ru24.pro
Все новости
Сентябрь
2024

Мөхәммәд пәйгамбәребез кабере кайда урнашкан?

0

Тимергали хәзрәт Юлдашев пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кабере турында телеграм-каналында сөйләде.

«Җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кабере нурлы Мәдинә шәһәрендә урнашкан. Хаҗиларыбыз күркәм сәфәрләре вакытында аның каберенә килеп дога кылу, Расүлуллаһка сәлам бирү бәхетен татый ала.

Һәр иртән һәм һәр кичне Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең каберенә 70 мең фәрештә иңә. Иртән төшкән фәрештәләр Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янында кичкә кадәр кала, ә кич төшкәннәре – иртәнге якка кадәр.

Кыямәт көнендә Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм кабереннән кубарылганда, 70 мең фәрештә аны озата барачак. Сөбханаллаһ!

Һәркемгә дә бәрәкәтле көннәр теләп калам. Салават-шәрифләребезне әйтергә онытмыйк. Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд», – дип яза хәзрәт.