ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024

Башкортстан кызы, стюардесса Ильвина Мәскәүдә коточкыч юл һәлакәтендә үлгән

0

Стюардесса булып эшләүче, нәсел тамырлары Башкортстанның Кушнаренко районы Югары Сәет авылыннан булган Эльвина Сәетгәрәева (социаль челтәрләрдә үзен Ильвина дип яза) Мәскәүдә коточкыч юл фаҗигасендә һәлак булган. Бу хакта «Балтач таңнары» газетасы хәбәр итә.

«Ильвина кечкенәдән стюардесса булырга хыяллана. Үҗәт кыз максатына ирешә: тиешле белем алып, «Урал һава юллары» авиакомпаниясенә эшкә урнаша, Мәскәүдә төпләнә. Шушы көннәрдә ул үзе кебек стюардесса кыз белән, такси алып, эштән кайтырга чыга. Кызганычка, такси йөртүче, йоклап китеп, фура астына барып керә. Барысы шул урында һәлак була…

25 сентябрь көнне Ильвинаны туган авылында җир куенына салганнар. Социаль челтәрдә аның фотосы янында «Тыныч йокла, балам» дигән сүзләр бар. Җаны үзе яраткан күкләргә ашкан баланың әти-әнисенә ачы хәсрәтне күтәрергә көч, күркәм сабырлыклар телик», – дип яза газета.

Ильвинаның социаль челтәрдәге сәхифәсе кайгы уртаклашу сүзләре белән тулган. Күпләр дус кызларының мәңгелеккә күчүенә ышана алмый.

«Ильвина, рәхмәт безнең гомердә булганың өчен. Урының оҗмахта булсын, яратам сине»;

«Ышана алмыйм, ышанырга теләмим. Син күңелемдә иң игелекле, эчке дөньяcы иң матур кыз булып калырсың»;

«Кечкенәм минем, тыныч йокла. Син минем белән горурланачаксың, яратам сине. Син һәрвакыт минем белән булдың, киләчәктә дә минем янәшәмдә булырсың»;

«Нигә, ни өчен син? Нигә шулай иртә? Балачак дустым, киңәшчем, сердәшчем, фәрештәм минем. Шундый каты яратам сине»;

«Коточкыч хәбәр. Авыр туфрагы җиңел булсын, Ходаем. Якыннарына сабырлык телим», – дип яза алар.

Ильвина үзе соңгы постларының берсендә татарча: «Тормыш матур, яшәү рәхәт», – дип язган булган…