ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024

Яңа елда чит илдә ял итү күпмегә төшәчәк?

0

Чит илдә ял итү бәяләре Яңа елга ким дигәндә 30%ка артачак һәм үсүен дәвам итәчәк. Яңа ел бәйрәмнәрендә диңгез буенда ял яратучыларга Мисыр, Мальдив утраулары һәм Таиландка бару бик кыйммәткә төшәчәк, дип яза «Mash».

Әйтик, Пхукетта 4 йолдызлы кунакханәдә ял итү өчен 2 кешегә 250 мең сумнан башлана. Бу – нибары 5 төн өчен генә. Бу бәяләр 17 декабрьдән. Нәкъ менә Яңа ел төнендә, 29 декабрьдән башлап, шул ук 5 төн өчен 427 мең сум түләргә кирәк булачак. Мальдив утраулары гадәттәгечә байлар өчен: 18 декабрьдән башлап, 4 йолдызлы кунакханәдә 2 кеше өчен 7 төнгә 336 мең сум кирәк, Яңа елга якынрак булган саен, ашау-эчү белән 2 кешегә 490 мең сум.

Иң бюджетлы вариант – Мисыр. Акчага җәй менә мондый бәядән: 20 декабрьгә кадәр 2 кеше өчен иртәнге ашлар белән 8 төн ял итү 171 мең сумга төшәчәк. Шул ук шартлар белән Яңа елда ял итү бәясе – 202 меңнән башлана.

Бүген бу бәяләр турның 75%ын түләп куйган очракта гына актуаль. Алар һәр ай саен 10-30%ка арта барачак. Бу – турларга ихтыяҗның 2023 ел белән чагыштырганда 30% артуы белән бәйле.