ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024

Ләйсән Гыймаева: «Сәламәт булып картаерга язсын дип телим мин хәзер»

0

«Безнең тандемда мин – җир кешесе»

Ләйсән, сез Булат белән «Кызган Казан» тапшыруын алып барасыз, төрле кызыклы видеолар чыгарып торасыз. Әле яңа клибыгыз да дөнья күрде. Боларның барысын да уйлап чыгарырга, аннан сценарийларын язарга кирәк. Сезнең өйдә иҗат процессы кайнап торадыр, әйеме?

Булат белән икебез генә дә түгел, әле бу эшләргә балалар да бик теләп кушыла безнең. Берәр көн иҗади эш белән шөгыльләнмәсәк, нәрсәдер эшләнеп бетмәгән кебек тоела башлый. Әле хәзер менә концертларыбызга әзерлек эшләре белән йөрибез. Ноябрь аенда Казанда, октябрьдә Чаллыда концертларыбыз булачак.

Болай көн саен нәрсә дә булса уйлап чыгарырга, эшләргә, видеолар төшерергә тырышабыз. Стабильлек, үсеш булсын өчен тик торырга ярамый. Үзебез генә барысына да җитешеп бетә алмыйбыз, әлбәттә, башкаларга да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә. Мәсәлән, быелгы концертларыбызның режиссеры Алмаз Гыйльметдинов. Сценариен Булат үзе язса да, Алмаз кайбер әйберләрне әйтеп җибәрә. Аның ярдәме бик зур. Әле менә Булат һәм кызыбыз Таңсылу белән бергәләп җырлый торган җырыбызга клип төшердек. Аның да режисссеры Алмаз. Тематикасы да безнең гаиләгә туры килә торган булды. Съемкаларда популяр блогерлар да катнашты.

Сез дә, Булат та иҗат кешеләре. Очыныбрак, фантазиягә артык бирелеп киткән вакытларда кайсыгыз кайсыгызны җиргә төшерә?

Безнең тандемда мин җир кешесе. Булат ул фантазиягә артык бирелеп китсә, бөтенләй чыга алмаска мөмкин (көлә). «Булат, моның барысын да эшләп бетереп булмый бит инде, тагын уйлыйк әле», – дим кайвакытта. Ул кулына гитара алса да, онытылып китеп, берәр сәгать уйнап-җырлап утыра ала. Шуңа күрә гаиләдә берең җиргә төшерүче булырга тиеш. Иҗат буенча да Булатның идеяләре күбрәк. Ул күптәннән сценарийлар яза, алып баручы буларак, тел байлыгы да зур. Булатның идеяләрен без гадәттә, бергәләп киңәшеп, тагын да үстерәбез.

Балалар тәрбиясенә килгәндә, үзара килешүебез бар-беребез ачуланганда, икенчебез кысылмый.

Фото: © Ләйсән Гыймаеваның шәхси архивыннан

Фифуньяларыгыз, Җиләк Кычыткановналар кая китте? Алардан ардыгыз кебек.

Без аларны күптәннән төшермибез инде. Әмма Җиләк Кычыткановнаны халык бик сагына. «Нишләп төшермисез?» – дип еш язалар. Кеше аларны онытмады.

Безнең бит әле Дивания Критиковналарыбыз да бар иде. Анысын Булатның төшерәсе килми башлады. «Дөньялар тыныч булмаган, сугыш барган вакытта андый әйберләр күрсәтәсем килми», – диде. Мин дә баштарак «төшерик төшерик» дип йөри идем, аннан әкренләп сүрелдем. Бәлки, берәр кайчан кире кайтарырбыз.

Булат белән актуаль проблемалар турында җырларыгыз популярлашып китте.

Без концертларыбызга да кертәбез әлеге җырларны. Узган сезон концертларында да бар иде гитарада популяр көйләр уйнап, кыска җырлар башкару. Балалар тәрбияләү, акча җитмәү турында җыр белән сөйлибез. Халык аларны күтәреп ала.

Кайбер юмор осталарыннан татар халкы проблемалы әйберләрне кабул итми, рус аудиториясе кебек түгел дигән фикер ишеткән бар.

Мин килешмәс идем. Социаль челтәрләрдә инде бик ныклап күтәреп алалар андый темаларга язылган җырларны. Концертларда да җылы кабул итәләр. Ул бит гитарага, тере тавыш белән җырлау. Әмма бер момент бар – алар азрак дөрес булмаганрак форматта бирелергә тиеш. Әгәр дә җырны җитди, тәрбияви рамкага кертәсең икән, кабул ителмәскә мөмкин. Барысын да юмор аша тапшырырга тырышабыз.

«Ярты яки бер елга юкка чыгасың икән, сине оныталар»

Соңгы арада кайбер җырчыларның «Барс Медиа»га кире әйләнеп кайтуларын күзәтәбез. Бәлки сезгә дә андый тәкъдим булгандыр.

Юк, андый тәкъдим булмады. Мин «Барс Медиа»да бик озак еллар контрактта булдым. Алар хәзер барыбер ул вакытта безгә тәкъдим иткән шартларны тәкъдим итмиләрдер. Безгә сәхнәгә чыккан гына вакытларда әлеге компания ярдәмендә үсү бик җайлы булды. Ротация өчен дә алар җавап бирә иде, җырларны танытуга да зур көч куйдылар. Хәзер үз юлыбыз белән барабыз, җырларны да үзебез сайлыйбыз, ротация ягын да үзебез кайгыртабыз. Концертларга чакырган вакытта барып җырлыйбыз, компания белән яхшы мөнәсәбәтләрдә.

Чыгышларыгыз күп булса да, соңгы елларда концертларны сирәгрәк куясыз. Акча ягы белән бәйлеме, башка сәбәпләре дә бармы?

Без, гомумән, иҗат дәверендә концертларны күп куймадык. Беренче чиратта бу балалар табып, аларны үстерү белән дә бәйле булды. Балаларны ташлап, няняга ышанып чыгып китәсе килмәде. Аларның үскәнен дә күрәсе килә бит инде ул. Соңгы вакытларда менә әкрен генә концертлар белән ныклап йөрү турында уйлый башладык. Пермь өлкәсенә чакыру килде.

Узган сезонда Башкортстан район-авылларына чыгып кайткан идек. Анда шулхәтле җылы кабул иттеләр, тагын килегез дип чакырып калдылар. Дөрес, авылларда акчасы да юк инде аның, күңел өчен, кеше белән очрашу өчен йөрисең. Гомумән башка төрле, бөтен күңеле белән карап утыра инде ул авыл тамашачысы сиңа. Кул чабуларына хәтле башка төрле аларның. Гастрольләр белән йөрү үзеңне тонуста тоту өчен дә файдалы.

Без үзебезне аншлаглар җыя торган җырчылар дип санамыйбыз, андыйлар безнең эстрадада бармак белән генә санарлык. Ләкин эшләп торырга кирәк. Бер адым артка атласаң, ике адым алга атларга кирәк. Артист социаль челтәрләр аша гына түгел, сәхнә, телевидение аша да тамашачы күз алдында булырга тиеш. Хәзер шундый заман - ярты яки бер елга юкка чыгасың икән, сине оныталар.

Татар эстрадасында эчегезне пошырган күренешләр күпме?

Бүгенге көндә һәркем үзенчә тырыша. Кемдер хайп, кемдер матур җырлары аша тырыша. Эчемне пошыручыларны мин карамыйм гына. Шоу-бизнес булгач, төрлесе очрый. Күңелгә ошап бетмәгән ситуацияләр дә булырга мөмкин. Андыйларны Булат белән икәү сөйләшеп алабыз да, онытабыз. Социаль челтәрләргә чыгарып, «миңа бу кешенең болай әйтүе ошамады» дип, гайбәт сатып утырганыбыз юк. Безнең үзебезнең дөнья, үзебезнең тормыш. Кешегә чыгаруларны, хайп ясауларны кабул итмибез. Алай кеше чәйнәп утырганчы, берәр кызыклы видео төшерәбез, яки җыр сүзләре язып алабыз без.

Эстрадада пиар да кирәктер, анысы. Бигрәк тә концертлар алдыннан яраталар бит инде берәр нәрсә уйлап табарга. Яраталармы, үзе шулай килеп чыгамы икән инде ул. Пиармы, хейтмы, дөресме-юкмы икәнен алар үзләре генә белә.

Фото: © Ләйсән Гыймаеваның шәхси архивыннан

Соңгы елларда эстрадада җырчының визит карточкасы булырдай җырлар аз языла кебек.

Хәзерге вакытта популяр җырчыларның да визит карточкасы дип әйтердәй җырлары бар. Аларны аз дип әйтеп булмый. Әмма хәзер җырны чыгарасың, ротациягә бирәсең, башкарасың, шуңа да карамастан, аның гомере элекке җырларга караганда күпкә кыскарак була. Элекке җырлар һаман да алдынгылыкны бирми. Без үзебезнең сәхифәләр аша барлык җырларыбызның да статистикасын күзәтеп барабыз. «Яшьлегем чишмәләре»нән тыш та, йөзләгән җырым бар. Әмма ул һаман да, башкаларны зур аралык белән артта калдырып, беренче урында бара. 2003 елда чыккан җырым ул минем, инде 21 ел популяр.

Хәзер элекке җырларны кире кайтарып җырлау күренеше дә популярлашты. Без дә Таңсылу белән Асаф Вәлиев репертуарыннан «Әйләнеп кайтыгыз» җырын яздырдык. Хәзерге вазгыятькә дә бик туры килә торган җыр булды ул. Башка җырчылар да элекке җырларны кайтарып җырлыйлар. Алар барыбер озынрак гомерле була. Чөнки кеше күңелендә ностальгия, җылы хисләр уяталар. Хәзерге җырлар арасында да бар бик яхшы, сыйфатлы композицияләр, әмма элеккеләре барыбер тамашачыга якынрак.

«Үз тиң ярларын табып, кияүгә чыгабыз дип әйтсәләр, сөенәчәкбез»

Таңсылуны сәхнәдә елдан-ел ешрак күрәбез. Сезне инде хәзер халык та икәүләп түгел, өчәүләп киләләр дип көтә. Аны да эстрадага ныгытып аяк басты дип уйларга буладыр.

Таңсылу җырларга бик ярата. Кечкенә чагыннан ук төрле бәйгеләрдә катнашып килде, призлы урыннар яулады Сәүдә үзәкләренең әле ачылып кына килгән чагы. Ике яшьлек кызым, шунда кергәч, беркемне күрми-ишетми, кычкырып-кычкырып җырлап йөри торган иде. «Кызым, оялтасың бит, монда булса да туктап тор инде», – дип әйтә торган идем үзенә.

Музыка юнәлешендә укырга җае булса да, башка һөнәр сайлады. Ул бүгенге көндә телләр өйрәнә. Винера Ганиева да үзенең классына укырга чакырган иде. Ләкин Таңсылу үзе башка һөнәр буенча укырга теләде. Без моңа, бер яктан, сөендек тә. Чөнки сәхнәдә музыкаль белемең булмаса да җырлап була. Ә телләр буенча ул укымыйча эшли алмаячак.

Шуңа күрә сәхнәгә ныклы адымнар белән атлавымы, юкмы икәнлеген вакыт, тамашачының кабул итүе күрсәтер. Таңсылуның үзенең дә берничә җыры бар, дуэтлар да яздырабыз. Тамашачы концертларда алкышлагач, канатлана, җырчы буласы килә. Әмма ул җырчы һөнәренең җиңел булмаганлыын күреп үскән бала. «Юлда барып, бизәнеп-ясанып, матур итеп елмаеп сәхнәгә чыгуы бигрәк авыр бит», – дип әйткән, шикләнгән вакытлары да була.

Фото: © Ләйсән Гыймаеваның шәхси архивыннан

Якын арада Таңсылу, яңа клибыгыздагы кебек, «әти әни мин кияүгә чыгам» дип кайтып әйтсә, шаккатачаксызмы?

Һәр нәрсәнең үз вакыты бар дип саныйбыз без. Безнең бит әле Таңсылудан тыш та ике кызыбыз бар. Үз тиң ярларын табып, кияүгә чыгабыз дип әйтсәләр, сөенәчәкбез. Ләкин Таңсылуның әле йөргән егете дә юк, дөресен әйткәндә. Кызлар белән очрашып, кафеларга гына барып утыралар. Шәһәрдә яшәгәч, артык танышу мөмкинлеге дә юк. Без, мәсәлән, укыган вакытларда атна саен авылга кайта идек. Кич дискотекага чыгасың. Дискотекадан соң берәр егет өйгә кадәр озатып куя. Шәһәрдә андый аралашу мөмкинлеге юк. Булса, яраткан кешесен очратып, кияүгә чыгам дип әйтсә, әлбәттә, сөенәчәкбез.

Кыз бала ничә яшьтә башлы-күзле булырга тиеш?

18дә кияүгә чыгып бәхетле булган, матур яшәүче кешеләрне дә беләм мин. 30га якынлашканда чыгып, мөнәсәбәтләре бик үк әйбәт булмаган гаиләләр дә була. Гаилә бәхете ничә яшьтә кияүгә чыгуыңа карамыйдыр ул. Иң мөһиме үзеңне яраткан кешене очрату.

Сез үзегез ничә яшьтә кияүгә чыккан идегез.

Булат белән өйләнешкәндә миңа 23 яшь иде. Мин үземне бик вакытлы чыкканмын дип уйлыйм.

«Бигрәк күңелсез яши икән болар дип уйламагыз»

Булат белән бер-берегездән арган вакытлар буламы? «Фәләненче ел кризис»лары булып алдымы?

Әле, Аллаһка шөкер, андый кризисларыбыз булмады кебек. Беләсезме, элегрәк аңлашылмаучанлык килеп чыкканда мин эндәшмичә, бүселеп йөри торган идем. Кычкыра башласам, бөтен әйтәсе килгән сүзләрне әйтеп бетерә идем дә, елый башлый идем. Яки Булат, ачуы килеп, ишекне шапылдатып ябып чыгып китәргә мөмкин иде. Хәзер мөнәсәбәтләребездә барысы да күпкә тынычрак. Нәрсә дә булса ошамый икән, бу турыда бер-беребезгә әйтәбез. Әмма элекке кебек кычкырышып аңлашулар юк. Барысын да үзара сөйләшеп хәл итәбез.

Юк, безне бигрәк күңелсез яши икән болар дип уйламыгыз (көлә). Берәр ситуациядән көлеп, төне буе йоклап китә алмыйча чыккан вакытларыбыз да була.

Сез Булатны үзгәртергә тырыштыгызмы?

Тырыштым, тырышмыйча (көлә) Бөтен хатын-кыз да кияүгә чыккан гына елларда, балалар үстергәндә ирен үзгәртергә тырыша торгандыр ул. Тегеләй эшләп карыйсың, болай эшләп карыйсың. Үзгәртергә ярамаганлыгын тәҗрибә белән, вакыт узгач кына аңлый башлыйсың.

Гаиләдә барысы да әйбәт булсын өчен һәркем үзен-үзе үзгәртергә тиеш дип әйтсәм дөресрәк булыр. Бер-береңә карата мөнәсәбәтне үзгәртергә, күбрәк елмаеп карарга кирәк. Тормыш булгач, кайбер чакта елмаясы гына түгел, күрәсе килмәгән вакытлар да була (көлә). Ирең кайтып керүгә чәй куеп, тәмле ризыгыңны пешереп торсаң, ул да сиңа икенче төрле карый башлый. Ир-ат гаилә башлыгы, акча табучы да бит инде, аңа карата хөрмәт хисләре булырга тиеш. Гаилә учагын саклау, барыбер, күбрәк хатын-кыз өстендә. Ир-ат та, әлбәттә, хатын-кызның тырышлыгын күрергә тиеш.

Фото: © Ләйсән Гыймаеваның шәхси архивыннан

«Әнкәй 3 киленен дә ярата дип беләм»

Сез өч бала тәрбиялисез. Замана чире – телефоннар, компьютерлар белән ничек көрәшәсез?

Күбрәк телефоннар белән көрәшәбез. Кайвакыт көрәшеп тә булмый. Хәзер бит өй эшләрен телефон аша ватсап төркемнәренә җибәрәләр. Уртанчы кызыбыз кич буе өй эшләрен телефонга карап эшли. Бер яктан караганда, авыр китаплар күтәреп йөрмәс өчен (китапларын мәктәптә калдырып кайталар) бу әйбәт инде. Әмма өй эшләрен телефонга карап эшләгәнче, китап ачып эшләсәләр, күпкә яхшырак булыр иде.

Ә болай телефон уеннарына артык бирелгән дип әйтмәс идем балаларыбызны. Һәрхәлдә, телефоныңны куй дисәң, алып куялар.

Фото: © Ләйсән Гыймаеваның шәхси архивыннан

Әниләрегез гел янәшәгездә. Балалар белән төп ярдәмчеләрегез алардыр.

Булатның да, минем дә әниләребез Казанда хәзер. Минем әниләр, әле әтинең вафатына кадәр Биектауга күченгәннәр иде. Узган ел әни, Биектаудагы йортыбызны сатып, Казан янәшәсендәге бистәдә йорт алды.

Дөрес әйтәсез, бер сызгыру җитә, килеп җитәләр. Балалар да хәзер бәләкәй түгел, Зәйнәпне апалары белән калдырган вакытлар да була. Аллаһка шөкер, кечкенә бала күтәреп төне буе йөри торган вакытлар инде узды. Әниләр күбрәк мәктәптән кайтуларына кайнар ризык әзерләп тору, без кая да булса киткәндә төннәрен иптәш булу өчен киләләр.

Әниләрегез Казанда булгач, кайтып йөрер җир булмау күңелне тырнап тормыймы?

Бар андый хис, яшь барган саен туган яклар сагындыра. Без чыгышыбыз белән Мөслим районы Олы Чакмак авылыннан. Әти дә, әби-бабай да, туганнарыбыз да шунда җирләнгән. Елына бер булса да кайтып киләбез. Авылда әтинең ике сеңлесе яши. Аларның хәлләрен белеп, каберләрне зыярәт кылып, чәчәкләр утыртып киләбез.

Җирсү хисе элек юк иде. Ничектер яшьлек белән ул турыда уйламыйсың. Хәзер киресенчә, гел кайтасы килеп тора, туганнар белән дә аралар якыная төште.

Булатлар гаиләдә берничә малай. Сез кайнанагыз өчен нинди килен Ләйсән? Иң яратканымы, иң усалымы?

Безнең әнкәй (мин кайнанамны әнкәй дип йөртәм) 3 киленен дә ярата дип беләм (көлә). Әнкәй белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы. Без килендәшләр белән дә үземнең туганнар белән очрашканга караганда да ешрак очрашабыз. Балаларыбыз да бергә үсте.

Әнкәй гомере буе укытучы булып эшләгән кеше. Шуңа да ул киленнәренең һәрберсенә үзенчәлекле «подход» таба белә. Олы килен белән үзенчә, аның көенчә сөйләшә ул, уртанчы килен белән үзенчә. Минем белән бөтенләй башкача аралаша. Кыскасы, бик зирәк, сабыр холыклы, тыныч хатын-кыз ул әнкәй. Ниндидер бәхәсле сораулар килеп туса да, малайлары ягына түгел, киленнәре ягына баса.

«Булатның миңа күрсәтмичә генә елаган вакытлары да булган»

Бүгенге хатын-кызлар эш атына әверелде. Шушы ыгы-зыгылы дөньяда ничек үз-үзеңә вакыт табарга?

Менә үз-үземә вакыт табыйм әле дип, сезнең белән интервьюны соңгарак күчердем бүген. Йогага барып кайттым. Җәй буе эшләдек тә, эшләдек – туйларга, никахларга бик күп чакырдылар, Сабантуйларда йөрдек. Соңгы ике елда йога белән шөгыльләнәм, ул миңа тынычланырга, үз-үземне ишетергә бик нык булыша. Атнага ике тапкыр булса да, үземә вакыт бүләргә тырышам.

Хәзерге заманда барыбызның да социаль челтәрләргә бәйле булуы сер түгел. Алар аша башка кешеләрнең тормышларын да карап барабыз. Аеруча хатын-кызлар «бу монда барган, монысы шуны эшләгән, шунда-шунда ял иткән» дип карап утырып, кызыгырга, үзенә өстәмә эшләр алып, тагын да күбрәк эшли башларга мөмкин. Тормыш мәшәкатьләре күп булса да барыбер үзең өчен берникадәр вакыт калдырырга кирәк.

Үзем соңгы вакытта йокларга ятар алдыннан кулга телефон алмый башладым. Чөнки нәкъ менә йоклар алдыннан кереп кителә социаль челтәрләргә. Йокларга бер-ике сәгать кала ватсап төркемнәрен дә карамаска дигән фикергә килдем. Көн ахырында булса да, телефоннан ял итәргә тырышам.

Фото: © Ләйсән Гыймаеваның шәхси архивыннан

Кайбер кеше «картаюдан куркам, узган гомеремне жәллим», дип әйтергә ярата. Гомер узганлыгы балалар үскәнгә карап та күренә бит инде. Сез узган гомер турында уйланасызмы?

Моннан ике ел элек миңа онкология дигән әйбер аша узарга туры килде. Үземдә шушы диагноз булуын ишеткәннән бирле, минем тормышым аңа кадәр һәм аннан соңга бүленде. Элегрәк еш кына үземне нәрсәнедер эшләп бетермәгән кебек хис итә идем. Үземнән гаеп эзләүләр дә булды. «Эх, яшьрәк чакта болай эшлисе калган», – дип, үткән гомерне дә еш искә төшерә идем. Хәзер болар барысы да арткы планга күчте. Мин бүгенге тормыш, бүгенге көн белән яшәргә өйрәндем. Чөнки иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми. Иртәгә бармы син, яшисеңме, беркем дә әйтеп бирә алмый. Картаерга язсын дип телим мин хәзер. Сәламәт, матур әбигә әверелеп, картлыкларны күрергә язсын иде әле ул.

«И, 35 яшь тулды, менә 40 тулды», – дип көрсенә торган идем. Тагын бер җыерчык өстәлгән, косметологка барып кайтырга кирәк, дип уйлый идем. Хәзер косметологларга да сирәк йөрим. Балалар тугач, фигураны кире кайтару өчен спортзалдан чыкмый идем.

Бу диагноз тормышыма мине үзгәртер өчен килгәндер. Болай гына бирелми бернәрсә дә. Чир дә болай гына килми, кешеләр дә тормышыбызда юкка гына очрамыйлар. Бу авыру да минем тормышымны 100 процентка үзгәртте.

Сез хәзер ничектер тынычланып та калдыгыз сыман.

Мин тынычланып кына калмадым, күбрәк ачылдым да. Бу хакта миңа язылучыларым да әйтә. Позитив якка үзгәрдегез дип язалар. Бу дөрестер дип уйлыйм. Тормышка башка күзлектән карый башладым.

Операцияләрне үзебездә ясаттыгыз. Чит илләргә бару мөмкинлеге булмадымы, үзебезнең табибларга ышандыгызмы?

Танышларыбыз «Германиягә барыгыз» дип әйткән иде. Әмма Германиягә бару өчен бик күп акчалар кирәк булды. Андый очракларда кемдер фатирын, кемдер машинасын сатып китә, алар гына да җитмәскә мөмкин әле. Безнең яши торган йортыбыздан башка күчемсез милегебез юк, балаларыбызның да иң кечкенәсенә ул вакытта 3 кенә яшь иде әле. Шуңа күрә бу сорау күтәрелмәде. Хәзер инде безнең Россиядә дә яхшы клиникалар бар. Мин дә үземне Казан табиблары кулына тапшырдым. Аллаһы Тәгаләгә ышандым да, табибларга ышандым.

Терелә алмасам дигән уйны башыгызга кертә идегезме? Әллә инде үзегезгә андый куркыныч әйберләр турында уйларга рөхсәт бирмәдегезме?

Яман шеш диагнозы белән очрашканда андый уйлар берничек тә килмичә кала алмый. Башта начар әйберләр генә бөтерелә, үзеңнән-үзең миңа күпме яшисе калды икән дип уйлый башлыйсың. Соңыннан, чыннан да бу чир белән авыруыңны кабул иткәч кенә, нишлим, кая барыйм дип, дәвалану юлларын эзләргә тотынасың.

Миңа бу тема буенча социаль челтәрләрдә әле дә бик күп сораулар килә. «Мин дә шундый хәлдә калдым, миңа да шундый диагноз куйдылар, нишлим» дип язган, якыннарына әйткәнче үк минем белән бүлешкән хатын-кызлар бар. Андый хатларның берсен дә җавапсыз калдырмаска тырышам. Бу диагноз турында ишеткәндә минем бит алай киңәшләр бирерлек кешеләрем юк иде.

Үзем дә беркемгә дә сиздермәскә тырышып йөрдем. Хастаханәләргә баргач та: «И, танымасалар ярый инде» дип, битлекләр киеп... Әле ярый ул вакытта битлекләр заманы иде. «Берәрсе танып алып, икенчесенә сөйләсә, бетте, бөтен кеше беләчәк» дип, гел куркып йөри идем. Нигә курыкканмын инде…. Үзем сөйләп биргәч язылучыларымнан, танышларыбыздан, гомумән чит кешеләрдән шулхәтле күп матур теләкләр килде. Алар миңа барысы да көч бирде. Шуңа күрә мин дә үземнән киңәш сораучыларга ярдәм итәргә тырышам. Иң мөһиме – үз-үзегезгә бикләнмәгез, табибларга, психологларга барыгыз, дим.

Булатны йомшак күңелле дип әйткәнегез булды. Ул үзен нык тота алдымы бу чорда?

Ул вакытларда Булат иң зур терәгем булды. Миңа күрсәтмичә генә елаган вакытлары да булган. «Әйтмәдем, сиңа күрсәтмәдем», – диде. Менә шундый вакытларда сынала да инде ул мөнәсәбәтләр.

Бу вакыйгадан соң артык борчылучан кешегә әверелмәдегезме, Ләйсән? Онкология аша узган кешеләр үзләрендә, якыннарында гел чир эзли башлый, диләр.

Операциядән соң хастаханәгә даими йөреп торылды. Башта 3 ай саен, ярты ел саен күренеп тордым. Хәзер инде елга бер барып кайтам. Анда бырыр алдыннан барыбер уйландыра,башка җирдә килеп чыга күрмәсен дип борчыласың.

Без Булат белән икебез дә намазда. Булат инде күптәннән диндә. Мин шулай ук бер 4 еллап укыймдыр. Шуңа күрә эчтә борчу булса да, бер Аллаһы Тәгалә ышанасың һәм аңа тапшырасың... Нәрсә язган, шул була инде.

Авыру кешене Аллаһка якынайтамы? Авыр хәлдә калган өчен Аллаһ Тәгаләгә рәнҗеп, үпкәләп утыручылар да була бит әле.

Һичшиксез якынайта. Башка ышанычы калмаганда, кеше Аллаһтан ярдәм сорый башлый. Әле бит баштарак табибларга да ышанып бетә алмыйсың, дөрес әйттеләрме икән, юкмы, дәвалауны дөрес билгеләделәрме дип уйлыйсың. Ә Аллаһы тәгалә ул гел синең күңелеңдә. Аннан бөтен әйберне дә сорап була.

Дингә ныгытып кереп китсәгез, берәр кайчан алдыгызга сәхнәдән китү дигән сорау килеп басмасмы?

Дингә артык кереп китү дигән әйберне мин, гомумән, аңламыйм. Аллаһы Тәгаләгә яки ышанасың, яки ышанмыйсың бит инде аңа. Керимме икән, чыгыйммы дип, урталыкта гына торып булмый. Безнең барлык җырларыбыз да мәгънәле. Без үзебезнең эшебезне яратабыз. Җырчы булу – халыкка хезмәт итү бит инде ул. Тамашачы синең җырларыңны тыңлап, кызыкларыңны карап, мәшәкать-борчулардан аз гына онытылып тора, рәхәтлек ала икән, миңа калса, моның бернинди дә гөнаһы юк.

Рәхмәт, Ләйсән, уңышлар сезгә!

Фото: © Ләйсән Гыймаеваның шәхси архивыннан