ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Сәхнәгә «Тишек носки» килә

0

«Едрит-кудрит», «20 ел инде се..» программалары белән Россияне гизгән Илсөя Бәдретдиновадан бушаган сәхнәләргә тиздән «Тишек носки» киләчәк. Татарстанның артказанган артисты Фирдүс Тямаевның яңа программасы тишек носки турында. Хәрби операциядәге егетләргә концертларының күп өлешләрен багышлап, халыкны елаткан Тямаев быел яңа юнәлешкә борылган, дип аңларга кирәк. Тямаев быел күңел күтәрмәкче.

Программаның тәкъдим итү видеоролигында да кыска итәкле кызлар җилләнә. «Яшең җитсә 40ка – эшләр китә шырыкка» дип әйтәсе килде бу видеоны күргәч.

«Гарантия 100% адреналин», – дип ышандыра җырчы. Тамашачысына җырларга, еларга, көләргә, сикереп-сикереп биергә әзерләнеп килергә дә кушкан. Носкилары тишелгәнче биетмәкче бугай Фирдүс халыкны.

Афишаны караучылар Фирдүснең тишек носкиен карарга да килер инде. Аныкы, бәлки, кешечә генә тишелмәгәндер.

Гомумән, Фирдүскә носки темасы бик якын аңа. Ул социаль челтәрдә носкиен югалтуын игълан иткәч, Татарстанда төшеп калган носкиларны видеоларга төшереп, Фирдүскә юллыйлар иде. Ә бер компания хәтта бер коробка яңа носкилар да китереп бирде. Нишләтәсең, бүгенге тамашачыны «татарлар», «туган тел», «бердәмлек» темалары, тальян моңы белән генә тотып булмауны аңлаган Тямаев. Халыкка «тишек» темалары кызык.

Халык нинди – артистлары да шундый, тамашачы нинди – программасы да. «Едрит-кудрит», «Тишек носки» белән башлап җибәрик инде, берничә елдан аларга да шаккатмабыз әле.

Бу программадан соң Тямайның кушаматы үзгәрмәсә ярый инде…

ЯзарЧагым