Кеше ни өчен очкылык тота?
Очкылык тоту сәбәпләре йөклелек, артык туңу, баштагы басым арту, диафрагмаль нерв кысылу, стресс, ачлык, сусау, азыкны зур кискәләр белән йоту, коры-сары һәм йөргән килеш кенә капкалау булырга мөмкин, ди белгеч.
Очкылык тоту (икота) күпчелек очракта хәмерне артык кулланудан да булырга мөмкин. Бу турыда табиб-реабилитолог Светлана Малиновская РИА «Новости»га сөйләгән.
«Олы кеше очкылык тотуның еш очрый торган сәбәбе, сәер булса да, хәмергә бәйлелек. Хәмерне залп белән, зур йотымнар белән эчкәндә, һава күп керә, ашказаны һава шары кебек була», – ди табиб.
Аның сүзләренчә, киңәйгән ашказаны диафрагмага басым ясый, газлар аның стенкаларын тарттыра, организм шуннан котылырга маташа, шулай итеп очкылык тоту барлыкка килә.
«Йөкле вакытта зурайган аналык дифрагмага басым ясый», – ди Малиновская.
Артык туңуга килгәндә, бу очракта, мускуллар спазмы түбән температуралар йогынтысында була. Туңган шома мускуллар йомгак булып кысыла – «салкыннан качалар». Мондый очкылык тоту сабый балаларда еш очрый.
Очкылык тоту сәбәпләре ашказанында шеш, анатомик үсештә аномалияләр дә булуы ихтимал. Очкылык тоту озакка китсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.