ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024

2025 елга Юллама: Ватанны саклаучылар елына нинди бурычлар куела?

0

Хөрмәтле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышта катнашучылар!

Кадерле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Халкыбызның барлык буыннары мирасына таянып, бүген Татарстан тотрыклы үсешен дәвам итә. Без туган җиребездә яшибез һәм аның иминлеге хакына максатчан эшлибез. Хезмәттәшләр белән эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытабыз, яңа мөмкинлекләр эзлибез. Гореф-гадәтләрне саклап, казанышларны арттырып, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз.

Иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый тотрыклылык, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык, шулай ук ил җитәкчелегенең һәм шәхсән Президентыбыз Владимир Владимирович Путинның ярдәме нәтиҗәсендә Татарстан ышанычлы төстә алга атлавын дәвам итә.

Республикада яшәү, эшләү, гаилә кору һәм балалар үстерү өчен уңайлы шартлар булдырылды. Без традицион рухи-әхлакый хәзинәләребез сагында нык торабыз һәм, һичшиксез, бу мирасны киләсе буыннарга югалтмыйча тапшырачакбыз.

Хөрмәтле ватандашлар!

Меңләгән татарстанлы махсус хәрби операция барышында Ватаныбыз иминлеге һәм бәйсезлеге өчен үз-үзен аямыйча көрәшә. Хәрби бурычларын намус белән үтәп, безнең сугышчылар батырлык, кыюлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтә.

Туган илебезне саклаучылар бүген бу залда утыра. Геройларыбызга ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Без сезнең белән горурланабыз!

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән башлап безнең ватандашларыбыз, үз вакытында Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын кадаган ата-бабаларыбызның шанлы батырлык үрнәкләрен дәвам иттереп, җир йөзен нацизмнан азат итә, озак көтелгән Җиңүне якынайта.

Ни кызганыч, югалтулар да бар. Ватан өчен, киләчәк буыннарның имин тормышта яшәве өчен гомерләрен корбан иткән фидакарь сугышчыларыбызның якты истәлеге күңелләребездә һәрчак сакланыр. Һәлак булганнарның якты рухын бер минутка тын калып искә алырга тәкъдим итәм.

Сугышчыларыбыз фронтның алгы сызыгында Ватаныбызны саклап көрәшкәндә, безнең төп бурычыбыз – аларның якыннары, газиз кешеләре өчен күңелләре тыныч булуын тәэмин итү. Һәлак булган сугышчыларның гаиләләре турында кайгырту тагын да мөһимрәк. Барлык ярдәм чаралары һәм ташламалар бирү катгый үтәлергә тиеш. Бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырырга ярамый. Бу мәсьәләләргә формаль караш булырга тиеш түгел.

«Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» дигән мәгълүм сүзләр бүген янә әһәмият ала. Килеп туган кыенлыкларга каршы республика халкы тагын да берләшү һәм гражданнар арасында татулыкны ныгыту, фронтка, чиктәш төбәкләрдә яшәүче ватандашларыбызга, шулай ук шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә ярдәм күрсәтү белән җавап бирә. Бу эшкә муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләребез һәм авыл хуҗалыгы оешмаларыбыз, кече һәм урта бизнес, иҗтимагый берләшмәләр, шул исәптән республиканың «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте, Россия Президенты башлангычы белән булдырылган «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы, республика ДОСААФы, «Бердәм Россия» һәм башка сәяси партияләр, волонтерлар берләшмәләре, традицион конфессияләр вәкилләре актив катнашуында дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары җәлеп ителде.

Уртак эшкә үзеннән мөһим өлеш керткән – гуманитар йөкләрне җыю һәм юллауны оештырган, шәхси автомобильләрендә азык-төлек, медикаментлар илткән, даими төстә матди ярдәм күрсәткән, маскировка челтәрләре үргән, блиндажлар өчен мичләр, тактик җиһазлар ясаган, формалы кием әзерләгән, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм иткән барлык татарстанлыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Кешеләр бу эшне ихлас йөрәктән башкара, үз тирәләренә шундый ук битараф булмаган гражданнардан, фикердәшләрдән тулы бер команда туплый. Алар арасында Казаннан Ольга Спиридонова, Чаллыдан Наталья Удальцова, Азнакай районыннан Данис Мусин, Апастан Сания Сафиуллина, Арча районыннан ирле-хатынлы Фәрит Әхмәтгалиев һәм Гөлназ Галимова, Балтач районыннан Елена Вәлиева, Чүпрәле районыннан Барис Гафуров, Алабугадан Роман Епанешников, Яңа Чишмә районыннан Илгизәр Насыйбуллин һәм Спас районыннан Артем Тюнев та бар.

Без, һичшиксез, Җиңү яулаячакбыз, геройларыбыз туган нигезләренә әйләнеп кайтачак. Аларның тыныч тормышка керешүе өчен кирәк булган барлык шартларны тудырырга тиешбез. Бу исә тулы бер мәсьәләләр комплексын хәл итүне таләп итәчәк. Шуларның иң әһәмиятлеләре махсус хәрби операция ветераннарының җәмгыять таләпләренә җайлашуы һәм аларны тернәкләндерү, эшкә урнаштыру, барлык ярдәм чараларының кичекмәстән күрсәтелүе белән бәйле.

Бу эшкә барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, республика предприятиеләре һәм оешмалары, шулай ук махсус хәрби операция ветераннарының быел оештырылган ассоциациясе һәм башка иҗтимагый оешмалар җәлеп ителергә тиеш.

Депутатлар корпусына, шул исәптән тиешле закон башлангычларын эшләү буенча да, бу эшкә актив керешүләрен сорыйм.

Хөрмәтле депутатлар!

«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», – дип язган бөек галимебез Шиһабетдин Мәрҗани. Тарихи хәтерне саклау – киләчәк буыннар алдындагы бурычыбыз. Бу безгә буыннар бәйләнешен тирәнтен тоярга, киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә.

2025 елда бөтен илебез белән без иң зур бәйрәм – совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 80 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бу Җиңү, һич арттырмыйча әйткәндә – безнең иң зур горурлыгыбыз.

Җиңүчеләр буыны алдында без түләп бетерә алмаслык бурычлы. Бүгенге көндәге уңышларыбыз ветераннарыбызның җиңү хакына фронтта фидакарьләрчә көрәшүе һәм тылда тырышып эшләве нәтиҗәсендә ирешелде.

Ни кызганыч, вакыт агышын туктату мөмкин түгел, Бөек Җиңүнең шаһитләре арабыздан китә бара. Һәр ветеран турында кайгыртуны һәм аларга игътибарны аеруча арттыру зарур.

Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә Җиңү бәйрәмен билгеләп үтүгә әзерлекне иң югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк.

Ватан каһарманнары, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм хезмәт батырлары турында хәтерне мәңгеләштерү эшен дәвам иттерү шулай ук бик мөһим.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, безнең алда торган бурычларның әһәмиятен исәпкә алып, республикада 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәм.

Үткәненә хөрмәт сакламаганның – киләчәге юк. Халкыбызның шанлы үткәне турындагы истәлекләрне кадерләп саклап, буыннан-буынга тапшыра килү, шулар үрнәгендә илебезнең хөрмәткә лаеклы гражданнарын тәрбияләү – безнең изге бурычыбыз.

Балаларыбыз аңына үтеп керү өчен көрәш барган хәзерге вакытта дошман пропагандасы йогынтысын киметү гаять мөһим. Яшь кешеләрне тискәре йогынтылы берләшмәләргә җәлеп итү, террорчылык оешмаларына тарту омтылышлары һәм аларны җинаятьләр кылуга, шул исәптән наркотик матдәләр җитештерүгә һәм таратуга күндерү җитди борчылу тудыра.

Депутатлар корпусына балигъ булмаганнарны хокук бозу эшчәнлегенә тарткан өчен кырысрак җаваплылык билгеләү буенча тәкъдимнәр кертүен сорап мөрәҗәгать итәм.

Тулаем алганда, яшьләр белән эшләү системалы һәм комплекслы башкарылырга тиеш. Бу өлкәдә яшь буын вәкилләре белән мөмкин булганча колачлы эш алып бару – гаять мөһим бурыч. Тагын бер кат әйтәм: үсмерләрнең бер генә категориясе дә игътибардан читтә калмаска тиеш.

Иң беренче чиратта, болар Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы җаваплылыгына керә. Республика һәм муниципаль хакимият органнары, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары, патриотик һәм ветераннар оешмалары белән ведомствоара хезмәттәшлек урнаштырырга кирәк. Моннан тыш, «Беренчеләр хәрәкәте» республика бүлекчәсенең мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга, махсус хәрби операция ветераннарын – заманыбыз каһарманнарын эшкә активрак тартырга кирәк.

Иҗтимагый фикер, аеруча яшьләр арасында, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм яңа мәгълүмат каналлары аша тудырыла. Мөхәррирләрнең, журналистларның һәм медиа өлкәсенең башка эшлеклеләренең һөнәри осталыгы һәм җаваплылыгы җәмгыятьтәге фикри юнәлешләрне тудыручы мәгълүматның сыйфатын һәм дөреслеген билгели. Халыкка тикшерелгән, объектив мәгълүматны үз вакытында җиткерү, ялган хәбәрләр таралуга юл куймау, медиа өлкәсендә халыкның белемен арттыру гаять мөһим. Бу эштә төп роль «Татмедиа» республика агентлыгына йөкләнә.

Хөрмәтле депутатлар!

Ватанның көче, җәмгыятебезнең нигезе – традицион гаилә кыйммәтләре.

Илебез Президенты игълан иткән Гаилә елында республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә меңнән артык чара уздырылды. Гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә эшебездә һәрчак өстенлек бирә киләбез.

«Гаилә бәхете – ил бәхете» – ди халык. Безнең гаиләләр ныграк булган саен, илебез дә ныграк, дигән сүз. Бары тик тату гаилә генә мәдәниятне, туган телне, гореф-гадәтләрне һәм милләтара дуслыкны саклау нигезе булып тора. Илебезнең һәм республиканың ышанычлы киләчәге булган балалар нәкъ шундый гаиләдә тәрбияләнә.

Гаилә – күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, һәр кешенең таянычы һәм аңа терәк булырдай теләктәш мохит. Ул традицион кыйммәтләрнең ныгый баруын, буыннар бәйләнеше дәвам итүен кайгырта.

Бу исә хезмәт династияләре – буыннан-буынга хезмәткә һәм сайлаган һөнәрләренә мәхәббәт тәрбияләнә торган гаиләләр үрнәгендә аеруча ачык чагылыш таба. Бүген залга шундый династияләр вәкилләре чакырылды: хезмәттәге офицерлар гаиләсе – әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан генерал-майор Бородин, аның Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итүче ике улы, оныклары исә махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурыч үти; өч дистәдән артык табибтан торган Мөшәрәпов-Зариповлар династиясе; гомуми педагогик стажлары 530 ел тәшкил иткән Сабировлар гаиләсе; КАМАЗдагы гомуми эш стажы 280 ел тәшкил иткән Гайфуллин-Сафиннар хезмәт династиясе; республикабыз вәкилләре буларак бөтенроссия һәм халыкара ярышларда менә инде өченче буыны уңышлы чыгыш ясаучы Шәрәфиевлар спорт династиясе. Сез – республикабызның һәм илебезнең горурлыгы! Сезгә уңышлар телим!

Хөрмәтле депутатлар!

Быелның март аенда күпмилләтле халкыбыз бердәмлеген һәм Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның илнең бәйсезлеген ныгытуга һәм үсешенә юнәлтелгән курсын хуплавын ачык күрсәтте.

Татарстанлыларга гражданлык позицияләре һәм тавыш бирүдә актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Ил Президенты тарафыннан 2030 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары турында указ кабул ителде. Төп юнәлешләргә, шул исәптән икътисадның нәтиҗәле эшләвен арттыру һәм аны кадрлар белән тәэмин итүгә, цифрлы нигезгә күчү һәм технологияләр өлкәсендә алдынгылыкка ирешүгә, яшәү өчен уңайлы, куркынычсыз инфраструктура һәм нәтиҗәле транспорт системасы булдыруга, әйләнә-тирә мохит һәм экология турында кайгыртуга, кешеләрнең иминлеген һәм сәламәтлеген ныгытуга, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга, шулай ук гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә, ана һәм бала мәнфәгатьләрен кайгыртуга кагылышлы яңа илкүләм проектлар эшләнде.

Барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының бурычы – илкүләм проектларда республиканың актив катнашуын һәм аларның үтәлүен тәэмин итү.

8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче чакырылышы сайланды. Аның алдында, заман куйган сынауларны исәпкә алып, Россия дәүләтчелеген ныгыту, тарихи гаделлекне саклау, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итүгә юнәлтелгән мөһим бурычлар тора.

Эшегез белән сез сайлаучыларның ышанычын акларга тиешсез.

Киләсе елда Татарстан Республикасы Рәисен, шулай ук җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау булачак.

Татарстанның киләчәк үсеше һәм гражданнарның иминлеге дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең, депутатлар корпусының бердәм һәм һөнәри осталык югарылыгында эшләвенә бәйле.

Халык белән даими бәйләнештә тору, барлык мөрәҗәгатьләргә тиз арада һәм тиешенчә җавап бирү гаять мөһим. Элемтәнең, аралашуның барлык мөмкин булган юлларыннан, шул исәптән социаль челтәрләрне, шулай ук «Халык контроле»н, «Инцидент-менеджмент»ны, Кара-каршы элемтә платформасын да файдаланырга кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Илебезгә туктаусыз басым ясалу шартларында Татарстан күп кенә юнәлешләрдә көчле «мәгълүмати һөҗүм»гә дучар була.

Куркыту, эчтән таркату, көчсезләндерү омтылышларына без халкыбызның бердәмлеге һәм тупланганлыгы белән җавап бирәбез.

Республика милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм ныгыту үрнәге булды һәм булачак. Буыннан-буынга күп гасырлар дәвамында туплана килгән олы тәҗрибәгә таянып, җәмгыятебездәге тотрыклылыкны тәэмин итә торган нигезләрне – рухи һәм әхлакый хәзинәләребезне, милли гореф-гадәтләребезне һәм туган телләрне саклау өчен зур тырышлык куябыз.

Традицион дини конфессияләргә ярдәм күрсәтүгә һәм динара багланышларны ныгытуга аерым игътибар бирелә. Республика башкаласында Җамигъ мәчетен төзү һәм Казан Богородица монастырен торгызуны дәвам иттерү, шулай ук туган телләрне, мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау турында карарлар кабул ителде. Бу юнәлештә Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, республиканың Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкчелегендәге махсус комиссия, Татарстан халыклары ассамблеясе, милли-мәдәни берләшмәләр зур эш башкара.

Төрле халыкларның милли мәдәниятен якынайтуга Каюм Насыйри зур игътибар биргән. Бу хәзер дә бик актуаль. Киләсе елда без атаклы тел галиме һәм язучының тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Юбилей чараларын лаеклы дәрәҗәдә уздыру мөһим.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Ил җитәкчелеге йөкләмәсе нигезендә Татарстан Россия Федерациясенең тышкы сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнаша.

Бу елда зур халыкара чаралар күп уздырыла. Алар арасында: «Киләчәк уеннары» фиджитал-турниры, БРИКС илләре спорт уеннары, Татарстанга чит илләр вәкилләре делегацияләре визитлары, республиканың чит илләрдәге бизнес-миссияләре.

XV «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын уздыру әһәмиятле вакыйгалар булды. «KazanForum»да теркәлгән катнашучылар һәм кунаклар саны дөньяның 87 иленнән килгән 20 мең кешедән артып китте.

Бу исә күп кенә чит ил партнерларының илебез белән хезмәттәшлекне ныгытырга әзер булуын раслый.

Октябрь аенда Казанда XVI БРИКС Саммиты узачак, хәзерге дөнья өчен аның әһәмияте гаять зур. Бу олы вакыйгага әзерлек эшләрен тәмамлау алдында торабыз. Күпсанлы кунаклар киләчәк, халыкара мәйданда игътибар артачак – тагын бер кат безгә күрсәтелгән ышанычны акларга һәм барлык чараларны иң югары дәрәҗәдә уздырырга тиешбез.

Кытай партнерларыбыз белән үзара хезмәттәшлекне, беренче чиратта сәүдә-икътисадый һәм инвестицияләр кертү өлкәләрендә, киңрәк җәелдерү мөһим. Ел саен Казанда уздырыла торган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы бу өлкәдә отышлы эшчәнлек мәйданчыгы булырга тиеш.

Россиянең һәм аның төбәкләренең мөселман дәүләтләре белән багланышларын үстерүдә Татарстанның роле елдан-ел арта бара. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән сәүдә-икътисадый, фәнни-технологик, социаль һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуны дәвам иттерергә кирәк.

Партнерлык финанславы инструментларын куллануга кертү мөһим юнәлеш булып тора. Бу ислам дөньясы илләре белән уртак проектларны гамәлгә ашыруга һәм аларның инвестицияләр кертүенә ярдәм итәчәк.

Банкларга, руханиларга һәм мәгариф оешмаларына, депутатларга, дәүләт хакимияте органнарына белгечләр әзерләү һәм халыкка белем бирү, оешмалар эшчәнлегенең хокукый нигезләрен һәм стандартларын булдыру, бердәм финанс экосистемасы кысаларында классик инструментлар белән партнерлык финанславы шартлары арасында тигезлек урнаштыру буенча актив эшчәнлекне дәвам иттерергә кирәк.

Якын чит илләр һәм Россия төбәкләре белән икътисадый һәм мәдәни партнерлыкны ныгыту өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Дәүләт органнары белән беррәттән бу эштә Сәүдә-сәнәгать палатасы, Иҗтимагый палата, Фәннәр академиясе һәм эшлекле ассоциацияләр әһәмиятле роль уйный.

Ватандашлар белән эшләү, шул исәптән безнең предприятиеләр һәм оешмалар белән берлектә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту һәм яшьләр проектларын үстерү зур игътибар таләп итә. Бу эштә Бөтендөнья Татар конгрессы төп роль уйный. Үзгәрүчән шартларны исәпкә алып, аңа милләттәшләр белән эшләү формаларын камилләштерүгә әһәмият бирергә кирәк.

Халыкара һәм төбәкләр юнәлешләрендә парламентара хезмәттәшлекне үстерүне дәвам иттерү зарур.

Хөрмәтле депутатлар!

Россия Федерациясе Президентының һәм Хөкүмәтенең ярдәме, республика предприятиеләренең һәм хакимият органнарының килешенгән, системага салынган эше икътисад өлкәсендә уңай динамиканы сакларга мөмкинлек бирә. Үсеш юлын дәвам итәргә кирәк. Бу ел йомгаклары буенча тулай төбәк продукты күләмен 5 трлн сумга җиткерү – безнең бурычыбыз.

Барлык тармак предприятиеләренең өзлексез һәм нәтиҗәле эшен тәэмин итү төп бурычларның берсе булып кала. Хакимият органнарына бизнеска, шул исәптән ярдәм чараларыннан файдалануда, продукция һәм комплектлау җиһазларын китерү логистикасын төзүдә, инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда, импортны алмаштыру производстволарын оештыруда, яңа технологияләрне кулланышка кертүдә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда мөмкин булганча зур ярдәм күрсәтүне туктатмаска кирәк.

Нефть, газ һәм химия комплексы республика икътисадының нигезен тәшкил итә.

Тармакның әйдәп баручысы – «Татнефть» компаниясе – үзенең фәнни базасын үстерү, нәтиҗәләр бирәчәк дип саналган юнәлешләргә – биотехнологиягә, энергиянең альтернатив чыганакларына инвестицияләр кертү, кадрлар әзерләү өчен шартлар булдыру (Югары нефть мәктәбе, «Мәктәп биолабораторияләре», «Татнефть ТИҮ вәкилләре»), үз экология программасын гамәлгә ашыру буенча актив эшләвен дәвам итә.

Узган елда республикада 35,2 млн тонна нефть чыгарылды. 24 млн тоннага якын нефть чималы эшкәртелде.

Нефть эшкәртү предприятиеләре, илебездә җитештерелгән яңа җиһазларны һәм технологияләрне файдаланып, яңа производстволарны эшләтеп җибәрү буенча проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәләр. Әйтик, «ТАНЕКО» быел елына 1,2 млн тонна егәрлектәге икенче гидрокрекинг җайланмасын эшләтеп җибәрүне планлаштыра.

«Түбән Кама нефтехим»да «СИБУР» компаниясе этилен, бензол һәм пропилен җитештерү егәрлеген чынлыкта ике тапкырга арттырачак ЭП-600 олефин комплексы проектын эшләтеп җибәрү стадиясенә чыкты, гексен (хәзерге вакытта чит илләрдән кертелә торган чимал) җитештерү проектын, шулай ук «Казан органик синтез»да тыгызлыгы зур булган полиэтилен җитештерү егәрлеген 20 процентка арттыру – елына 660 мең тоннага җиткерү проектын гамәлгә ашыра. Шулай ук Түбән Камада химия тармагының белем бирү-җитештерү кластерын булдыру буенча эш алып барыла, Казанда «СИБУР»ның НИОКР-үзәген төзү эшләре башланды. Бу исә нефть химиясе продукциясен эшкәртү кластерын үстерүгә көчле этәргеч бирәчәк. «СИБУР» компаниясенә республиканың үсешенә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыруы өчен рәхмәт сүзләремне җиткерергә телим.

«Аммоний» компаниясе «Аммоний 2.0» проектын гамәлгә ашыруга керешә һәм продукция төрләрен киңәйтә бара. Бу – шәһәрнең күпчелек халкын эш белән тәэмин итеп, квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә торган предприятие үрнәге, ул Менделеевск шәһәре үсешенә зур өлеш кертә.

КАМАЗ (ул быел завод төзелә башлауга 55 ел тулуны билгеләп үтәчәк) машина төзү тармагында актив рәвештә яңалыклар кертә. Узган елдан бирле магистраль юлларда йөри торган пилотсыз тягачлар М-11 «Нева» трассасында йөк ташый. Быел КАМАЗның пилотсыз машиналары 18 берәмлеккә җиткереләчәк. М-12 һәм М-4 «Дон» трассаларында автоном хәрәкәткә сынау уздыруны киңәйтү планлаштырыла.

Моннан тыш, автогигант тарафыннан булдырылган Электроника һәм электр энергиясе чыганагы үзәгендә водород ягулыгында эшли торган автобуслар һәм йөк автомобиленең сынау берәмлеге эшләнде, водород ягулыгы элементлары булган энергия җайланмаларын илдә җитештерү буенча эш алып барыла, үзебездә чыгарылачак «АТОМ» электромобиле проектын эшләү төгәлләү алдында тора. Серияле җитештерүне киләсе елда башлау күздә тотыла.

КАМАЗның ярдәмче предприятиесе – «ЦФ КАМА» комплектлау детальләрен туплау эшен дәвам итә. Быел биредә беренче буларак илдә җитештерелә торган автоматлаштырылган тизлек күчерү тартмасы прототибы җыелды. 2025 елда җитештерүне башлап җибәрү планлаштырыла.

«Соллерс» компаниясе тарафыннан коммерциячел нигездә «Атлант» җиңел йөк машиналарын (елына 30 меңгә кадәр) һәм дизель двигательләре (елына 50 мең) җитештерүнең тулы циклы башкарыла. Предприятиегә автомобильләр һәм двигательләр җитештерүне туплау буенча алган йөкләмәләрен үтәргә кирәк.

«Ростех» холдингы предприятиеләрендә планлы үсеш дәвам итә.

Казан авиация заводында Ту-214 очкычлары җитештерүне яңартып кору буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Предприятиегә яңа җитештерү егәрлекләрен – ахыргы җыю, югары температура белән эшкәртү һәм өслекләр, механик эшкәртү цехларын файдалануга кертү эшен төгәлләргә кирәк.

Казан вертолет заводы вертолетлар җитештерүне яңартып коруны киңәйтү һәм технологик яңарту проектын гамәлгә ашыруны төгәлли. Иң зур җитештерү һәм уку-укыту үзәге эшли башлады, җитештерүнең яңа корпуслары төзелде. Завод «Ансат» вертолетын чит илләрдән кертелә торган детальләре тулысынча илдә җитештерелә торганнарга алмаштырылган рәвешендә базарга чыгару буенча барлык процедураларны төгәлләргә тиеш. Киләсе елда шулай ук заводта Ми-34 вертолетының яңа төрен чыгару турында карар кабул ителде.

«ПОЗиС» компаниясе гражданнар өчен югары технологияле модельләр рәтен үстерү һәм киңәйтү юнәлешендә эш алып бара. «Ростех» компаниясенә һәм шәхсән Сергей Викторович Чемезовка нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре продукция чыгаруны арттырды. Хезмәт коллективларының тырышлыгы нәтиҗәсендә дәүләтнең оборона заказы тулы күләмдә һәм билгеләнгән срокларда үтәлә. Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренә мөһим һәм кирәкле эш башкарганнары өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Haier компаниясе узган елда техниканың 100 төрле яңа моделен җитештерә башлады, ноябрь аенда Татарстанда су җылыту җайланмаларын елына 500 мең данә җитештерәчәк бишенче завод эшкә керешә.

«Казан компрессор машиналары»нда ГМС төркеме Россиядә сыегайтылган табигый газ технологияләре өчен зур тоннажлы компрессорларның яңа линиясен җитештерүне үзләштерде, Зеленодольскида сыегайтылган табигый газ экспортлаучылар мәнфәгатьләрендә компрессор агрегатларын сынау комплексын төзү буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыруга кереште.

«ТЭМПО» компаниясе 30 мең тонна металл эшләнмәләр сыйдырышлы логистика комплексын куллануга кертте, КАМАЗ өчен комплектлау җиһазлары чыгару буенча яңа цехка станок җиһазлары сатып алынды һәм ул эшли башлады. Шулай ук шудыру подшипниклары җитештерү һәм портларда елына 900 мең тонна продукция уздыра торган үзәкләр төзү кластеры проекты гамәлгә ашырыла.

Мөслим районының «Агромастер» компаниясе үз продукциясен ил эчендә һәм илдән читтә уңышлы сата. Предприятие Россиядәге культиваторларның яртысыннан һәм чәчү комплексларының чирегеннән артыгын җитештерә.

«РариТЭК» автомобиль заводы инвестицияләр күләме 27 млрд сум тәшкил иткән газ моторлары һәм махсус техника җитештерүне киңәйтү, шулай ук компонентларны туплау буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга керешә.

Энергетикада киң колачлы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Ел азагына кадәр Казанның 2 нче җылылык-электр үзәгенең пар казанын һәм Казанның 3 нче җылылык-электр үзәгенең 50 МВт егәрлекле пар турбинасын яңартып кору эше төгәлләнергә тиеш. 2025–2027 елларда Түбән Каманың 1 нче җылылык-электр үзәгендә гомуми егәрлеге 467 МВт тәшкил иткән пар турбиналарын алыштыру эше дәвам итә.

«Татэнерго» компаниясенә Зәй дәүләт район электр станциясенең һәм Чаллы җылылык-электр үзәгенең генерацияләү егәрлекләрен яңартып коруга юнәлдерелгән тиешле карарларны кабул итүне тәэмин итү зарур.

«Челтәр компаниясе» быел «Сокуры»дагы 110 кВ ярдәмче станциясен төзү һәм 220 кВ «Тойма-2» ярдәмче станциясен үзгәртеп кору эшләрен төгәлләячәк. Система төзүче территориаль челтәр оешмасы буларак, «Челтәр компаниясе»нә, әйдәүче сәнәгать предприятиеләрен электр энергиясе белән ышанычлы тәэмин итү өчен, үз статусын югалткан территориаль челтәр оешмалары карамагындагы электр челтәрләре объектларын берләштерүне тәэмин итәргә кирәк.

Республикада 2019–2028 елларга газлаштыру буенча төбәк программасын (гомуми финанслау күләме 23,9 млрд сум тәшкил итә) үтәү дәвам иттерелә. «Газпром» акчасы хисабына 3,4 млрд сумлык Газ кертүне үстерү программасы гамәлгә ашырыла.

Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә үтәлә торган газ кертү программасы кысаларында «Газпром трансгаз Казан» компаниясе 2021 елдан башлап газүткәргеч торбаларны 26 меңнән артык йорт хуҗалыгына китереп җиткерде.

Быел Владимир Владимирович Путин тарафыннан коммерциячел булмаган бакча ширкәтләренә газ уздыру турында карар кабул ителде.

«Газпром» компаниясенә һәм шәхсән Алексей Борисович Миллерга республиканың сәнәгать һәм социаль объектларын газ белән тотрыклы һәм ышанычлы тәэмин итүе өчен рәхмәт сүзләремне җиткерергә телим.

Предприятиеләрнең, транспорт һәм социаль инфраструктура объектларының сәнәгать һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим мәсьәлә булып кала. Хокук саклау органнарының килешеп эшләве нәтиҗәсендә террорчылык һөҗүмнәре үз вакытында ачыла һәм туктатыла. Предприятиеләр җитәкчеләренә бу мәсьәләдә сизгерлекне киметмәскә кирәк, өстәмә саклык чаралары күрелергә тиеш.

Гомумән алганда, иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре бүген алгы планга чыга. Республикада бик күп чаралар уздырылу белән бәйле рәвештә алар аеруча актуальлек ала. Бу эш өчен төп җаваплылык Эчке эшләр министрлыгына йөкләнә. Бүгенге көндә кадрларга җитди кытлык булу сәбәпле, Министрлыкта эшләүче хезмәткәрләргә эш күләме икеләтә һәм хәтта өчләтә арта.

Республика Хөкүмәтенә депутатлар корпусы белән берлектә законнар нигезендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеген карау мәсьәләсен эшләүне йөклим. Шулай ук республика предприятиеләренә һәм оешмаларына бу мәсьәләдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәм. Эчке эшләр министрлыгының эше – ул, беренче чиратта, безнең һәм якыннарыбызның иминлеге.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Предприятиеләрнең киләчәк технологик үсешенең нигезен фән һәм югары квалификацияле кадрлар тәшкил итә.

Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында республикада Татарстанның белем бирү һәм фәнни тикшеренү мөмкинлекләрен арттыру, яшь галимнәрне тармакта эшләүгә җәлеп итү һәм аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук фән һәм сәнәгать хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча гаять мөһим эшләр башланды.

Биредә, беренче чиратта, Владимир Владимирович Путин йөкләмәсе нигезендә төзелгән Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү турында сүз бара. Республикада әйдәүче университетлар һәм тармакка бәйле система төзүче предприятиеләр базасында шундый алты проект гамәлгә ашырыла.

Хөкүмәткә Фәннәр академиясе белән берлектә, кызыксынган сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлектә алдынгы яңа инженерлык мәктәпләрен төзү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк.

Гомумән алганда, яңа шартларга җайлашырга сәләтле инженерлар әзерләү югары технологияле эшкуарлыкның үсеше белән тыгыз бәйләнештә алып барылырга тиеш. Алдынгы инженерлык мәктәбен тәмамлап чыгучы һәрбер егет-кызның диплом эшенең, квалификация проектының баштан ук предприятиеләребез һәм үсеш институтлары катнашында яңа стартап булу мөмкинлеген күздә тотып әзерләнүе шарт.

Моннан тыш, аддитив технологияләр, пилотсыз транспорт һәм ясалма интеллект өлкәсендә республикада компетенцияләр буенча өч фәнни-координация база үзәген төзи башладык.

Эштә ярдәм һәм таяныч булачак шундый ук үзәкләрне башка перспектив юнәлешләр буенча да төзергә кирәк.

Фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә чыгымнарны арттыру буенча ил Президенты тарафыннан куелган бурычларны үтәү өчен икътисадның реаль секторының илдәге технологик яңалыкларга ихтыяҗын булдыруга карашны катгый үзгәртергә, акыл эшчәнлеге нәтиҗәләрен һәм матди булмаган активларны хуҗалык эшләрендә куллануга активрак кертү, фән һәм тикшеренүләр өлкәсенә талантлы белгечләрне һәм өметле кадрларны җәлеп итү өчен шартлар тудырырга кирәк.

Хөкүмәткә Фәннәр академиясе белән берлектә ел ахырына кадәр әлеге юнәлештә төбәкләрдәге иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнүне, республика программаларына һәм алар белән идарә итү системасына тиешле үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләүне йөклим.

Безнең мөһим бурычыбыз – предприятиеләрне хезмәт ресурслары белән тәэмин итү.

Мигрантлар санын киметү әлеге өлкәдә вазгыятьнең тагын да кискенләшүенә китерергә мөмкин. Зур предприятиеләребезнең уңай тәҗрибәсен исәпкә алып, чикләүләр кертү урынына мигрантлар белән эшне тәртипкә салырга һәм аны комплекслы төстә алып барырга кирәк. Мигрантларның торак мәсьәләләрен хәл итү һәм аларны укытуны оештыру белән беррәттән, аларның хокук тәртибен саклавын, безнең территориядә яшәгән чорда үз-үзен тоту кагыйдәләрен, шулай ук хезмәт шартнамәләре таләпләрен үтәвен контрольдә тотарга кирәк.

Дәүләт Советы депутатларына Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә чит ил гражданнарының яисә гражданлыгы булмаган затларның Россия Федерациясе территориясендә яшәү режимын тәэмин итү һәм мигрантларга эшкә урнашырга ярдәм итүче рекрутинг агентлыклары эшчәнлеген җайга салу өлкәсендә, шулай ук чит ил гражданының хезмәт шартнамәсе таләпләрен үтәмәгән өчен хезмәт эшчәнлеге алып баруга патентын алу турында тиешле закон проектлары әзерләүләрен сорап мөрәҗәгать итәм.

Моннан тыш, Хөкүмәтебезгә предприятиеләребез, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары белән берлектә мәктәпләрдә системалы төстә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү эшен оештырырга кирәк. Соңгы елларда 9 сыйныфны тәмамлаучыларның саны артуын исәпкә алганда, бу эш аеруча мөһим булачак.

Икътисадның реаль секторы белән мәгариф учреждениеләренең үзара хезмәттәшлек алып баруына уңышлы үрнәкләр дә бар. «Татнефть», «Газпром», «СИБУР», «Челтәр компаниясе», «Татэнерго» оешмалары һәм Зеленодольскиның Горький исемендәге заводы нәкъ менә шундыйлардан.

Урта һөнәри белем бирү системасын яңартып кору таләп ителә. Көллиятләрдә уку абруйлы саналырга тиеш. Белгечләрне, предприятиеләрнең һәм инвестиция проектларының ихтыяҗларын исәпкә алып, максатчан рәвештә әзерләргә кирәк.

Машина төзү тармагында кадрларга кытлык зур.

Мәгариф һәм фән министрлыгы предприятиеләр белән берлектә укырга кабул итүнең контроль саннарын арттыру һәм уку йортларын тәмамлаучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча тәкъдимнәр әзерләргә тиеш.

Шуның белән беррәттән, эшче һөнәрләрне популярлаштыруга аерым игътибар бирергә кирәк. Предприятиеләр, шулай ук мәгариф оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары әлеге юнәлештә актив эш алып барырга тиеш.

Без бүген залга эшче һөнәр ияләрен чакырдык. Алар арасында «ПОЗиС» заводының бер үк цехында 52 ел эшләгән Сәет Әхмәтшин; «Казанкомпрессормаш» заводында 50 елдан артык хезмәт куючы токарь Геннадий Евтеев; Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең слесаре-инструментчысы, республиканың атказанган машина төзүчесе Миләүшә Котдусова; «Татэнерго» компаниясенең иң яхшы рационализаторы, пар турбиналары машинисты, әлеге тармакта 40 елга якын эшләүче Аркадий Блинов бар.

Яшьләребез дә алардан калышмый. Казан дары заводының җиһазлар төзекләндерү мастеры Руслан Ишмәтов хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мөмкинлеге биргән бик күп рационализаторлык тәкъдимнәре авторы булып тора; Әлмәт районыннан 22 яшьлек Айдар Әшрәпов Россиянең иң яхшы токаре дип танылды.

Эшче һөнәр ияләренә олы рәхмәтемне белдерәм. Сезгә киләчәктә дә хезмәтегездә зур уңышлар телим.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Хөрмәтле предприятиеләр җитәкчеләре!

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттырмый торып, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итеп булмаячак.

Җитештерү процессларын роботлаштыру, автоматлаштыру һәм цифрлы нигезгә күчерү өлешендә шактый зур резервларыбыз бар.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» яңа федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында тармак министрлыкларына җаваплы предприятиеләр һәм оешмалар белән берлектә тиешле эшне оештыру зарур.

Социаль өлкәдә эшләүче барлык дәүләт оешмалары һәм муниципаль оешмалар Илебез Президенты йөкләмәсе нигезендә шулай ук әлеге федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашырга тиеш.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Инвестиция проектларын тормышка ашыру – киләчәктә икътисад үсешен тәэмин итүче төп факторларның берсе.

Аерым затларны инвестицияләр кертүгә (беренче чиратта технологик секторга) кызыксындыру максатларында югары процент ставкалары билгеләнү шартларында министрлыклар, ведомстволар һәм җирле үзидарә органнары ташламалы өстенлек бирүче зоналарның, сәнәгать парклары инфраструктураларының һәм тиешле ярдәм инструментларының максималь дәрәҗәдә файдаланылуын тәэмин итәргә тиеш.

Республикада «Алабуга» махсус икътисадый зонасы нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Биредә 39 завод-резидент уңышлы гына эшләп килә, 17 меңнән артык эш урыны булдырылды, инвестицияләрнең гомуми күләме 317 млрд сумнан артып китте.

«Алабуга»да технологик үсеш һәм читтән кертелә торган товарларны алмаштыру буенча эшләнмәләр уйлап табуга һәм проектларны тормышка ашыруга үз инвестицияләрен кертүне арттыру, шулай ук резидентлар өчен «Алабуга-политех» көллияте базасында кадрлар әзерләү буенча актив эш алып барыла. Бүгенге көндә биредә 5,5 мең студент белем ала, 2025 елга аларның санын 10 меңгә җиткерү планлаштырыла.

«Иннополис» махсус икътисадый зонасында 338 компания эшли, 10 меңгә якын эш урыны булдырылды, инвестицияләрнең күләме 191 млрд сумнан артты. Быел биредә безнең стратегик партнерыбыз – «Росатом» дәүләт корпорациясе тарафыннан төзелгән Идел буендагы иң зур Белешмәләр белән эшләү һәм аларны саклау үзәге ачылды.

«Мастер» Кама индустриаль паркы һәм «Химград» технополисы илебезнең эре җитештерү мәйданчыклары булып тора.

Тулаем алганда, сәнәгать парклары буенча, резидентлар, эш урыннары, предприятиеләрнең товар әйләнеше һәм саны ягыннан да уңай динамика күзәтелә.

Без яңа резидентлар һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен аларның инженерлык инфраструктурасын үстерү һәм яңартып кору эшен дәвам итәчәкбез.

Алгарышлы үсеш территорияләрендә дә резервларыбыз бар. Түбән Кама, Чистай, Менделеевск районнары башлыкларына, ташламалы чор тәмамланганчы, үз йөкләмәләренең үтәлешен тәэмин итү зарур.

1119 нчы карар кысаларында республикада индустриаль парклар һәм махсус икътисадый зоналар объектларын төзү һәм яңартып коруга чыгымнарны каплау иң нәтиҗәле һәм кирәкле инструмент булып тора. Россия Федерациясе Хөкүмәтенә әлеге ярдәме өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Мөһим юнәлешләрнең берсе – кече һәм урта бизнесны үстерү. Федераль һәм республика дәрәҗәсендә күрсәтелгән ярдәм чаралары нәтиҗәсендә ел саен әлеге сегментта предприятиеләрнең, мәшгульләрнең саны һәм товар әйләнеше арта бара, аның күләме беренче тапкыр 2,5 трлн сумнан артып китте.

Кече һәм урта эшкуарлыкның үсешен тәэмин итү өчен гамәлдә булган ярдәм чараларының нәтиҗәлелеген арттырырга, бизнес таләпләрен исәпкә алып, яңа алымнар уйлап табарга кирәк. Биредә өстенлекле өлкәләргә: сәнәгать, туристлык, креатив индустрия тармакларына һәм кече технологик компанияләргә аеруча зур игътибар бирү зарур.

Интернет-мәйданчыклар, Республика маркетинг үзәге аша сату базарларын киңәйтү һәм экспорт мөмкинлекләрен арттыру, эре һәм кече бизнесның үзара хезмәттәшлеген ныгыту буенча эшне дәвам итү кирәк.

Кече һәм урта бизнесны үстерү өчен республикабызның барлык районнарында диярлек эшләп килүче муниципаль сәнәгать паркларының мөмкинлекләреннән тулы күләмдә файдаланырга кирәк. Бу аеруча эшкәртү сәнәгатенә карый.

Соңгы елларда республикада үзмәшгульләрнең режимын билгеләү максатларында уздырылган тәҗрибә кысаларында зур эш алып барыла. Безнең бурыч – аларның икътисадый активлыкларын тәэмин итү һәм киләчәктә бизнесның бер категориясеннән икенче категориясенә күчүенә ярдәм итү.

Бай традицияле Татарстан төбәгендә күп кенә үзмәшгульләр халык сәнгать һөнәрчелеге, кәсепчелек һәм декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнә. Киләсе елда Казанның Үзәк универсаль кибете бинасында Халык-сәнгать һөнәрчелеге һәм осталары үзәге ачылу әлеге юнәлешне саклауда һәм үстерүдә, һичшиксез, зур ярдәм булачак. Ул сувенирлар һәм кәсепчеләрнең эшләнмәләре сатыла торган сәүдә үзәге булудан тыш, иң мөһиме – Татарстан һөнәрчеләре өчен индустриаль парк буларак хезмәт итәргә тиеш.

Хөрмәтле депутатлар!

Республикабызда, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы тармагы аерым игътибар үзәгендә тора.

Һава торышы бик үк уңай булмаса да, быел без 3,8 млн тонна ашлык, терлек азыгы буларак кукурузны исәпкә алып, 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 1 млн тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә уңышы җыеп алырбыз дип көтәбез. Бу исә, безгә тулысынча халыкны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итәргә һәм шактый күләмдә республикадан читтә сатуга чыгарырга да мөмкинлек бирәчәк.

Кыр хезмәтчәннәренә авыр һәм игелекле хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм!

«Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләренә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы бәядән дизель ягулыгы белән тәэмин итүләре өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Без системалы рәвештә авыл хуҗалыгы комплексын үстерү белән шөгыльләнүне дәвам итәбез. Вазгыятьнең нинди генә катлаулы булуына карамастан, Татарстанда ярдәм күрсәтү чараларының барысы да сакланды. Шулай итеп, быел гына да техниканы яңартуга 1,8 млрд сум, туфракның уңдырышлылыгын яхшыртуга 1 млрд сумга якын акча бүлеп бирелде.

Фәнни-техник үсеш елында без фәнни үзәкләребездән үзебездә җитештерелгән орлык селекциясе эшендә тәгаен нәтиҗәләр көтәбез. Соңгы биш елда авыл хуҗалыгы культураларының яңа 33 сорты булдырылды һәм җирле селекция сортының 20 төренә гариза бирелде.

Быел без авыл хуҗалыгында инновация мохите формалаштыру максатларында Лаеш районында Агробиотехнопарк ачтык. Ул алдынгы тәҗрибәләрне сынау буенча федераль дәрәҗәдәге компетенцияләр үзәге булырга тиеш.

Республикабыз – терлекчелек төбәге. Сөт җитештерү буенча илебездә ул беренче урында. Алдынгылар арасында Кукмара, Балтач, Минзәлә, Саба һәм Әтнә районнарын аерым атап китәсем килә, аларда тәүлеклек савым 300 тоннадан алып 500 тоннага кадәр җитә. Шулай ук тәүлегенә 100 тоннадан алып 250 тоннага кадәр сөт җитештерелә торган уңышлы гына эшләп килүче башка хуҗалыкларыбыз да бар. Алар – Мамадыш районындагы «Азык-төлек программасы» агросәнәгать комплексы, Минзәлә районының «Кама Беконы», Кукмара районының «Вахитов» һәм «Урал», Бөгелмә районындагы «Северная Нива Татарстан» хуҗалыклары. Әлеге районнарда һәм предприятиеләрдә актив рәвештә яңа технологияләр кулланышка кертелә. Алардан үрнәк алырга кирәк.

Безнең бурыч – яңа инвестиция компанияләрен җәлеп итеп, терлекчелек продуктлары җитештерү күләмнәрен арттыру. Кызганычка каршы, кайбер районнарда терлекчелек өлкәсендә хәлләр көннән-көн начарая бара. Бу Яңа Чишмә, Спас, Чирмешән һәм Кама Тамагы районнарына кагыла. Дүрт ел дәвамында әлеге районнарда терлекчелек буенча бер генә инвестиция проекты да тормышка ашырылмаган. Район башлыкларына Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә тиешле чаралар күрү таләп ителә.

Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм чаралары нәтиҗәсендә хуҗалык итүнең кече формалары – шәхси хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары үсештә.

Бүгенге көндә авылларда заман таләпләренә җавап бирә торган алдынгы технологияләр буенча эшләүче көчле хуҗалыкларның тулы бер төркеме формалашты. Болар – Саба районыннан Райнур Әхмәтов, Питрәчтән Адел Муллагалиев, Аксубайдан Ильяс Сөләйманов, Биектау районыннан Минсинә Латыйпова, Лаеш районыннан Елена Нигъмәтҗанова, Кукмарадан Лена Галиева, Минзәлә районыннан Нәсим Дәүләтов хуҗалыклары.

Фермерларны без бүген әлеге залга чакырдык. Сезнең хезмәтегез бик кирәкле һәм әһәмиятле. Көн саен җирдә эшләү – зур хезмәт. Бик зур рәхмәт сезгә!

Үзебездә җитештерелгән продуктларны эшкәртүне тәэмин итү бик мөһим мәсьәлә.

Бүгенге көндә республикада сөтнең 87 проценты эшкәртелә. Биш ел элек әлеге күрсәткеч 50 процентка да җитми иде. Безнең алда торган бурыч – ит һәм үсемлекчелек продуктларын эшкәртү тармагын үстерү.

Тышкы базарларга чыгу шулай ук бик мөһим. Чит илләр белән сәүдә алып баруда Татарстанны Идел буеның чын мәгънәсендә төп ашлык җитештерү үзәге итеп таныту өчен бездә барлык шартлар да бар. Әлеге юнәлештә күп кенә киң колачлы проектлар тормышка ашырыла.

Әлеге нисбәттән, «Август» компаниясе тарафыннан Бөгелмә районында югары технологияле элеватор төзелә, анда елына 1 млн тонна продукцияне кабул итү һәм төяп җибәрү мөмкин булачак.

Чит илләргә сатуга чыгарылган хәләл продуктларның күләмен тагын да арттыру өчен зур резервыбыз бар. Узган ел ул ике тапкырга диярлек артты.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыруны дәвам итү шулай ук бик мөһим.

Барлык шәһәр халкы исеменнән авыл хезмәтчәннәренә арзан бәядән үзләре үстергән югары сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Республикабыз мәгълүмат технологияләре һәм цифрлы үсеш өлкәсендә хаклы рәвештә алдынгы урында тора. Тулаем цифрлы технологияләргә күчү дәүләт хакимияте органнары эшенең халык өчен ачык һәм аңлаешлы булуын тәэмин итә, ул – ришвәтчелек белән бәйле хокук бозуларга китерүе мөмкин булган сәбәпләрне булдырмау чарасы.

Татарстан барлык дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр электрон рәвешкә күчерелгән беренче төбәк булып тора. Хезмәт күрсәтү соралган гариза алынганчы ук дәүләт хезмәте күрсәтелү турында җавапны алдан әзерләп кую сервисларын активрак куллана башларга кирәк, бу исә гражданнарга шактый күп ярдәм чараларын һәм хезмәтләрне автомат рәвештә күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.

Социаль өлкә тармакларын цифрлы нигезгә күчерүгә аерым игътибар бирелә.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм цифрлы контур эшләүне төгәлләргә, телемедицина технологияләрен тагын да киңрәк кулланышка кертергә, һәр авыруга аерым ярдәм күрсәтү медицинасын үстерү өчен биомедицина белешмәләре республика платформасын булдырырга, мәгълүмат куркынычсызлыгын һәм авыруларның шәхси белешмәләрен саклауны тәэмин итәргә кирәк булачак.

Мәгариф өлкәсендә барлык мәктәпләрне югары тизлектәге интернетка тоташтыру эше тәмамланды, «Минем мәктәп» платформасы эшли башлады. Махсус урта белем бирү оешмалары өчен дә шундый ук платформаны кулланышка кертергә кирәк.

Социаль тармакларны цифрлы нигезгә күчерүдә «АК БАРС» БАНК зур булышлык күрсәтә. Аларның ярдәме белән укытучыларга 36 мең ноутбук сатып алынды, производствода эшкә өйрәтү мастерларына 4 мең ноутбук сатып алу турында карар кабул ителде, медицина персоналы өчен 10 меңнән артык автоматлаштырылган эш урыннары булдырылды. «АК БАРС» БАНКка әлеге ярдәме өчен зур рәхмәт.

Республикада югары сыйфатлы заманча ИТ-инфраструктура булдырылды.

ИТ-паркның өч мәйданчыгы да, шул исәптән фиджитал, балалар ИТ-паркын, ИТ-бизнесны һәм йөзләгән перспективалы стартапларны үзендә берләштереп, цифрлы үсеш катализаторы булган Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк гаять нәтиҗәле эшли. Алар республикабыз икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге бирә. Бүгенге көндә ИТ-паркта 546 резидент эшли, 6 мең эш урыны булдырылды.

Моннан тыш, сәләтле яшьләр өчен кызыксындыру һәм ярдәм чарасы баларак, республикабызның 20 районында муниципаль ИТ-мәйданчыклар ачылды.

Тулаем алганда, технологияләр өлкәсендә алдынгылык өчен республикада ныклы нигез бар. Алдынгы ИТ-инфраструктура, талантлы белгечләр, көчле фәнни база һәм һәръяклап дәүләт ярдәме күрсәтелү әлеге мөмкинлекнең төп өлешен тәшкил итә.

Безнең бурыч – үсештә тукталып калмаска, ясалма интеллект һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә киләчәктә Татарстанны Россиянең иң алдынгы үзәге итеп таныту юнәлешендә күп көч куярга кирәк.

Хөкүмәтебезгә 2030 елга кадәр алгарышлы ИТ-карарлар комплекслы программасын эшләүне йөклим.

Хөрмәтле депутатлар!

Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту безнең эшебездә иң өстенлекле бурыч булып тора. Республика программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәкъ менә шуңа юнәлтелгән. Ел саен әлеге программалар һәм проектлар кысаларында 4 меңнән артык объект төзелә һәм төзекләндерелә. Бу исә яңа төзелгән һәм төзекләндерелгән торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, ял лагерьлары, хастаханәләр, поликлиникалар, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, авыл клублары һәм яшьләр үзәкләре, универсаль спорт мәйданчыклары, экстрим-зоналар һәм ябык футбол манежлары дигән сүз.

Республикада заманча, уңайлы, һәръяктан уйлап эшләнелгән парклар, яр буйлары, урамнар һәм бульварлар, скверлар һәм мәйданнар күп төзелә. Әйтик, Казансу елгасын төзекләндерү стратегиясе кысаларында Россиядәге иң зурлардан саналган «Елмай» балалар паркы ачылды, Кабан күле буенда Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа төзелеп килә торган бинасы янында шәһәр халкы һәм башкалабыз кунаклары өчен ял урыны булдырылачак.

Без шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре тирәсендәге территорияләрне төзекләндерүне дәвам иттерәчәкбез: Казанның Кече Акчарлак күлендә хастаханә паркы төзелде, Кукмарада үзәк район хастаханәсе территориясен үзгәртеп кору эшләре башланды, Әлмәт хастаханә шәһәрчеге проекты эшләнә.

Шәһәр янындагы ял инфраструктурасын үстерү буенча ике туристлык-рекреация кластеры – Кама Тамагында һәм Зәңгәр күлләрдә төзекләндерү эшләре тәмамланды, Алексеевск районында Изге чишмә яңартыла, Иделнең уң як ярыннан гаҗәеп матур урыннар буйлап җәяүле маршрут – «Идел сукмагы» проекты эшли башлады, республиканың төрле муниципаль берәмлекләрендә 52 заманча глэмпинг барлыкка килде.

Тагын бер мөһим этап – автомобильләрдә сәяхәт итүчеләр өчен уңайлы шартлар (автокемпинглар, табигать кочагында туктап ял итү урыннары, сервис зоналары), шулай ук сулыклар янында ял итү урыннары булдыру зарур. Зур шәһәрләрдә дә, кечкенә авылларда да – бар җирдә су коену өчен барлык уңайлыклары булган пляжлар ясалырга тиеш.

Тулаем республика буенча күпфатирлы торак йортлар ишегалларын тәртипкә китерү һәм яңартып кору буенча зур эш алып барыла. Программада 1,5 млн татарстанлы һәм 8 меңнән артык күпфатирлы йорт катнашты. Торак йортлар янында 300 меңнән артык балага исәпләнгән заманча җиһазландырылган күптөрле балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелде.

Боларның барысы да гражданнарның тормышына гаять уңай йогынты ясый. Ә безнең өчен бу – иң мөһиме!

Без, һичшиксез, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән программаларны тормышка ашыруны дәвам иттерәчәкбез. Республикада яшәүче һәр кеше өчен мөһим булган торак-коммуналь хуҗалык тармагына аерым игътибар биреләчәк. Коммуналь инфраструктура объектларының торышы көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Челтәрләрдәге аварияләрнең саны, шулай ук коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына карата гражданнар шикаятьләре – моның ачык дәлиле.

Илебез Президенты В.В. Путинның карары нигезендә узган елдан коммуналь инфраструктураны яңартып кору программасы эшли башлады. Аңа өстәмә буларак, 2025 елдан без коммуналь инфраструктураны яңартып кору буенча яңа республика программасын гамәлгә ашыра башлау турында карар кабул иттек. Төзелеш министрлыгына аеруча проблемалы территорияләрне һәм объектларны билгеләп, тиешле тәкъдимнәр әзерләргә кирәк булачак.

Республика программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында эш комплекслы рәвештә алып барылырга тиеш. Торак йортларны, социаль һәм юл-транспорт инфраструктурасын төзүне бергә алып бару шарт. Бу исә Пространствоны планлаштыру институтының иң беренчел әһәмияткә ия бурычы.

Казан агломерациясе буенча әзерләнгән мастер-план кысаларында республикада тормышка ашырыла торган «Лаеш узелы» һәм «Зур Зеленодольск» кебек эре проектларга федераль бюджеттан ярдәм сорау мәсьәләсен карап тикшерү зарур.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Дәүләт советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе эше кысаларында Хөкүмәтебезгә, Федераль Хөкүмәт белән берлектә, торак төзүдә эскроу-счетлар кулланып төзелеш алып барганда тискәре нәтиҗәләрне булдырмау мәсьәләсен карап тикшерергә кирәк.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Юл төзелеше өлкәсендә зур күләмле эшләр алып барыла.

Илебез Президенты булышлыгы белән кыска вакыт эчендә Идел елгасы аша күпер салынып, яңа М-12 «Көнчыгыш» автомагистрале төзелде. Казанны һәм илебез башкаласы белән тоташтырган әлеге уңайлы һәм бөтен куркынычсызлык чаралары тәэмин ителгән юлдан ачылган көненнән башлап барлыгы 20 млн автомобиль узды.

Моннан тыш, быел дәүләт-хосусый партнерлыгы нигезендә төзелгән Алексеевск – Әлмәт түләүле автомобиль юлы һәм Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен Кама елгасы аша салынган күпердән урап уза торган юл ачылачак. Бу – Түбән Кама өчен озак көтелгән проект.

Шулай ук М-7 трассасын яңартып кору буенча эш дәвам иттереләчәк. Дүрт полосалы юл хәрәкәте Башкортостан белән чиккә кадәр җиткереләчәк.

Казанда Вознесенский трактының һәм Несмелов урамыннан алып «Серебряный бор» торак комплексына кадәр юлның беренче этаплары ачылу юллардагы автомобиль «бөкеләре» мәсьәләсен хәл итүдә зур ярдәм булды. Бу елның ахырына кадәр Вознесенский трактының түләүле участогының икенче этабын төзү, Горький шоссесын үзгәртеп кору, шулай ук Казан шәһәреннән Йошкар-Ола – Зеленодольск трассасына кадәр өстәмә автомобиль юлын төзү эшләре тәмамланыр дип көтелә.

2024 ел – республиканың гражданнар авиациясе өчен юбилей елы. 100 ел элек Казанда аэростанция төзелә. Бүгенге көндә Казанның Г.Тукай исемендәге аэропортында маршрутларны, рейсларның санын арттыру буенча өзлексез эш алып барыла.

Җәйге Универсиада уздыру елында пассажирларның саны 2,5 млн кеше булды, хәзер исә 5 млннан артып китте.

Россия Хөкүмәтенә перрон төзүгә акча бүлеп бирү турында карар кабул итүе өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук пассажирлар өчен яңа терминал да проектлаштырыла.

Юл һәм транспорт инфраструктурасы белән берлектә соңгы елларда республикада логистика инфраструктурасы да зур үсеш кичерә. Төньяк – Көньяк һәм Көнбатыш –Көнчыгыш халыкара транспорт коридорлары аша йөк ташу өчен төп елга порты булган Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген, OZON, Wildberries, «Яндекс» логистика үзәкләрен, шулай ук «Бер географик пояс – бер юл» проектын тормышка ашыру кысаларында республиканың Тукай районында мультимодаль үзәк төзү – моңа ачык дәлил.

Республиканың географик яктан уңайлы урнашуы, юл, транспорт һәм логистика инфраструктурасының үсеше аны Идел буеның, Төньяк – Көньяк һәм Көнбатыш – Көнчыгыш транспорт коридорының төенләнеш үзәге дип танырга нигез бирә.

Татарстан җитештерүчеләренең мөмкинлекләреннән тагын да нәтиҗәлерәк файдалану максатында логистика эшчәнлеген координацияләү өчен безгә логистика географиясендәге уңай үзгәрешләргә өстәмә рәвештә анализ уздырырга кирәк.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Республикада мәгариф өлкәсенә аеруча зур игътибар бирелә. Ә ул, билгеле булганча, балалар бакчасыннан башлана.

Күркәм форсаттан файдаланып, барлык тәрбиячеләрне һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен нәкъ менә бүген – 27 сентябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм.

Татарстанда балаларга белем һәм тәрбия бирү эшенә бөтен гомерләрен багышлаган яхшы тәрбиячеләр күп. Бүген без бу залга әлеге игелекле һөнәр ияләрен чакырдык. Алар – 43 елдан артык тәрбияче булып эшләүче Елена Куклина һәм Гөлсинә Галимова, 38 ел хезмәт стажы булган Галина Заһидуллина һәм 20 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Алсу Зарипова, 27 елдан артык балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче Зөбәрҗәт Мусина һәм Светлана Карпеева.

Тагын бер кат бәйрәм белән котлап, сезгә һәм республиканың барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә авыр, ләкин игелекле хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.

Республикада мәгариф учреждениеләрен яңартып кору, матди-техник җиһазландыру буенча эш дәвам иттерелә. Быел гына да 11 яңа мәктәп ачылды, ә 51 мәктәп – капиталь төзекләндерелде.

Укытучысыз мәктәп ул – гади бер бина гына. Без моны бик яхшы аңлыйбыз. Белем һәм тәрбия бирү процессында мөгаллим-остазларыбыз төп эшне башкара. Көчле укытучы гына яхшы белем бирә ала. Педагогик кадрлар әзерләүгә һәм, тулаем алганда, укытучыларның абруен һәм дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кирәк.

Яшьләребезнең уңышлары – алар башкарган эшнең күркәм нәтиҗәсе. Бүген залда безнең арабызда республикабызның горурлыгы булган укучылар – Төрекмәнстанда узган Математика буенча халыкара олимпиаданың алтын медален алган Тимур Таҗиев һәм Михаил Краюшкин, информатика буенча халыкара олимпиадалар җиңү яулаган Гыймран Абдуллин, Кытайда химия буенча халыкара Менделеев олимпиадасында җиңеп чыккан Александра Ромашова.

Егет-кызларыбызга сайлаган юнәлешләре буенча тагын да зуррак казанышларга ирешүләрен телибез. Ә без, үз чиратыбызда, сезгә барлык башлангычларыгызда һәръяклы ярдәм күрсәтәчәкбез. Уңышлар сезгә!

Бүгенге көндә Россия Президенты тарафыннан мәгариф тармагы алдына инженерлык белемен бирүне, тирәнтен өйрәнү өчен физика һәм математика фәннәрен сайлаган укучыларның санын арттыру бурычы куелды.

Мәгариф министрлыгы югары уку йортлары белән берлектә «Физик-математик алгарыш» проектын тормышка ашыру буенча чаралар планын эшләргә һәм аның тулысынча үтәлүен тәэмин итәргә тиеш. Әлеге проектның координаторы – «Иннополис» Университеты һәм аның ректоры Александр Гасников. Татарстан – югары технологияле республика, инженерлар безнең өчен бик кирәкле кадрлар.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Кеше өчен иң зур байлык – аның гомере һәм сәламәтлеге. Яшәеш сыйфаты сагында медицина хезмәткәрләре җаваплы роль уйный. Табиб хезмәте – тирән белем, зур игътибар, сабырлык һәм чиксез игелек таләп итә торган фидакарьлек үрнәге. Барлык медицина учреждениеләре коллективларына үз эшләрен яратулары өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә заманча җиһазландырылган хастаханәләр һәм югары технологияле медицина үзәкләре төзү эшен дәвам иттерәбез. Һәр ел саен 100 дән артык медицина учреждениесе төзекләндерелә.

Шуның белән беррәттән, медицина ярдәмен алу мөмкинлекләрен арттыру һәм авыруларны профилактикалау юнәлешендә дә зур эш алып барыла.

Безнең өчен иң өстенлекле бурыч – балалар тууны арттыру. Ел башында Россия Президенты Владимир Владимирович Путин Казан шәһәрендә Марат Садыйков исемендәге 7 номерлы шәһәр клиник хастаханәсе каршында яңа перинаталь үзәк ачты. Биредә елына 8 меңгә якын сабый дөньяга килә.

Репродуктив система авыруларын вакытында ачыклау максатларында 15–17 яшьлек яшүсмерләргә профилактик тикшеренүләр уздырыла, шулай ук 10 муниципаль берәмлектә диспансеризациянең яңа юнәлеше – ир-атларның һәм хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеген бәяләү буенча пилот проект эшли башлады. Аны бөтен республика буенча дәвам итәргә кирәк. Демография – катлаулы, ләкин зур әһәмияткә ия мәсьәлә.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту максатында республикада яшәүче һәр кеше яшәгән җире белән янәшә спорт белән шөгыльләнә алсын, физик яктан нык һәм сәламәт булсын өчен без барлык шартларны да тудырырга тырышабыз.

Халыкны спорт объектлары белән тәэмин итү ягыннан Татарстан илебездә алдынгылар сафында. Әлеге эшкә предприятиеләребезнең дә кушылуы гаять сөенечле хәл. Әлмәттә «Татнефть», Түбән Кама шәһәрендә «СИБУР» компанияләре аеруча зур өлеш кертә.

Эшләребез күркәм нәтиҗәләр бирә. Бүгенге көндә республикада системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр өлеше 63 проценттан артып китте, ә 2030 елга әлеге күрсәткечне 75 процентка җиткерү зарур. Районнарда велосипедчылар өчен юллар һәм спорт белән шөгыльләнү өчен ачык мәйданчыклар рәвешендә спорт корылмаларының яңа төрләрен булдыру зарур.

Безнең профессиональ командаларыбызның спортта югары казанышларга ирешүен дә билгеләп үтәсем килә. Алар узган елгы сезонны бик уңышлы тәмамлады: иң югары өч бүләкне – илебез чемпионатын, Россия Кубогын һәм Суперкубогын безнең танылган «Зенит-Казан» волейбол клубы һәм «Динамо – Ак Барс» чирәмдәге хоккей клубы яулады, ә «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасы җиденче тапкыр илебез чемпионатында иң яхшы дип танылды һәм Россия Суперкубогын яулады, регби буенча «Стрела» клубы Россия Кубогы һәм Суперкубогы җиңүчесе булды, су полосы буенча «Синтез» клубы (быел ул 50 еллыгын билгеләп үтәчәк) ил чемпионы титулын кире кайтарды һәм Россия Кубогында җиңде, «УНИКС» баскетбол клубы ВТБ Бердәм лигасында көмеш медаль алды.

Моннан тыш, Татарстан спортчылары БРИКС илләре уеннарының һәм башка халыкара һәм россиякүләм ярышларның почет пьедесталында иң югары баскычка күтәрелүгә ирештеләр. Без сезнең белән горурланабыз! Уңышлар сезгә!

Казан Россиянең спорт башкаласы дигән статусын, зур халыкара һәм россиякүләм ярышларны уңышлы уздырып, раслый килә. Яңа альтернатив спорт проектларын эшләүне, Татарстанда зур спорт чараларын уздыруга гариза бирү кампаниясен киләчәктә дә дәвам иттерергә кирәк. Болар барысы да халыкара мәйданда Татарстанның абруен күтәрүгә һәм туризмны үстерүгә ярдәм итә.

Хөрмәтле депутатлар!

Татарстанда мәдәният өлкәсенә аерым игътибар бирелә.

Агымдагы ел бигрәк тә безнең театрлар өчен үзенчәлекле. Быел без Галиәсгар Камалның, Марсель Сәлимҗановның, Шәриф Камалның юбилей даталарын, Казан операсының 50 еллыгын билгеләп үтәбез.

Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасы төзелеп килә. Ул гади театр гына түгел, ә шулай ук һәркем өчен ачык мәйдан һәм бөтен иҗади көчләрне җәлеп итү үзәге булырга тиеш.

Тарихи-мәдәни мирасны саклауда музейлар һәм музей мәйданнары мөһим урын тота. Аларның мөмкинлекләреннән, башка өлкәләр – беренче чиратта мәгариф һәм туристлык өлкәләре белән кушылуын тәэмин итеп, тулысынча файдаланырга кирәк.

Гомумән алганда, берьюлы берничә юнәлешне – музей, китапханә, театр, клуб эше һәм мәгариф өлкәсен берләштергән комплекслы мәдәният үзәкләрен булдыру мәсьәләсен тирәнтен тикшереп эшләү ихтыяҗы тәмам өлгереп җитте. Шушы үк үзәкләрдә архитектура, мәдәни мирас ядкарьләрен саклау эшчәнлеге тупланырга тиеш. Мисал өчен муниципальара үзәк булып торган Алабуга музей-тыюлыгын бу өлкәдә күркәм үрнәк буларак күрсәтергә мөмкин.

Мәдәният министрлыгына тиешле тәкъдимнәр әзерләүне йөклим.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Хөрмәтле депутатлар!

Тормыш алдыбызга яңадан-яңа бурычлар куя. Безнең әле күп эшләр башкарасы бар. Иң мөһиме – без бу бурычларны ничек хәл итәргә икәнен беләбез. Ышанам, без бергә барысына да ирешербез.

Тормышның ни дәрәҗәдә тиз үзгәрүен барыбыз да күрәбез. Әмма иң әһәмиятлесе – безне берләштерә торган туган җирне, Ватанны ярату һәм аның алгарышы өчен ихлас йөрәктән тырышып эшләү теләге үзгәрешсез кала.

Безнең көч – бердәмлектә. Без, һичшиксез, җиңәчәкбез!

Без бергә! Без булдырабыз!