ru24.pro
Все новости
Октябрь
2024

Гашыйк булу, дәрт, мәхәббәт сәламәтлеккә нинди йогынты ясый? Сексолог киңәше

0

Мәхәббәт – катлаулы һәм серле механизм. Әлеге хисне ясалма китереп чыгарып буламы, дигән сорауга җавап та юк. Табиб-психиатр, медицина фәннәре кандидаты, сексолог Рада Ковальцова мәхәббәтнең фәнни яктан ни икәнен һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында сөйләгән. «Известия» шул хакта яза.

«Хәзерге вакытта абсолют исбатланган: мәхәббәт биохимиясендә гормоннар комплексы катнаша, аларның һәрберсе билгеле бер реакцияләр өчен җавап бирә. Нәкъ менә гормоннар безгә чиксез бәхеттән тирән сагышка кадәр эмоциональ чайкалу бирә», – ди ул.

Табиб сүзләренчә, фәнни яктан мәхәббәт өч этапка бүленә. Беренчесе – гашыйк булу, бу чорда организмда җенси гормоннар идарә итә, аларның иң билгелеләре – тестостерон һәм эстроген. Алар гашыйк кешенең күзләре януны тәэмин итә.

Икенче этап – тартылу, кызыксыну. Бу вакытта безнең нерв системасы өчен җавап бирә торган гормоннар – дофамин, норадреналин һәм серотонин өстенлек итә. Алар йөрәкне көчлерәк типтерә, безне эйфориягә һәм кире кагуны уйлап шомлануга китерә.

Өченче этап – тирән бәйлелек. Дәртләр бераз тынгач, вазопрессин һәм окситоцин гормоннары вакыты җитә, аларны да мәхәббәт гормоннары дип атыйлар. Алар соңгы сулышка кадәр бергә булырга теләү хисен формалаштыра, ди табиб.

Сексолог азсызыклаганча, һәр организм гормоннар коктейленә үзенчә җавап бирә.

«Гашыйк кешене дәрт объектыннан бер нәрсә дә аермасын өчен, организм аңа ярдәм итә, баш сызлау, арка авыртуларны оныттыру өчен «авырту баса торган» эчке матдәләрне бүлеп чыгара», – ди табиб.

«Стабиль мәхәббәт» этабыннан бөтен организм ота. Бу вакытта барлыкка килә торган гормоннар фикерләүне көйли, психик өлкә турында кайгырта, кәефне баланста тота, тышкы стрессларны җиңәргә ярдәм итә, шул исәптән инфекцияләр һәм эштә борчуларны да. Гомумән, организмны «озак уйнарга» көйли, ди белгеч.

«Бәйлелек этабында окситоцин һәм вазопрессин бөтен эчке органнар сәламәтлеген көйли: йөрәктән – ашказаны-эчәклек трактына кадәр. Шулай итеп, мәхәббәтнең бөтен этапларының кеше организмы өчен үз өстенлеге бар», – ди Ковальцова.