлык бала үлгән

0

Петербургта 6 айлык сабый температура төшерә торган дару эчерткәч үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

6 айлык малай белән фаҗига 16 октябрьдә кичен фатирда була. Ата-анасы аны 24 яшьлек бала караучы кыз белән калдырып киткән. Няня – Үзбәкстан кешесе. Ул баланың теше чыгарга маташуын, шуңа күрә температурасы күтәрелүен әйтә. Шуннан соң бала караучы кыз сабыйга температура төшерә торган дару бирә.

Бераздан сабыйны көзән җыера башлый, сулыш алуы туктала. Няня «ашыгыч ярдәм» чакыра, баланың ата-анасына шалтырата.

Сабыйны Филатов хастаханәсенә алып китәләр. Кызганычка, аны коткара алмыйлар. Бала йөрәге туктаудан үлә.

Мәетне моргка озатканнар. Бала караучы хатынны полициягә китергәннәр. Аны изоляторга урнаштырганнар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.