ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024

1 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

0

1 октябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һәм һава температурасы +5..+10˚; кайбер районнарда 0..+4˚, түбән җирләрдә 0..-2˚, көндез +18..+23˚ градус.

Кимүче ай. Ай Кыз йолдызлыгында.

Крыжовник, карлыгын һәм зелпе куакларын яшәртү өчен, карт ботакларын кисәргә. Декоратив куакларны яхшылап сугарырга. Гиацинт суганчаларын, хризантема тамырларын казып алырга. Соң өлгерә торган сортлы кәбестәне җыеп алырга һәм саклауга куярга. Балан, алма, физалис, помидор һәм татлы борычларны консервлау өчен уңышлы көн санала. Чүп үләннәренең тамырларыннан һәм туфракта кышлаучы корткычлардан котылу өчен җирне казып чыгарга. Күпьеллык чәчәкләрне кышка каплап куярга.