Руслан Кираметдинов: «Балаларыма үзем теләгән кадәр игътибар, тәрбия бирә алмыйм...»
«Үзгәрдем»
Яңа концерт программаң «Үзгәрдем» дип атала. Тышкы яктан башка Русланга әверелдең, күреп торабыз. Тагын нинди үзгәрешләр турында сүз бара?
Тышкы яктан, дөрес, үзгәрдем. Сакал үсте (көлә). Рухи яктан да үзгәрдем. Дөньяга башкача карый башладым, кешеләргә артык ышанмаска өйрәндем. Төп үз-үзеңә таянырга кирәк, үзең тырышып-тырмашып өскә үрмәләмисең икән, сиңа беркем дә, бернәрсәне дә китереп бирмәячәк.
Шундый уңышлы бара эшләрең соңгы елларда, күз тимәсен. Элек тә менә шулай эшләп булган бит, дип уйлаганың юкмы?
Мин бу турыда гел әйтә киләм инде: һәр әйбернең үз мизгеле, үз вакыты бар. Элек нишләп алай эшләмәдек икән, дип уйламыйм, чөнки эшләмәдек түгел, эшләдек. Йөрдек тә, эшләдек тә. Ләкин вакыты килеп җитмәгән булган.
Син үзеңне соңлап күтәрелгән җырчы дип саныйсыңмы, әллә әле нәкъ вакыты гынамы?
Дөресен әйткәндә, мин үземне бер дә күтәрелгән җырчы дип санамыйм. Әле эшлисе дә эшлисе үз өстемдә, тырышасы. «Күтәрелде», «йолдыз булды» дигән терминнарны мин яратмыйм. Халыкның кул чабуыннан, сине каршы алуыннан, залларың тулы булганнан ук сизелә бит ул. Интернетта да карап торам, берәр хейтерым начар сүз язса да, мине яклап ябышучылар күп (көлә). Тамашачыма зур рәхмәт, мине яклыйлар, саклыйлар, дигәндәй.
Алайса, тагын син яратмаган термин белән әйтәм инде. Иртәрәк күтәрелгән булсаң, хәзер халык артисты булыр идеңме икән инде?
Мин ул исемнәр артыннан куып йөрмим. Чөнки хәзер инде аларның дәрәҗәләре бетте. Уңга-сулга тарата, кемгә туры килә, шуңа бирә башладылар. Минем өчен алар әллә бар, әллә юк.
Халык артисты булу ул – үз эшеңне ярату, һәм концертларыңа халык йөрү. Исемле кешеләр күп, ә үзләре бер концерт куйган артистлар түгел.
Узган елгы концертларыңа Фән Вәлиәхмәтовны чакырган идең. Быел махсус кунакларың кемнәр булачак?
Быел махсус кунаклар юк. 5 тапкыр үзем чыгачакмын сәхнәгә. Концертның сценариен Айваз Садыйров белән Айрат Ильясов язды, барысы да «под ключ». Башка җырчыларны чакырырга вакыт җитмәячәк, чөнки концерт башыннан ахырына хәтле видеолар белән озатылып бара. Мин кием алыштырган арада тормышым турында видеолар күрсәтеләчәк. Видеолар әле эш процессында. Кираметдин-солтан турында фильм да төшерәсебез бар. «Великолепный век» стилендә фильм күрсәтәчәкбез. Бик кызык булачак.
Видеоларда якыннарыңны да күреп булачакмы?
Әти, абый төшәчәк. Әтине, мәсәлән, халыкның бөтенләй күргәне юк. Игътибар яратмаса да, әтине азрак борчып аласы булачак.
Сөйләм теле буенча да дәресләр аласың, ахры.
Айрат Ильясов белән икәүләп тырышабыз. Андый текстлар ятларга өйрәнгән кеше булмагач, кыенрак. Җыр сүзләрен ятламыйм мин, алар истә кала, ә сөйләм теле авыр бирелә. Алай да сөйли-сөйли шомарасың. Әдәби китаплар укып, аудиоспектакльләр тыңлап йөри башладым. Әле Айрат та яхшы китаплар бирәм диде. Миңа тел байлыгын артырырга, бу юнәлештә үсәргә кирәк.
Фото: © Руслан Кираметдиновның шәхси архивыннан. Риназ Җамалиев фотосы
«Татар эстрадасында җырлар язу мәсьәләсендә кризис бара»
Әлфинә Әгъзәмованың элекке «Без яраткан юл» җырын яңарттың. Ул җыр аның һәм авторлар рөхсәте белән эшләндеме?
Әлеге җырны Әлфинә апа башкара иде, чыннан да. Без аның исемен үзгәртеп, «Гомерең үтәр инде» дип чыгарырга булдык. Әлфинә апаның үзеннән сорап, көй авторы Фирзәр абый Мортазинга да шалтыратып.
Җырның исемен алыштырганга тәнкыйтьләүчеләр булды. Нигә алыштырдың?
Миңа барыбер. Тәнкыйтьләсеннәр. Үземә ничек ошый, шулай эшлим. Матур сүзтезмә бит: «Гомерең үтәр инде». Исемендә түгел эш, җырның эчтәлегендә.
Нигә хәзер бөтен җырчылар үзләренең яки башка җырчыларның иске җырларына кире кайта?
Бу инде – хәзер генә түгел, күптән кергән әйбер. Чөнки хәзер күңелгә керерлек юньле җырлар язылмый. Бүгенге көндә татар эстрадасында җырлар язу мәсьәләсендә кризис бара. Аннан бу бит инде – күптәнге җырларны яңадан халыкка кайтару дигән сүз дә.
Беренче чиратта бу – җиңелдер, чөнки алар бит инде популяр.
Әйе, алар инде ишетелгән. Килешәм, иске җырны яңартуы җиңел. Тик син аны барыбер үзеңчә тапшырырга тырышасың халыкка. Әле тагын бер җыр чыгарасыбыз бар. Рөстәм абый Закиров репертуарыннан «Гашыйк бул син миңа тагын бер» дигән җыр.
Яңа җырларыбыз да бик күп. 25 җыр керәчәк быелгы концертка. Аның бер 20се – әле башкарылмаган җырлар.
Җырларны мин бик озак сайлыйм. Чөнки «штамповать» итү китте. Шуның нәтиҗәсендә, атна саен диярлек ниндидер җыр чыгып тора. Бу юнәлештә үз эшен белгән чын талантлар да аз. Ярар менә Фирзәр абый Мортазиннар, Илгиз абый Закировлар – алар белемле, баяннарын тотып язалар көйне. Кризис бара татар эстрадасында. Бәлки, ул озакка да бармас, билгеле бер вакыт аралыгында гына булып алыр, әмма бу – бүгенге көндә, тәгаен, шулай. Хәтта татар эстрадасында гына да түгел, бөтен дөньясында зәвыксызлык китте, көй, моң юк. Элекке рус җырларын тыңлап карасаң да, аңлыйсың – алар барыбер мелодично язылган. Ә хәзер ни сүзләре, ни көйләре. Ул Джоннилар, әллә кемнәр. Рус эстрадасын яратмыйм, дөресен әйткәндә. Татар һәм чит ил җырчыларын тыңлыйм. Салават абыйның элекке җырларын яратам.
«Гомерең үтәр инде» җыры турында сорап бетерим әле. Ул хит булыр, ышанам. Тик нигә һаман бәхетсез мәхәббәт турындагы җырлар сайлыйсың?
Сүзләре бик матур бит аның. Бик дөрес сүзләре. Мин ул җырны ишетеп белә идем инде, сүзләре күңелемдә иде. Алыйк әле репертуарга, дип уйладым.
«Сөйгәнен оныта/җибәрә алмаган кеше җыры» дип язалар.
Кеше яза инде ул. Йөз төрле кеше – йөз төрле фикер, шулай дип кенә әйтә алам.
Фото: © Руслан Кираметдиновның шәхси архивыннан. Риназ Җамалиев фотосы
«Режим бөтенләй бозылып бетте»
Җыр сайлаганда кем белән киңәшләшәсең?
Айдар белән киңәшләшәбез. Күбрәк үзем сайлыйм. Кемгәдер шалтыратып киңәшкәнем юк.
Айдар дигәннән, Илсөя Бәдретдинованың Гүзәл Карамиевасы булган кебек, синең дә янәшәңдә гел Айдар. Сезне дуслык та бәйлидер. Синең иҗат процессында ул нинди бурычларны үз өстенә алды?
Без инде 17 ел, мәктәп елларыннан ук таныш. Бөтен оештыру мәсьәләләре, финанс яклары аның өстендә. Мин җырлар, иҗат белән генә шөгыльләнәм. Айдар үз эшен бик җиңел алып бара, чөнки җитәкче вазифаларда эшләгән кеше. Кеше белән мәгънәле итеп сөйләшә белә. Бик җиңел аның белән миңа. Мин аңа тулысынча ышанам.
Акчаны әйбәт түлисеңме?
Җитәрлектер инде, минем янда бит әле (көлә).
Фото: © Руслан Кираметдиновның шәхси архивыннан
Төркем белән идарә итүе кыенмы?
Хәзер өйрәнеп беттек инде. Йомшаклык та, катылык та бар минем. Кешене мактап та, сүгеп тә алырга мөмкинмен.
Яңа сезон алдыннан көч һәм илһам тупландымы? Аларны сиңа нәрсә бирә?
Җәй көне банкетларга күп йөрелде. Көч тупландымы, дигәндә, ничек әйтим икән. Йокы туймый, гел төнлә йөрибез. Режим бөтенләй бозылып бетте. Соң кайтыла да, икесез, өчсез йоклап китеп булмый. Мең уй башта, ничегрәк эшләп бетерергә, ничегрәк ерып чыгарга, дигән. Артист кешенең эше җиңел, дип уйлый торгандыр уйлавын кеше. Тик бу алай түгел.
Кайларда булдың, ничек ял иттең бу җәйдә?
Авылда гына булдык. Мунча кердек, җиләккә бардык. Лениногорск районындагы авылыбызда төп нигездә әнинең энекәше яши. Шунда кайтып йөрибез.
Чит илләр?
Быел барасы килгән иде дә, аннан уйлап, акча әрәм итмәскә булдым. Бәлки, Яңа ел бәйрәмнәрендә барып кайтып булыр дип торам. Үзем генә барасы да килми.
Балалар белән бару теләгең юкмы?
Бирсәләр. Тик балалар белән ял итү ул – шулай ук җаваплылык, аларны карарга кирәк бит. Әнине дә алып барсам гына инде.
Ял итү сәламәтлегеңне дә ныгытыр иде. Узган ел сезон ахырында бик каты авырдың, дип истә калган.
Әле быел да чирләдем, яңа терелеп киләм. Ниндидер вирус йөри. Башта Айдар чирләде, аннан миңа күчте. Тавышка бирә, ютәлләтә.
Күз дә тияме икән әллә?
Барысы бергә җыела торгандыр. Күз тиюләр булуы да сизелә. Залда авыр энергияле кешеләр утырганы да тоела кайвакыт. Җырлыйсы килми башлый, сүзләр онытыла.
Күз тиюдән сакланасыңмы?
Юк, әллә ниләр куйганым юк. Догамны укыйм да чыгам. Гел ул турыда уйлап йөрсәң, чыннан да, нык итеп тиеп куюы бар.
Кайсы тамашачы иң уңай, иң-иң тамашачы сиңа? Кайда концерт бирүе рәхәт?
Иң яраткан тамашачым Чаллы тамашачысыдыр инде ул барыбер, үзебезнең шәһәр тамашачысы.
«Әлегә мин җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгел»
Теге синең белән фотога төшкән матур кыз турында сөйләшик әле. Ул кем, кайсы яклардан?
Әлегә сер булып калсын (көлә). Әмма әлеге фотога карата халыкның реакциясе көчле булды. Өйләнә калсам ни булыр икән.
- «Бәхетемә көнләшмәгез»: Руслан Кираметдиновның шәхси тормышында зур яңалык
Син бит башта алып баручы Лилия Гатина белән дә куйган идең шундыйрак фото.
Барысы да әйбәт, Лилия белән дә аралашып торабыз.
- «Бик матурлар, сөбханалла!» – Руслан Кираметдинов сөйгән ярын күрсәткән?!
Син кем белән соң инде, нәтиҗәдә? Лилия белән очрашасыңмы, теге фотодагы кыз беләнме?
Сөйлисем килми бит әле бу турыда. Әлегә мин җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгел, дөресен әйткәндә. Эшне дә эшләргә кирәк. Хатын-кыз бит ул табигатьтән шулай яратылган: аларның кияүгә чыгасылары килә, әни буласылары килә башлый. Әлегә яңа гаилә корып яшәргә теләгем юк. Иҗатка китә бөтен игътибарым.
Шулай да, тормышыңда матур полоса башланды, дип әйтергә буладыр.
Төрлечә була. Әйбәт кенә бара-бара да, сикәлтәгә очрап куясың. Әле күңел тулысынча тынычланып бетмәде минем.
«Балаларыма тәрбия бирә алмыйм»
Балаларыңның хәлләре ничек?
Әйбәт. Әле кичә Ясминә кичке 9да шалтыратып ята иде: «Әти, сагындым сине», – дип.
Син хәзер аларның тормышында ничә процент бар, Руслан?
Үзем теләгән кадәр түгел, кызганычка… Халык шундый кызык ул. «Балаларыңны кара, янәшәләрендә бул», – дип язалар. Менә шундый кешеләрне мин каршыма утыртып аңлатыр идем: мин балаларым белән бергә яшәмим, аларга тәрбия бирә алмыйм… «Воскресный папа» булып, ялларда күрешкәндә генә мин аларга нәрсә өйрәтим, әйтегез әле… Мине ул әйбердән мәхрүм иттеләр.
Балаларым да моңа бик борчылалар. Ялтыравык алып биреп кенә юатып булмый бит ул баланың күңелен. «Балаларыңны карамыйсың» дип язучы кешеләргә шуны гына әйтәсем килә. Мин балаларыма үзем теләгән кадәр игътибар, тәрбия бирә дә, алар тормышында була да алмыйм. «Аерылдык та балаларны барыбер үзем карыйм» дигән әйбер – әкият ул. Алай берничек тә була алмый. Аерылгансың икән, син инде балаларыңның тормышында кечкенә генә өлеш калдың дигән сүз… Иллюзияләр ул аерылгач та әйбәт әти булып калу.
Әниләре үзе дә гел гастрольләрдә, кайтып та кергәне юк. Безнең балаларны аның сеңлесе карый. Ул болай да авыру, йөрәгендә аппарат тора. Бер ул гына ничек җитешеп карап бетерә алсын балаларны? Алар хәзер татар телен оныттылар. Минем белән яшәгәндә татарча матур итеп сөйләшәләр иде. Камил азрак белә әле, ә Ясминә бөтенләй татарча белми хәзер. Миңа килгәч: «Монда татарча сөйләшәбез», – дим инде мин аларга.
Ялларда алып киләм. Әни килгән саен кунак итеп җибәрә, бәлешләрен, өчпочмакларын пешереп. Әни дә сагына. Бу – җиңел түгел, барысын да без бары тик үзебез генә беләбез.
Фото: © Руслан Кираметдиновның шәхси архивыннан
Камил белән Ясминәне кая да булса йөртү мөмкинлегең дә юкмы? Берәр түгәрәкләренә булса да, мәсәлән.
Элек йөрттем, бакчасына да үзем илтә идем. Хәзер мин дә гастрольләрдә… Алай була да алмый инде ул хәзер. Чөнки әниләре белән аралашмыйм.
«Фатир алганчы йорт салу әйбәтрәк булачак, дигән фикергә килдем»
Бу тормыштагы иң тугры хатын-кыз – ул әни кеше, диләр. Әниеңнең хәлләре ничек?
Әти-әни әкрен генә. Пенсия дә булсалар да, эшләп йөриләр. Алар тыныч кына утырып тора алмыйлар. Өйдә ятсам чирли башлыйм мин, ди әни.
Балалар килгән көн – иң зур бәйрәмдер әниеңә.
Әйе инде. Көне буе тәмле әйберләр пешерә. Балалар заказ гына биреп утыралар. Пицца, токмачлы аш яраталар инде алар. Минем әниләр үстерде бит инде аларны.
Фото: © Руслан Кираметдиновның шәхси архивыннан
Синең тормышың өчен эче пошамы әниеңнең?
Бик поша. Әмма «өйләнергә кирәк» ише сүзләр әйтми.
Нинди киңәшләр биреп тора ул сиңа? Тыңлыйсыңмы, күбесе колак читеңнән узып китәме?
Әнинең киңәшләре барысы да дөрес, әмма алар бу заманга яраклашмаган. Алар – СССР «закалка»сы кешеләре. Хәзер бит тормыш бөтенләй башка. Бушка берни бирмиләр бит сиңа. Фатир бирмиләр. Элек кеше, мәдәният өлкәсендә эшләп, бушка фатир алган ул, ичмасам. Хәзер, киресенчә, бөтен җирдә – коммерция. Ротациясенә түләргә кирәк, җырга түләргә кирәк. Ипотека процентлары коточкыч, якын килерлек түгел.
Фатир алу турында уйланган идеңме?
Уйланган идем. Әмма хәзер, фатир алганчы йорт салу әйбәтрәк булачак, дигән фикергә килдем. Киләсе җәйгә күченерлек тә булсын иде инде ул. Әлегә җирләр караштырам. Әзер йорт сатып алып, кердең-яшәдең вариантын да уйлыйм. Йортны төзегәнче, алай җиңелрәк булыр иде. Планировкасын гына үземә ошаганча алыштырып.
Анда үзең генә күченәчәксеңме? Әти-әниләр фатирда каламы?
Гомер буе әниләр белән яшәп булмас. Болай әнигә тәкъдим иткән идем «зур йорт алыйк, бергәләп яшәрбез, бакчасы да шунда янәшәдә булыр» дип. «Юк, үзең өчен төзе. Барыбер кабат гаиләң булыр, без инде олыгаябыз», – диебрәк әйтәсе килде.
«Мин егылып яткан чакта, ул торды карап читтән»
Үпкә хисләре кешене артка сөйри, диләр. Син үпкә хисләреңнән ничектер арынырга, аклаулар эзләргә тырышасыңмы?
Мин юк-бар сүзләргә игътибар итмәскә өйрәндем инде. Нәрсә әйтсәләр дә, уздырып җибәрергә тырышам. Кайбер кешеләрнең, мине батырмакчы булып, махсус төшенкелеккә бирелдерергә теләүләрен аңлыйм.
Илфак абый Шиһаповның бик матур бер җыры бар.
«Бар дигәнем юк икән:
Мин назлаган бер иркәм,
Курыкмыйча бар читтән,
Ятлар артыннан киткән.
Мин егылып яткан чакта,
Ул торды карап читтән», –
дигән юллар бар анда.
Миңа шулхәтле туры килә торган җыр бу…
Ильмирага карата да үпкә хисләре саклап йөрисеңме?
Әйтә алмыйм, үпкәме икән ул, башка хисме икән. Алай эшләргә ярамый иде, шуны гына әйтәм.
Сезне «алар һаман да бер-берсен «җибәрә» алмыйлар» диләр.
Шулай диләр, җырларыгыз да бер-берегезгә җавап биргән кебек, дигән булалар. Киредән кавышырсызмы, дип тә бик күп сораулар килә. Ничек язылган тормышта, шулай була икән ул. Без белмибез бит нәрсә буласын. Инде барысы да узган, беткән. Хәзер бары тик алга карап барырга кирәк.
Фото: © Руслан Кираметдиновның шәхси архивыннан. Риназ Җамалиев фотосы
«Матди әйберләр белән мактану – бала-чагалык»
Хәзер синең шәхси стилистың бар бугай. Ул кем? Якын арада безгә тагын да яңарак Русланны тәкъдим итмәсме?
Әйе, Казандагы бер стилист белән эшлим. Концерт образларымны тулысынча аның белән сайлыйм.
Син матди әйберләргә нык бәйле кешеме? Киемнең, мәсәлән, ниндидер брендлы булуы мөһимме, әллә инде күңеленә ошаса, базардан да барып ала аласыңмы?
Мин, беләсеңме, булган әйберләремне кешегә күрсәтеп, байлык белән мактана торган кеше түгел. Социаль челтәрләрдә, минем шундый әйберләрем бар, дип, хисап тотып утырмыйм. Минем машина алганны да белмичә калды халык. Бөтенесен күрсәтүне кирәк әйбер дип санамыйм. Кеше барыбер көнләшә бит ул, үзең әйттең, күз тиюләр була, дип. Матди әйберләр белән мактану – бала-чагалык. Алай эшләргә ярамый. Миллионерлар да байлыкларын күрсәтеп йөрмиләр бит.
Концертлардан җыелган акчаларыңны нәрсәгә сарыф итәсең?
Әлегә бөтен акчам иҗатка китә. Хәзер җыр аранжировкалары да 50шәр мең тора бит аның. Концертларыбызга яхшы җиһазлар, экраннарга заказ бирдек. Барлык әйберләр дә үзебезнеке булачак тиздән, Аллаһ теләсә.
Минуска эшләмисең бит инде, барыбер. Йорт салырга да җыенасың менә.
Төрле чаклар була. Әлегә бер шәһәрдә унар көн рәттән куймыйбыз бит концертларны. Андый очракта, сүз дә юк, керем көчле булыр иде. Аллаһ бирса, әкрен-әкрен генә шундый дәрәҗәгә дә барып җитәргә инде.
Уңышлар, Руслан!