ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Җырчы Гөлназ Солтанова һәм аның «авыр холыклы» укучылары Андрей Малахов белән очрашкан

0

Җырчы Гөлназ Солтанова 5 ел элек ябык типтагы уку-тәрбия учреждениесендә яшүсмерләргә вокал дәресләре бирә башлаган. Шушы көннәрдә ул алар белән Мәскәүдә «Привет, Андрей» тапшыруында булган.

Тапшыруга укытучылары Гөлназ Солтанова белән 4 яшүсмер килгән иде. Алар бергәләп Россиянең атказанган артисты Сергей Трофимов язган «За тихой рекой!» җырын башкарды. Тапшыруда җыр авторы белән танышу мөмкинлеге дә бар иде. Аларны күренекле артистлар алкышларга күмде.

Тапшыруны алып баручы Андрей Малахов яшүсмерләр белән таныштырды. Алар ябык типтагы уку-тәрбия учреждениесендә танышкан. Һәрберсенең тарихы катлаулы. Аларга 16, 17, 19 яшь, күпчелегенең әти-әнисе юк, әбиләре белән үскәннәр. Алар балачакта ук начар компаниягә эләгә, сукбайлыкта йөри, кайсы урлау, кайсы машина куып алып киткән өчен бирегә эләккән. Әмма аларга музыка, дингә ышану, һөнәр үзләштерү туры юлга басарга ярдәм иткән.

Андрей Малахов Гөлназ Солтанованың гүзәллегенә һәм башкарган эшенә соклануын берничә тапкыр әйтте. «Мин сезнең урында булсам, укытучыгызга гашыйк булыр идем. Әллә сез барыгыз да аңа бераз гашыйкмы?»– дип сорады ул егетләрдән. Алар исә «бераз гына түгел» дип җаваплап залны «җанландырды».

«Привет, Андрей» тапшыруында булуым белән мин бәхетле. Мин бу хакта хыялланмаган да идем. Аны ачык күңелле алып баручы, чын алып баручы буларак яраттым. Ә бүген ул мине биергә дә чакырды. Яшүсмерләргә һәм миңа «зур молодец» диде. Ул миңа һәм яшүсмерләргә соклануын әйтте. Мин аңа эмоцияләр өчен рәхмәтле», – дип яза Гөлназ Солтанова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.