«Өе янып бетәчәге төшенә кергән» – Нократ Аланы районы Урта Шөн авылында коточкыч янгын
«Кызыл әтәч» шундый инде ул: аның «телләре» бик озын, ярсу; бур керсә, әле бар җиргә кулы җитми, өйне дә күтәреп алып китми, ә ут бик тиз сине ялангач калдыра. Беренче йорт хуҗалары – Фәния һәм Рәсүл Шәйхетдиновлар өстендәге киеменнән генә чыгып чапкан, бар нәрсәләре янып беткән, күршеләре – Эльвира һәм Рәзил Нурмөхәммәтовлар өйләреннән кайбер кыйммәтле әйберләрен алып чыгарга өлгергәннәр.
«Әти-әниләргә 20 минут алдан гына килеп киттек»
Алсу Нәҗипова ул көнне янгынга кадәр 20 минут кына алдан әти-әнисенә килеп киткәннәрен әйтте. Ярты сәгать тә узмаган – янгын турында начар хәбәр алганнар.
Әти – 1955, әни 1958 елгы минем. Икәү яшиләр иде. Без Себер якларыннан күченеп кайтып салган идек ул йортны, 1996 елдан яшәделәр. Подвалын исәпләсәң, 3 катлы зур йорт, тик иминиятләштерелмәгән иде. Янгынның каян чыкканы әле төгәл билгеле түгел. Безнең монда арткы якта тышкы абзар, белгечләр шуннан башланган дип баралар, электр чыбыкларын экспертизага алып киттеләр. Күрәсең, абзардан башланып, аннары сарайга, печәнлеккә, шуннан өйгә, күршеләр йортына күчкән. Ул көнне җил котырды бит, туктап та тормады.
Фото: © Алсу Нәҗипованың шәхси архивыннан
Кичке 7нче яртылар иде бу. Әти-әниләргә 20 минут алдан гына килеп киттек, әле алар безне озатып кереп кенә киткәннәр иде. Бернинди шик тә юк иде, кем уйлаган, шул арада ут чыгар, дип. Без шушы ук авылда яшәүче кайнанама киткән идек кенә, безгә хәбәр килде.
Әти – 2нче группа инвалид, 2 тапкыр инсульт булды инде аңа. Бернәрсәсез калдылар. Әти документларын да алырга өлгермәгән, аяк киемсез чыгып йөгергән хәтта, күршеләргә кереп галошлар алып кигән. Аларга авылдан кемдер өйләренә кереп: «Хәзер үләсез бит!» – дип кычкырган. Арт яктан бакчадан күргәннәрдерме… Әти-әни йөгереп чыккан, әни ичмасам сумкасын алырга өлгергән. Әтинең акчалары сейфта иде, алар да янып беткән. Әтинең машинасы икәү иде: урамда торганын күчереп куйган, икенчесе гаражда калып янды. Мунча читтәрәк торганга, мунча гына янмыйча калган, тәрәзәләре генә кызудан ярылган иде, – дип сөйләде Алсу.
Фото: © Алсу Нәҗипованың шәхси архивыннан
«Кешеләр матди, мораль яктан да, булышып та бик ярдәм итә»
Аның фикеренчә, янгын сүндерү хезмәте начаррак эшләгән, ярдәм күрсәтү акрын барган, шуңа янгын да бик тиз колач җәеп өлгергән.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче, безнең йорт яна башлаган иде инде, күршеләрнең мунчалары якын тора, аларның мунчаларына күчте. Безнең авылдагы янгын сүндерүчеләрнең башта суы булмады. Аннары Нократ Аланыннан килгәч, бер хезмәткәр телефоннан сөйләшеп торганда, «ник сүндермисез» дип сораган идем, «икенче машинаны көтәбез» диде. Икенче машина килгәнче инде ут бик көчәйгән иде. Арттан тиз генә сүндерә башласалар, бәлки, өйләргә күчмәгән дә булыр иде, дип уйлыйм. Кичке вакыт булгач, кешеләр инде урамнан өйләренә кергән чак иде шул. Кеше күргән очракта да, анда чиләкләп су белән генә сүндерерлек түгел иде. Бик кызу, якын килерлек түгел иде.
Әти-әниләрнең кан басымы уйный шуңа борчылып, апа дарулар бирә. Әни, кешегә мәшәкать ясадык, дип хафалана инде. Авыл халкы молодцы, күмәкләшеп булыштылар. Харәбәләрне чистартканда, бөтен халык җыелды, мәктәп укучылары да бар иде хәтта. Кичә көне буе чистарттык, харәбәләрне араладык. Кешеләр кул белән дә, матди, мораль яктан да бик ярдәм итә. Трактор, машиналар – әллә күпме техника.
Фото: © Алсу Нәҗипованың шәхси архивыннан
Бертуган апам да шушы авылда яши, хәзер әти-әниләр вакытлыча анда яшәп торыр, алга таба кая торасы күренер инде. Шушы нигездә яңадан төзи башларга исәпләре бар, киләсе җәйгә башларбыз инде, – дип сөйләде Алсу.
Бәла килер алдыннан начар төшләр дә кергән аларга.
Бер атна элек начар йокладым, ямьсез төш кергән иде. Имеш, каядыр килеп эләккәнбез, бүреләр килеп чыкты, безгә ташланалар, пычак белән үтермәкче булам икән. Ә әни 2 көн элек үзен тишек носкида күргән. Апам: «Менә сиңа яңа носки, ник тишекне киеп йөрисең», – ди икән.
Күршеләрнең туганнары да төш күргән, дип сөйләделәр. Имеш, каядыр барырга җыенганнар да, «кая киттегез, анда кодаларда янгын бит» дип, аларны туктатмакчы булганнар икән.
«Өе янып бетәчәге төшенә кергән»
Икенче йорт хуҗалары – Эльвира һәм Рәзил Нурмөхәммәтовлар, мин шалтыратканда, иминият акчалары буенча гариза биреп йөриләр иде. Вакытлары тыгыз булса да, бераз сөйләшеп алырга җай чыкты. Аларның мәйданы 100 квадрат метрдан артык өйләрен янгын харап иткән.
Заманча йорт салып чыккан идек, гомер буе шулхәтле тырышып салып чыккан өй. 3 ел торып калдык.
Без анда өчәү – ирем, мин, 87 яшьлек әни яши идек. 10 минут эчендә ут күршеләрдән безгә сикерде. Кер машинасы, суыткычны, документларны алып чыктык. Янгын сүндерүчеләр, ут тагын китмәсен дип, күршеләрне саклады. Шөкер, аларга күчмәде. Җил коточкыч иде бит, янгын сүндерүчеме, хет әллә кем килсә дә, җил көчле булу сәбәпле, беркем алып кала алмас иде, – дип саный Эльвира ханым.
Хәзер алар авылда бер буш өйгә күчеп торырга ниятлиләр. Эльвира ханым әйтүенчә, янгын буласы иренә яшь чагында ук кергән булган.
– Ирем яшь чакта төш күргән булган. Боз сараенда тренер булуы һәм өе янып бетәчәге турында. Менә шул төшләре рас килде. Чыннан да, башта Кукмарада тренер булды, хәзер авылда хоккей тренеры булып эшли, – диде.
Ә Эльвира ханым үзе КФХ башлыгы икән, яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнәләр. Балалары Казанда яши, икесе дә гаиләле. Уллары да, әтисе эзеннән спорт юнәлешле институтны бетереп, Биектауда мәктәптә физкультура укытучысы, кызлары логопед булып эшләвен әйтте.
Фото: © Алсу Нәҗипованың шәхси архивыннан
«Бернинди хафа юк»
Көчле рухлы кешеләр икәне сөйләшүдән үк сизелеп тора. Шундый кайгы килсә дә, төшенкелеккә бирелми, Эльвира ханымның тавышы көр. Үлеп бетеп кайгыга төшүне кирәк тә санамый.
Без һәрвакыт позитивта, бернинди хафа юк. Янгынны да тыныч кабул иттек, берәр көн авыр булды да, хәзер тынычландык. Шулай тиеш булган, дибез, сынау шикелле кабул итәбез, аны, башыңа төшсә, бөтен кеше үтәргә тиеш. Иң мөһиме – күршеләргә китмәде. Иң мөһиме – бөтенебез исән-сау, эшлибез, Аллаһ боерса, булыр. Авыл халкына бик зур рәхмәт. Өч авыл халкы шундый булышты. Һаман да ярдәм килә. Без яңа өйгә 1 ел эчендә чыга алырбыз, дигән өметтә, – диде Эльвира ханым.
Гадәттә, олы кешеләр бик хафага төшәләр, кайнанагыз бик борчылдымы, дип сорагач та: «Бернинди паника булмады. Әни биш вакыт намазда. Дин буенча фикер йөртә ул: «Аллаһ сынау гына җибәргән, яратканнарына сынаулар бирә. Ходай ташламасын, булыр», – дип, безне дә юата әле ул», – дип җавап бирде.
Фото: © Алсу Нәҗипованың шәхси архивыннан
Әйе, бу ике гаиләне дә Аллаһ ярдәменнән ташламасын, сабырлыкны өеп бирсен, яңа йорт салырга көтелмәгән җирдән мөмкинлекләр тусын, дип телисе килә. Йорт салу никадәр чыгымлы, саллы эш икәне һәркемгә аңлашыла. Кеше өендә түгел, ә тиз арада яңадан үз йортларында тора башласыннар дип, ярдәм итсәк, аларга тагын да җиңелрәк булачак. Ил төкерсә, күл булыр, ди халык. Ярдәм итәр өчен реквизитлар түбәндә:
8-9229-000-296 – Назипова Алсу Расулевна («Сбербанк»)
8-9229-621-843 – Нурмухаметова Эльвира Муллануровна («Сбербанк»)