5 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре
5 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 метр, урыны белән 12 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, урыны белән 0..+5˚, кайбер көньяк һәм көнчыгыш районнарда 0..-5˚, көндез +13..+18˚ градус.
Үсүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.
Агач-куакларның ботакларын кисү өчен уңышсыз көн. Кышны начар чыга торган крыжовник, роза чәчәге куаклары төбенә коры черемә һәм компост чәчәргә була. Җимеш бирә торган агачлар, җиләк куаклары утыртырга була.