ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024

Гөлназ Асаева Альберт Вәлиуллин бүләк иткән күлмәкнең бәясен әйтте

0

Татар сәхнәсендә танылып килүче җырчы Альберт Вәлиуллин концертларында Гөлназ Асаева да чыгыш ясый. Аларның былтыр яздырылган «Онытылмас җыр булып» дуэты тамашачысының күңелен яулады.

Концерт алдыннан сәхнә артында блогер Олеся Лесная йөргән. «Кыйммәтле күлмәк бугай синең? Ничә сум? Каян алдың?» – дип сораган ул Гөлназ Асаевадан.

«Әйе. 210 мең бугай. Альберт абый бүләк итте», – дип җавап бирә ул.

Блогер бер очтан Альберт Вәлиуллинның да иң кыйммәтле киеме ничә сум торганы белән кызыксына. «Ул – дубленка инде, 300 мең сум тирәсе тора иде», – дип җавап биргән җырчы.